Главная » 2011 » Март » 18 » Агрессия – кешене мыскыллауга яки аңа зыян китерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәл
20:54
Агрессия – кешене мыскыллауга яки аңа зыян китерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәл
Фотода: Рафия Шәйдуллина, башлангыч сыйныф укытучысы чыгыш ясый.
Бүген Урмай-урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.Карала торган сораулар: агрессияле балалар,гаиләдә әтинең роле,БДИ сораулары,3нче чирек йомгаклары.
Агрессия – кешене мыскыллауга яки аңа зыян китерүгә юнәлтелгән теләсә нинди гамәл.Балада агрессия чагылуын кече яшьтән үк күзәтергә мөмкин, ул курку белән бәйләнгән.
Әгәр:
1) Баланы һәрчак тәнкыйтьләсәләр, ул башкаларны күралмаска өйрәнә.
2)Бала дошманлыкны тоеп яшәсә, ул агрессив булырга өйрәнә.
3)Бала һәрчак шелтәләр ишетеп үссә, ул үзен һәрчак гаепле итеп тоеп яшәргә өйрәнә.
4)Баланы һәрчак мактасалар, ул үзенең бәясен белергә өйрәнә.
5)Баладан мыскыллап көлсәләр, ул үз эченә бикләнеп яшәргә өйрәнә.
6)Бала дусларча мөнәсәбәтне тоеп яшәсә, ул тормыштан мәгънә табарга өйрәнә.
Хөрмәтле әтиләр,әниләр!Безнең бәхетебез нинди бала үстерүебезгә, аларның бәхетле булуына да бәйле. Һәрбер кеше көн саен үзенең үрнәге белән, кешеләргә, хезмәткә, өйгә мөнәсәбәте белән баласын тәрбияли. Сезгә бу изге эштә түземлелек һәм зирәклек телибез! Иң мөһим сыйфатка- балагыз белән үзара аңлашуга ирешү өчен бөтен осталык-тырышлыгыгызны куегыз.
Балаларыбызга игътибарлы булыйк. Әйтәсе сүзләре булса, тыңларга вакыт табыйк, үгет-нәсихәт, киңәшләребезне бирик. Без аларга ачык чырай, көләч йөз белән карасак, алар да безгә йөрәкләрен ачарлар. Ягымлы карашны алар читтән түгел, бездән күрсеннәр иде. Балаларыбыз урам тәрбиясе түгел, ә өй җылысы, гаилә җылысы күреп үссеннәр иде. Шәфкатьле, мәрхәмәтле, эшкә уңган, балалар тәрбияләвегезне теләп калабыз..
Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер, зур уңышлар телибез..

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 681 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...