| Главная » Гостевая книга | [ Добавить запись ] |
|
330.
Гөлсинә
(20.10.2010 16:34)
0
Дөнья тормышының рәхәтлеге күләгә кебек - без аны теләмичә алга йөгерсәк, ул арттан килә, ә инде тотынырга теләсәк, ул кача.
|
|
329.
люция
(19.10.2010 19:01)
0
урмай авылында нинди яналыклар бар икэн
|
|
15 нче октябрь-ХӘТЕР КӨНЕ!
Адәм баласы үз нәселендә булган хәлләрне берничә буыннан онытырга мөмкин, әмма халык үз тарихындагы мөһим вакыйгаларны гасырлар буе хәтерендә саклый, онытмый. Милләт белән бергә кичергән фаҗигале хәлләр күңелгә бигрәк тә тирән уелып кала, ул телдән-телгә тапшырыла, җыр-бәетләргә күчә, әдәбиятта кабат җанлана, сәяси сорау булып, гасырлар үткәч тә тарих каршына чыгып баса. ИЛЕ, МИЛЛӘТ ӨЧЕН КӨРӘШКӘН КАРДӘШЛӘРЕБЕЗНЕҢ УРЫННАРЫ ОҖМАХТА БУЛСЫН! |
|
327.
Гельсиня
(12.10.2010 16:49)
0
Женщины в основном помнят только тех мужчин, которые заставляли их смеяться, а мужчины - только тех женщин, которые заставляли их плакать.
|
|
Самым высокооплачиваемым градоначальником в России был теперь уже бывший мэр Москвы Юрий Лужков. В прошлом году его годовая заработная плата составляла 3,957 млн. рублей, то есть около 395,7 тыс. рублей в месяц. Таким образом, зарплата столичного мэра превышала даже президентский оклад, который составляет менее 3 млн. рублей в год.
|
|
325.
Сирина Ахметзянова
(07.10.2010 20:01)
0
Наверное ни один человек, который побывал в Урмаево не забудет этот райский уголокю И я горжусь что могу сказать это моя деревня.
|
|
324.
Илдус
(07.10.2010 17:50)
0
"Искренняя улыбка посылает энергию любви, которая обладает исцеляющей силой". (Татарская мудрость). Море улыбок примите от меня !!! ![]() |
|
12.
– Мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Аллага шөкер. Үзегез киләсез бит әле һаман соранып, – диде ул һәм кычкырып көлеп җибәрде. Пелым елгасы буйларын яңгыратып, кар күмгән тайганы урап, шат көлү кайтавазы кире килеп иреште... |
|
11.– Син кайсы яктан үзең? – дидем, авыр тынлыкны бозып.
– Кыргыз-Миякәнеке мин... – Кит аннан! Минем ирем шул якларныкы ич. Синең авыл аша үтеп-сүтеп йөрибез икән бит, болай булгач, – дип, хәйран калып Санияга текәлдем. – Кайтырга исәбең юкмы соң? – Нигә? Миңа монда да бик рәхәт. Тыныч, барысы да үз иркемдә. Сугучы-кагучы юк. Балалар “әни” дип тора. Мин бик риза тормышымнан, – диде ул һәм унтының икенче сыңарын миңа тоттырды. – Хәзер өшемәссең инде, илле градуста да май кебек йөрер аякларың, – дип, үз эшенә соклангандай, башын әле бер, әле икенче якка салып, мине күзәтте. – Бик зур рәхмәт сиңа, Сания. Әгәр йомышың булса, килеп чык. Хәлемнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышырмын, – дидем, урамга чыккач. |
|
10.– Сез кайда торасыз соң?
– Урманда, тайгада яшибез... – Әйдәгез, үзем карыйм балаларны... – дигәч, ир кызу-кызу барган җиреннән, шып туктады. – Син кем соң, каян? – Сезгә барыбер түгелмени, мин бит акча сорамыйм... Мин, әллә туңудан, әллә Сания сөйләгән йөрәк өшеткеч вакыйгалардан калтыранып: – Кантимер идеме ул, Соня? – дидем. – Ату кем булсын инде? – диде Сания елмаеп. – “Таёжный”дан килеп йөрүче балаларның кайсы синеке соң? – Кантимернекеләр алар. Үземнеке булмады, – диде Сания, көрсенеп. – Ходай миңа шундый җәза биргәндер инде. Боларны кечкенәдән карап үстергәч, берсе дә ят түгел, үземнекеләр кебек... |
|
9.Себер шәһәре мине салкын каршы алды. Сентябрь ае булуга карамастан, кар очканын күреп, өстемә бердәнбер җылы кофтамны алып кидем. Мине бернәрсә куркытмады. Үземне, давылдан соң тынып калган диңгезгә охшатып, язмыш дулкынында тирбәлүдән тәм табып, кечкенә шәһәрнең урамнарын озак кына карап йөрдем. Базар капкасы төбендә, мәзәк итеп киенгән балык сатучы ирнең зур чуртаннарына исем китеп карап торганда, ул:
– Шука бири, поталуста... мал-мала кушат хотит. Мамка ниту, бида, – диде. – Миңа балык кирәк түгел, пешерергә урын юк барыбер, – дидем һәм биш сум суздым. – Ти осин харушая... Спасипа... – диде ул, капчыгын аркасына асып. – Ташлап киттеме хатыныгыз? – дидем, үзем дә сизмәстән, артыннан ияреп. – Ю-ю-ю-юк, чирләп үлде. Өч малай торып калды. Зурысына сигез яшь, тегеләренә дүрт һәм ике тулмаган. |
|
8.Сырхауханәдә ятканда беркөнне шундый матур төш күреп уяндым. Урман эчендә ялгыз шалаш тора. Шунда чыр-чу килеп, матур өч нәни бала белән куышып уйнап йөрим икән. Кычкырып-кычкырып көләм; үземнең көлү кайтаваз булып килеп ишетелә. Якында гына зур елга ага. Ниндидер ир көймәдә балык тота...
Әти-әни хәлемне белергә килеп йөрделәр. Соңгы тапкыр килүләрендә: “Балам, нәрсә кирәк, ни ашыйсың килә?” – дигәч, мин: “Акча кирәк!” –дидем. Алар хәтта “Ни өчен?” – дип тә сорамадылар. Икенче көнне үк, базарга килүчеләр артыннан илле сум акча җибәрделәр. Уфа автобусына билет алып утырдым да, ни өчен һәм кая барганымны белмичә, туган якларымнан ерагайганнан-ерагаюыма шатланып, каядыр юл тоттым. Уфа тимер юл вокзалында билетка чиратка бастым һәм: “Миңа – Төмәнгә”, – дип, телемә нәрсә килде шуны әйтеп, акчамны суздым. Төмән вокзалында тагын билет алдым. Алдымда торган ир: “Советскийга”, – дигәнне ишетеп, мин дә билетны шул шәһәргә сорадым. Кая барсам да барыбер иде миңа. |
|
7.– Ки әле әйдә! – дип, әзер унтыны миңа сузды. – Кысан түгел микән?
– Шәп килеп чыккан! – дидем, эче-тышы болан тиресеннән тегелгән җылы, йомшак аяк киеменә шатланып. – Саласы да килми. – Салма соң... Икенчесенең эшен бетерим дә, киеп кайтып китәрсең, – диде. Мин өзелгән сүзне дәвам итәргә теләп: – Ә бала кая? – дидем, ярымпышылдап. – Бала... Юк бала! Хәзер утызда булыр иде инде... Мин: “Төшермим, барыбер табам!”, – дип киреләнгәч, чәчемнән сөйрәп абзарга алып чыкты һәм утын түмәренә башымны куеп: “Тапмыйм, – диген, – ату анаң танымаслык ясыйм хәзер”, – диде, балта күтәреп. Авыртуга түзә алмыйча, толымыма ябыштым. Шулчак “чырт” иткән тавыш чыкты. Башканы хәтерләмим. Бер айга якын сырхауханәдә яттым. Самат минем толымым белән бергә, өч бармагымны да кисеп аткан икән... |
|
6. “Тагын бер генә качып кара, бакча артындагы коега ыргытам”, – дип, бөтен тәнем кара янганчы кыйнады.
– Соня, ник син шәһәргә чыгып китмәдең? Фашистларча кылануына һаман түзеп яшәдеңме? – Балага узган идем шул... Һөнәрсез, авырлы хатынны кайда эшкә алсыннар?.. – Авырлы икәнеңне белгәч тә шатланмадымыни Самат? – Кая ул! “Миңа Ирек килмешәге кирәк түгел. Җәйге ялына кайткач ясап киткән!” – дип, эчемә тибеп кыйнады, баланы төшерергә кушты... Сания тимер мичне ачып, утын өстәде һәм: |
|
5.– Уфага барып, институтка керде. Авылга кайтмады да диярлек. Каникулларда стройотряд белән БАМ төзелешенә китеп эшләде. Әнисе урамда очраган чагында: “Һәр хатында сине сорап яза, сәлам әйтә”, – дигәч, йөрәк сикереп чыгардай типсә дә, өйгә кайтып, Самат акырына башлауга, үземнең кем булуымны оныта идем хәтта. Хәзергә чаклы “Күралмагач ник урлаган?” дигән соравыма җавап таба алмыйм. Чибәр идем анысы. Нәзек билле, кап-кара күзле, кара кашлы идем. Бәлки билдән түбән озын толымнарым кызыктыргандыр... Һәр нәрсәдән гаеп табып, тавыш куптара иде. “Ашның бәрәңгесен эре турагансың”, – дип, тора башлаган айны ук, кап-кайнар шулпаны йөземә сипте. Йокларга урын түши башлауга: “Ирек белән ничә тапкыр булдыгыз?” – дип җанымны талкый иде. Бервакыт әниләргә качып киттем. “Әгәр өйгә кайтмасаң, каралты-кураны бензин сибеп яндырам да, силсәвиткә төшеп, син ут төртеп “тайган” диячәкмен!” – дип куркытты. Кайттым... “
|
...
Наш опрос
Мишар
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...
"Искренняя улыбка посылает энергию любви,