Главная » 2009 » Июль » 24 » Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!
22:02
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!
Аллага шөкер, авылыбызда өч зиратлар өсте, үзәк мәчет янындагы һәм җыбылдыйдагы зиратларыбыз тел-теш тидерерлек түгел. Әмма төп зиратлар өстендә хәйран калырлык. Кем булмаган барып карагыз, дөресрәге хәрберегез үз өлешегезне чистартып аруларга кертегез! 
Ни гаҗәп: озак кына уйланып, күзәтеп йөрүләрдән соң халыкның бүгенгесе, киләчәге зиратларының торышына бәйле дигән нәтиҗәгә киләсең. Зиратларны кайгырту – үткән белән яшәү ул, диләр кайберәүләр. Узмышыбызны кайгыртмый яшәгәнгә илебез бүгенге хәлгә төште дә бит. Ягез, кайсыларыбыз җиде буын бабасын, аларның каберләрен белә? Каберләр дә сакланмаган, күбебезнең хәтереннән әби-бабаларыбызның исемнәре дә җуелган. Ни кызганыч, күпләребез шәҗәрәсен белми, өч-дүрт буыннан ары саный алмый. Бүген җомга намазыннан соң зиратлар өстендә булырга туры килде.Хәер мин анда үткән атнада да гаиләм белән әби-бабам, әтием, туганнарым каберлекләрен арулаган идем инде. Бүгенгесе көндә зиратлар өстенә башкачарак, өченче күз белән карарга туры килде.

Үткәнгә мылтыктан атсаң, ул киләчәгеңә туптан атар, дигән борынгылар. 
Зиратларыбызга битарафлык – киләчәгебезгә мылтыктан ату түгелмени?! Гомумән, зиратларның торышына карап, авыл яки шәһәр халкының әхлагын чамалап була. Моннан берничә дистә ел элек авыллары бетсә дә, каберстаннарын төзекләндереп, әрвахларын искә алып торган авылларны беләм. Күрше Тукай, Чичкан, Әлибаш авылларындагы мөселман зиратлар өстендә булып кайтканым бар, анда арулык, чисталык.
. Күптән түгел генә бер газета кырык ел элек кыр уртасында калган зиратны, өмә ясап, адәм рәтенә кертүләрен хәбәр итте. Кыр уртасына төзелеш кирәк-ярагы – баганалыклар, киртә-такталар китертү ансат булмагандыр югыйсә. Әмма башлап йөрүчесе табылгач, башкарып чыгып була икән. 
Шул ук вакытта кыр уртасында түгел, авыл уртасында була торып та зиратларына бармак аша караган авылыбызны күрүдән йөрәк әрни. Күрәсең, мәрхүмне җирләгән көнне генә кирәк була каберстан. Җирле җитәкчеләрнең генә түгел, авыл халкының да сансызлыгы нәтиҗәсе бу. "Сугыш елларында да булмады мондый сансызлык. Сугышка алынмаган картлар, хатын-кызлар да зиратны болай тотмады. Кадак булмаган вакытта тимерчыбыкны төзәтеп, турап, койма койдылар, терлек-туарны кертмәделәр", – дип искә ала аксакаллар. 
Элек бер дә читенсенмичә зират печәнен чабып малга ашаталар, каберстанны чистартып торалар иде. Хәзер зираттан чабылган яхшы печәнне төяп чыгалар, калганы, елга буйлары, ике як капка ишек алды, күп кенә урыннарда чапмый, җыештырмый чүп булып кала бирә. Җитмәсә, чардуганнарны буяган савытлар, пумалалар шунда кала. Алып кайтырга ярамый, янәсе. Озак еллар буялмаганга, күгәреп утырган чардуганнар да изге урынның ямен җибәрә. Кайсы каберлекләр янына туганнары озак еллар килеп карамый, хәтта анда кереп тә булмый, чүп-чар куаклар аларны чорнап басып алган. Авылның джунглиена әверелгән.Динебезгә, гореф-гадәтләребезгә ят нәрсә болар. 
Беренче урам буенча сузылып киткән зират коймаларының терәүдә торуы, урыны-урыны белән коймаларның череп җиргә салынуы,  маллар гына түгел, трактор-машиналар кереп-чыгып йөрү өчен дә иркенлек ачылуы тәмам аптырашта калдырды. Әлеге зират утын әзерләнә торган урман аланын хәтерләтә бүген. Буй-буй киселгән усак агачлары таралып ята.  
Каберлектә йөргәндә шул күзгә ташлана: борынгы кабер ташлары аз, булганнарының да күбесе узган гасырның уртасыннан гына куела башлаган. Илленче елларга хәтле ачлы-туклы яшәгән авыл халкының матди мөмкинлеге (әллә теләгедәме) булмаган, күрәсең. 
Бу хәлнең сәбәпләре нәрсәдә соң? Кем аяк чала? Хуҗалык, авыл поселениясе район күләмендә төшеп калганнардан түгел.Авылда өч мәхаллә, бер иҗтимагый киңәшмә, мәктәп, төрле оешмалар бар. Чын мәгънәсендә Алла колы булсак, фанилыкны да, бакыйлыкны да тигез кайгыртыр идек. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Каберләрне зиярәт итегез, чөнки каберләрне күреп тору үлемне хәтерләтер", – дигән. Зиярәт – киң мәгънәле сүз ул. Күрешү урынын да аңлата. Ата-бабаларыбызның рухлары белән күрешә торган урынга кадер-хөрмәт күрсәтмибез икән, безнең кадерне кем белсен?! Үткәннәрне барлау, туганлык багланышларын ныгыту, мәрхүмнәрне кадерләү, яшьләргә үрнәк күрсәтү дә ул – мәңгелек йортны тәртиптә тоту.
Просмотров: 2346 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 2.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Мини-чат
...
...
...