Главная » 2009 » Ноябрь » 18 » АВЫЛЫБЫЗНЫҢ ИҢ ОЛЫ КЕШЕСЕ АККОШ МИНҖАН ӘБИ 99 ЯШЕНДӘ ЯКТЫ ДӨНЪЯДАН КИТТЕ
09:38
АВЫЛЫБЫЗНЫҢ ИҢ ОЛЫ КЕШЕСЕ АККОШ МИНҖАН ӘБИ 99 ЯШЕНДӘ ЯКТЫ ДӨНЪЯДАН КИТТЕ
2010 нчы елның 08 августында Аккош Минҗан әбигә 100яшь тулган булыр иде. 99ел өлек Урмай авылында аккошлар нәселенең Зәйнетдин бабай белән Мыхыйпҗамал әби  гаиләсендә кечкенә Минҗан дөньяга аваз сала. Аның ничек үскәнен без инде белмибез. Без урта яшьтән олы кешеләр, аны үзебез  кечкенә вакытта ничек хәтерләп калдырган булсак,  ул шулай булып калды да. Буйга әллә нинди зур булмаса да, зифа, мөхәббәтле, ачык  ак  йөзле чын татар әбисе булып калды.Ул үзгәрмәде, соңгы көненә кадәр җитез, уңган, йорт җанлы булып үзенә тик уңай фикер генә калдырды. Югыйсә тормышның ачысын-төчесен күргән, нужа капчыгын татыган кеше. Минҗан әбинең ире Бөек Ватан сугышында һәлак булып кала. Үзенә  генә балаларын тәрбияләп, үстерергә тормыш юлына бастырырга туры килә.  Минсәет  әбзи тормыш иптәше Минзәйнәп әптәй белән ярты гасыр буе тату гына бергә яшиләр, алар  үзләре дә әллә кайчан әби - бабай булып яшиләр, шулай да алар өчен Минҗан әби гомер буе изге җан, икесенә дә АНА, балаларына  ӘБИ булып кала алды. Аккош Минҗан әбинең урыны оҗмахта булсын!
Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәният мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов.


Просмотров: 835 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Ноябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
30
Мини-чат
...
...
...