Главная » 2010 » Ноябрь » 8 » Көмеш каләм: Салеева Гөлшат, Чичкан авылы
16:35
Көмеш каләм: Салеева Гөлшат, Чичкан авылы

Чувашстанның  Комсомол муниципаль районы Чичкан төп мәктәбе.

Инша

Минем әнием – укытучы. 

                        Эшне башкарды:

    8 нче сыйныф укучысы Салеева Гөлшат

                                                        Җитәкче: югары категорияле татар

                                             теле һәм әдәбият укытучысы

                    Мәҗитова Р.Р.  

Минем әнием - укытучы.

     Укытучы- иң игелекле һөнәрләрнең берсе, чөнки укытучы кулында баланың язмышы.Элек-электән үк бу һөнәр ияләре хөрмәткә лаеклы,культуралы, укымышлы кешеләр булганнар. Аларны бөек һөнәр ияләре булганга халык та хөрмәт иткән.

   Укытучылар турында  күпме әкиятләр, шигырьләр, җырлар язылмаган, күпме фильмнар төшерелмәгән!

   Менә мин дә үземнең әнием турында язарга булдым. Минем әнием, Фәния Арифулла кызы, Озын Куак авылында туып-үскән. Ул 1983 елда мәктәпне тәмамлагач, укытучы һөнәрен сайлый. Аңа мәктәптә укыганда ук татар теле, рус теле, химия, биология, география, тарих дәресләре ошый торган булган. Бүгенгедәй исендә тотып, ул үзенең укытучылары: тарихчы –Мирон Иван улын, химик – Мирхәт Минзаһит улын, рус теле укытучысы – Нина Ефим кызын, татар теле укытучысы – Рәсимә Зиннәтулла кызын һәм география укытучысы – бертуган абыйсы – Хәйдәр абыйны ихтирам белән искә алып сөйли. Болар барысы да әниемдә укытучы һөнәренә карата мәхәббәт тудырганнар. Ул үзенең абыйсыныннан бик күп нәрсәләргә өйрәнгән. Иң беренчедән – кешелекле кеше булырга! Авыл җирендә укытучы башка кешеләргә үрнәк икәнен ул кечкенәдән үк тоеп үскән.

   Минем әнием егерме дүрт ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.  Ул үз эшен бик тә ярата. Әнием үз эшенә бөтен күңелен бирә, бик зур җаваплылык тоя, чөнки башлангыч сыйныфта укыту- тәрбия эшенең нигезе салына. Ул һәр баланы үз баласы кебек якын күрә, аларны ярата. Иртүк  аларны күреп, хәлләрен сорашып, сабыйларны каршы ала, дәресләр беткәч, киенергә булышып, озатып җибәрә. Аны укучылары да яраталар, аның белән киңәшләшәләр, яңалыклары белән уртаклашалар, хәтта серләрен дә сөйлиләр. Әни үзенең эшләү дәверендә, бик күп һөнәр ияләрен тәрбияләгән. Аның укучылары арасында табиблар, юристлар, укытучылар, программистлар, экономистлар, төзүчеләр, милиционерлар, агрономнар һәм башка һөнәр ияләре дә бар. Иң мөһиме, әнием  бер-береңә ярдәмчел, кешелекле кеше булу сыйфатлары тәрбияли, чөнки ул үзе дә шундый кеше. Ул беркайчан да кешене авыр хәлдә калдырмый, гел ярдәм кулы сузарга әзер. Минем әнине , укыткан укучылары да, аларның әти-әниләре дә хөрмәт итәләр. Ул авыл халкы арасында абруйлы, хөрмәтле кеше.Үзенең эшендә уңышларга ирешкәне өчен әнием  Чувашстан Республикасы  Мәгариф министрлыгының Мактау  грамотасы , РФ Министрлар советы председателенең рәхмәт хаты  һәм бик күп башка грамоталар белән бүләкләнгән.

      Менә шундый гади авыл укытучысы, гади ана, гади хатын, гади йортның җылысын саклаучы - минем әнием.

 

Просмотров: 815 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 2
2 tatarin  
0
Кызыл Камыштагы коллега! Конкурсны 20нче ноябргэ кадэр сузабыз, укучыларыгызнын эшлэрен жибэрегез.. Кэтеп калабыз...

1 Рамиле Рафаил кызы!  
0
Бик торыш, белемле, югары категорияле укытучы икенлегегезне сезнен укучыларыгызнын иншаларын укып эйтеп була, татар рухы янгырый юлларында! Бик эчтелекле язырга ойреткенсез! Эшегезге бик жаваплы карыйсыз, Рехмет сезге!
Кызыл Камыштан коллеган

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...