Бүген, эштән кайтып керүгә, күрше Галия апа Минегалиева кереп җитте дә, тотынды рәхмәтләрен укырга, мәктәптә укучы кызларга һәм малайларга. Кичә Урмай мәктәбе укучылары тимур командасы буларак Галия апаның бөтен өй янын, азбар-куралтасыннан карларны керәп чистартып киткәннәр. Кыска гына вакыт өчендә бөтен кирәкмәгән карлар урыннарыннан юк булган. "Менә шул мәктәп укучыларына, тимур командасына хичшиксез зур рәхмәтләрне сайт аша белдер әле "- дип сорады Алим кызы Галия Минегалиева. Урмай авылында ялгыз яшәүче апа-әбиләр бик сирәк, шулайда алар бар. Фидаел абый белән Галия апа биш кыз үстерделәр, аларның күбесе үз гаиләләре белән Чабаксар шәһәрендә, Улъян өлкәсе Яңа Малыклы авылында яшиләр. Галия апа ялгыз , онытылган карчык түгел. Ул авылда актив яши, күршеләре, туганнары белән дә бик т
...
Читать дальше »