Главная » 2012 » Февраль » 17 » "Авыл кызы" конкурсы Түбән Новгород өлкәсендә үтте
22:07
"Авыл кызы" конкурсы Түбән Новгород өлкәсендә үтте

Түбән Новгород өлкәсе Спас районы Базлау авылында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы һәм "Сөембикә” журналы бергә "Авыл кызы” бәйгесенең сайлап алу турын уздырдылар. Анда өлкәнең дүрт районындагы татар авылларыннан 30 яшькәчә булган кызлар көч сынашты. Араларында студентлар,  социаль эшчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә бар иде.

Катнашучылар биш номинациядә көч сынашты. Алар арасында "Хуҗабикә”, "Иң сәләтле кыз”,  "Гүзәл", "Үз эшенең остасы”, "Булганнан бар да була” кебек төрдә җиңүчеләрне билгеләделәр. Кызларның барысы да уңганнар, булганнар. Һәркайсы үз номинациясендә җиңүче. Шулай да башкалабыз Казанда узачак финал өлешенә жюри тарафыннан бер генә кыз  сайланып алынды. Пильна районы Сафаҗәй авылыннан Ләйсән Хөсәенова иң "Гүзәл” һәм "Җиңүче” титулларын яулап алды.. Безнең якташ кызыбыз, Чичкан авылыннан,  Гүзәлия Зиннәтуллина, хәзергесе көндә Спас район мәдәният йортында хормейстер булып эшләүче «Иң сәләтле кыз» номинациясендә җиңүче исемен яулады. Ләйсән Хөсәенова җиңүче булып финалга Казанга барып "Авыл кызы” бәйгесенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясаячак.  Гүзәлия Зиннәтуллина киләсе атнага Урмайга килеп халык-ара "Урмай моңы” һәм  халык-ара "Татар моңы” фестиваль конкурсларында катнашачак. Бзйгене оештыручы Түбән Новгород өлкә милли-мәдәни автономиясе, җитәкчесе, өлкә мөсельманнарының диния нәзарәте рәисе  Гаяз хәзрәт Закиров. Бәйгедә  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән , мәгълүмәт бүлегенең җитәкчесе , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи,  Бөтенрусия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов  һәм өлкәдәге татар авыллары урнашкан район хакимият башлыклары катнашып бәйгене оештыруда өлешләрен керттеләр. Кунак булып Чувашстаннан, Комсомол районы татарлары милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов катнашты.

Просмотров: 992 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
272829
Мини-чат
...
...
...