Главная » 2012 » Март » 15 » Тимур командасына Галия әбидән бик зур рәхмәт!
18:58
Тимур командасына Галия әбидән бик зур рәхмәт!

Бүген, эштән кайтып керүгә, күрше  Галия апа Минегалиева кереп җитте дә, тотынды рәхмәтләрен укырга, мәктәптә укучы кызларга һәм малайларга.  Кичә Урмай мәктәбе укучылары тимур командасы буларак Галия апаның бөтен өй янын, азбар-куралтасыннан карларны керәп чистартып киткәннәр. Кыска гына вакыт өчендә бөтен кирәкмәгән карлар урыннарыннан юк булган. "Менә шул мәктәп укучыларына, тимур командасына хичшиксез зур рәхмәтләрне сайт аша белдер әле "- дип сорады Алим кызы Галия Минегалиева. Урмай авылында ялгыз яшәүче апа-әбиләр бик сирәк, шулайда алар бар. Фидаел абый белән Галия апа  биш кыз үстерделәр, аларның күбесе үз гаиләләре белән Чабаксар шәһәрендә, Улъян өлкәсе Яңа Малыклы авылында яшиләр. Галия апа ялгыз , онытылган карчык түгел. Ул авылда  актив яши, күршеләре, туганнары белән дә бик тату яши. Атна саен кызлары, кияүләре, оныклары да кайтып торалар. Шулайда тимур командасы шундый ихтибарлы булуына бик шатланган. Менә алар:

Илназ Акшов, Рөстәм Хамбиков, Фәнил Гайнуллин, Ирек Аляков, Линар Азизов, Айнур Садртдинов, Рәмис Шакирзянов, Динә Гыйбатдинова, Ләйсән Салахутдинова, Рәзилә Мифтахутдинова, Диләрә Акшова, Ринә Шайдуллина, Рәзилә Алеева, Эльвира Мухаметшина, Ринә Хаертдинова.

Галия әбиләре аларга бик күп рәхмәтләрен белдерде! 

Просмотров: 1707 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.7/3
Всего комментариев: 6
6 Ученик  
0
Рамис Шакирзянов тугел Ранис Шакирзянов))

5 Admin  
0
Сезненчэ мин хэбэрне урам буйлап бирегез эле дип ссрап йөрергяие? Эгэр информацияне farit_59@mail.ru бирсэгез, бернинди проблема юк, куям. Пока информация узем белгянне геня куям, бу эш хобби гына, барысыда вакыт булудан тора..онытмагыз бу шэхси сайт

4 555  
0
арьяк эбилерене булышкан эчен ,Ферит сайтка язмый бит,

3 хиг  
0
Булышырлар,узен дэ булыш!Галия апа матур!

2 арьяк  
0
ник алар ярьяктагы ялгыз эбилерге булышмыйлар,анда вообще ятим карчыклар бар.

1 Gala  
0
Бик зур ряхмят балаларга! Куллары -аяклары сызлаусыз булсын.Эти-эниляреня дя бик зур ряхмят. Мяктяптя тимур командалары юк диеп беля идем.Ряхмят.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...