Главная » 2011 » Март » 23 » Конкурс-инша: Айгөл Гимальдинова, Урмай
16:53
Конкурс-инша: Айгөл Гимальдинова, Урмай

              Безнең  hәрберебезнең  газиз туган йорты, туган авылы бар. Җир йөзендә аннан да матур, аннан да кадерлерәк  нәрсә юктыр.                                        Минем туган ягым – ул минем яраткан, туып үскән авылым. Урмай авылы ул! Элек-электән Урмай авылында күренекле шәхесләр аз булмаган. Шуларның берсе белән сезне таныштырып үтәсем килә.     Бу язмам – хезмәт ветераны Вилдан кызы Хөрия Сахрова турында булыр.                                      Вилдан кызы Хөрия апа 1934нче елның 10нче июлендә Татарстан Республикасы, Буа районы Кырык-Садак авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1941нче ул Кырык-Садак 7 еллык мәктәбенә укырга керә. 1948нче елда Буа районының Мулланур Вахитов исемендәге урта мәктәпкә укырга китә. Мәктәпне тәмамлап, 1951нче елда Казан Педагогия институтының беренче курсына укырга керә.      Хөрия апа 1955нче елның 13 августында Чувашия Республикасы Комсомол районы Урмай урта мәктәбенә Казан Педагогия институтының татар теле hәм әдәбияты бүлеген бетергәннән соң (ирексез рәвештә) татар теле hәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Аңа ул вакытта әле 21 яшь кенә була. Үзенең мәҗбүри булган өч елын эшләгәннән соң, ул китәргә тиеш була, ләкин аның үз итеп өлгергән Урмай авылын, яраткан балаларын ташлап китәсе килми hәм ул эшен дәвам итә. Ул hәрбер эшне теләп башкара. Хезмәт белән юанып, үзенең эшен яратып эшли Хөрия апа  Тиздән ул авыл егете Зартдин абый Сахровка кияүгә чыга. Шулай итеп Хөрия апа чын Урмай кешесенә әйләнеп китә. Хөрия апа 1955нче елдан башлап, 1998нче елга кадәр (43 ел буена) Урмай урта мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укыта.                                                                                                    Аның hәрбер классы мәктәп күләмендә уку, тәртип, җәмәгать эшләрен үтәү ягыннан беренче урыннар алып тора. Хөрия апада укыган укучыларның күбесе югары уку йортларын тәмамлый.... Узенең профессиясе буенча, югары уку йортын тәмамлап, узенең профессиясе буенча белем алып чыгалар.        1998нче елда Хөрия Вильдановна лаеклы ялга чыга. Хәзерге вакытта Хөрия Вильдановнаның  Мәскәү, Чебоксар, Комсомол районнары буенча 20гә якын мактау грамоталары сакланган. 1974нче елда аңа  "Отличник народного просвещения ”, 1978нче елда "Чувашиянең атказанган укытучысы” исеме, соңыннан "Ветеран труда” исемнәре бирелә.                            Аның ялга киткәненә унбер ел була. Хөрия апаның кулыннан меңләгән укучылар үз юлларын дөрес сайлап, илгә кирәкле кешелэр булып тормыш юлына чыктылар. Гөлсирә Колдрова, Миннегел Гафурова, Минсәүдә Мифтахутдинова, Рамилә Алимова – хезмәт юлларын Хөрия апа шикелле татар теле hәм әдәбияты белән бәйләделәр. Аларның уңышларына Хөрия апаның көчләре дә күп кергән инде.  Әлбәттә, Хөрия апа бөтен көчләрен, акылын hәм үзенең ярты тормышын укучыларга биргән, балаларның җаннарына дөрес юл да таба белгән.                                                                                   

    Сүз дә юк, Хөрия апаның тырышлыгы юкка гына китмәгән. Укытучы hөнәрен аның кызы Алсу да сайлаган. Бәлки әле Хөрия апаның оныклары да дөрес юлга басып, укытучы hөнәре н сайларлар... Алла теләсә!


Просмотров: 1521 | Добавил: Admin | Рейтинг: 4.6/5
Всего комментариев: 1
1 Гельфия  
0
УКЫТУЧЫМА
Хэтерлим мин, эле бугенгедэй,
Сентябрьнен бере житкэнен.
Хэтерлим мин, эле бугенгедэй,
Котэ-котэ арып беткэнем.

Ин беренче булып килим, диеп,
Оскэ матур яна кулмэк киеп,
Хэтерлим мин, эле бугенгедэй,
Ашыга-ашыга чыгып киткэнем.

Лэкин миннэн бик куп алдан килеп,
Хуш килэсен, эйдэ, эйдэ, диеп,
Хэтерлим мин. эле бугенгедэй,
Укытучы апам коткэнен.

Шушы коннэн башлап безнен очен
Кызганмады узенен ботен кочен.
Безне сойде, безгэ белем бирде,
Рэхмэт ана изге эше очен!
Херия Вильдановнага 10 "А" класс 1978 ел. Гельфия.


Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...