Главная » 2010 » Февраль » 4 » Халим улы Тимергали Чумаровның вафат булуына 1 ел
16:27
Халим улы Тимергали Чумаровның вафат булуына 1 ел

Комсомол районында «Алга» колхозы советлар заманында бик данлыклы колхозлардан санала иде. Колхозның данлыгын күтәрүчеләр бик күп иде. Халим улы Тимергали Чумаров та шулар арасында иде. «Хезмәт ветераны», «Авыл хуҗалыгының алдынгы механизаторы». ВЦСПСның данлыклы грамотасы иясе.
Әтисе сугышка киткәндә ул 4 яшьлек бала булып кала. Әниләре бик авыр хәлдә өч бала белән коры җирдә, мунча хәтле йортта утырып кала. Тимергали кечкенә вакыттан ук машинага кызыга, хәтта машина астында таптала да. Үсә башлагач әнисенең тормышын җиңеләйтер өчен яз башыннан ук 6 класс бетергәннән соң бер пуд игенгә эшкә керә, 3 ел көтүче булып йөри, аннары такта ярып йөри. 18 яшь тула башлагач, шофер булу теләгеннән, ДОСААФка шоферга укырга керә. ДОСААФ җитәкчесе Р.Игнатьев бик күп ярдәм итә аңа, ул права ала. Ул вакыт машиналар күп булмаган, шуңа күрә ул целинага китәргә уйлый. Кокчетав өлкәсендә Ломоносовск автобазасында шофер булып эшли. Анда ул шофер практикасы үтә. Эштә анда үзен яраталар иде. Шунда ул үзенең икенче яртысын Равия Абдулхаковнаны таба, һәм аларның беренче балалары Марат туа. Туган ягы тарта иде үзен. 1964 елда гаиләсе белән туган авылына кайта. Баштан АТКда, аннары Урмай мәктәбенең, күптән бозык яткан машинасын төзәтеп, ќөн буе мәктәпкә утын, күмер ташый, аннары аның эшен күзәтеп йөргән колхоз рәисе Миннәт абый Гибатдинов үзенә «Волга» шоферы булырга чакырып алды. Шуннан бирле ул колхозда шофер, комбайнер, механик-снабженец булып эшләде. 3 ир бала үстерде, үз һөнәренә өйрәтте, оныкларын да өйрәтеп калдырды.
Колхозда лаеклы кешеләрдән булды. Хәзер оныклары да бабалары юлы белән баралар. Бер ел була аның үлүенә.
Алладан сорыйм
синең хакта,
Сиңа багышлап укыган,
Каләм шәрифләрем,
Кабул булсын һәр чакта.
Р.А.ЧУМАРОВА,
Урмай авылы.
Комсомол районы.



Просмотров: 729 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Чыннанда, Тимергали әбзи, алдынгы механизатор гына түгел.. алдынгы карашлы кеше инде. Мөгаен шуңа дор механик булып та эшләде.. Аннан аның ясаган аэросаннары әле дә онытылмый..Аның күлдә балык үрчетүләре, авылда беренчеләрдә булып балык ашлары пешерүләре барысы да анардан калды..Тормышта ачык чырайлы, киң күңелле, туры сүзле булып кала белде.. Урыны оҗмахта булсын.
Фәрит Гыйбатдинов

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Мини-чат
...
...
...