Главная » 2011 » Ноябрь » 24 » "Авыл кызы" конкурсына килегез, якташларыгызга һәм иң күркәмнәргә тавышларыгызны бирегез
20:35 "Авыл кызы" конкурсына килегез, якташларыгызга һәм иң күркәмнәргә тавышларыгызны бирегез | |
Хөрмәтле авылдашлар, күрше авыллар! Сезне баш көн, 28-нче ноябрьдә, Урмай авылының мәдәният үзәгенә "Авыл кызы" исемле конкурс - тамашага чакырабыз. Тамашада татар авылларыннан татар кызлары конкурста катнаша һәм халык исеме йөреткән "Мишәр" ансамбле, яңа составта, үзенең концерт программасын күрсәтә. Конкурста катнашучы кызларның әлегә исемнәре күбесенең билгесез. Шулай да ун кызны көтәбез. Конкурсның жюри рәисе Гөлназ Шәйхи, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмәт бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист. Бәйрәмне гамәлгә кертүче, төп спонсор Бөтенрусия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Шейхуллович Санзяпов, Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе, рәисе Минзәкоәм Хайртдинов, Комсомол районы татарларының милли-мәдәни автономиясе, рәисе Фәрит Гыйбатдинов. Сезне тамашага көтәбез. Башлана 19.00 сәг.
| |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...