Главная » 2010 » Ноябрь » 7 » Көмеш каләм: Элназ Җамалетдинова, Тукай авылы
12:13
Көмеш каләм: Элназ Җамалетдинова, Тукай авылы

ЧУВАШСТАН ҖӨМҺҮРИЯТЕ  КОМСОМОЛ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫТУКАЙ УРТА МӘКТӘБЕНЕҢ

ӨЧЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫСЫ АЙРАТ КЫЗЫ ЭЛЬНАЗ ҖАМАЛЕТДИНОВАНЫҢ

"КӨМЕШ КАЛӘМ” БӘЙГЕСЕНДӘ  КАТНАШУ ЙӨЗЕННӘН

"МӘРХӘМӘТЛЕ  "ЯШЬ ӘНИ”  ТЕМАСЫНА ЯЗЫЛГАН ИНШАСЫ  

     Безнең "Кучат” нәселе Тукай авылында иң зур нәселләрнең берсе. Җамалетдин бабайның 9 баласы дөнья нужасын куып гомер кичерәләр. Карт бабабыз Җамалетдин белән карт әбиебез Мөнирәдән таралган балалар гына да 130 дан артык. Җамалетдин бабай электән килгән төп йортта яшәгән. Мин бу язмамда шушы төп йортта яшәүче Галләм бабай белән Сания әби хакында язасым килә. Галләм бабай минем дәү әтием Гаяз белән бертуганнар. Авылда мәчет булмаган вакытта алар йортында җомга намазы укыйлар. Сания әби бер дә авырсынмыйча авыл картларына 21 ел бушлай хезмәт итә. 1991 елны картлар намаз укырга мәчеткә күчкәч аларга бик авыр була. Сания әбием : "Җомга көн җиткән саен җомга картларын юксынып елый идем”. – ди. Инде аннан алып 20 ел үтсә дә Галләм бабай белән Сания әби ул вакытны сагынып искә алып сөйлиләр. Коръән мәҗелесе үткәргән саен бабайлар аларга рәхмәт укыйлар һәм карт бабай белән әби рухларына дога кылалар. Галләм бабай белән Сания әбинең бергә яши башлауларына да быел илле ел тулды. Алар 6 бала үстерәләр. Аларның һәрберсенең үз гаиләсе. Хәзер аларның 10 оныклары бар. Оныклары барысы да малайлар. Галләм бабай белән Сания әбинең беренче оныклары Наил абый Төркиядә укып кайтты. Ул хәзер авылда имам булып эшли. Наил абый мәдрәсәдә балаларны да, әбиләрне дә Коръәнне гарәпчә укырга өйрәтә. Ул Шыгырдандагы "Гөлстан” мәдрәсәсенең башлыгы да.

     Быел декабрь аенда Сания әбигә 70 яшь тула. Изге хезмәтен хөрмәтләү йөзеннән Диния нәзарәте быел Сания әбигә "Дин сакчысы” исемен бирде һәм Фәтхи Бурнаш исемендәге бүләк белән бүләкләде. Ул бу бүләкне шатланып кабул итте. Ул үзенең хезмәтен онытмаганнарына зур рәхмәтле. Сания әби бу бүләккә лаек кеше.

     Сания әбигә минем әтием белән Гөлнара апа "яшь әни” дип эндәшәләр, чөнки сабый чактан алар анда үсәләр. Дәү әнием белән дәү әтием эшкә киткәч алар анда кала. Ул аларга мәрхәмәтле була.

     Сания әби, изге хезмәтең өчен без Сиңа зур рәхмәтле. Картаймышлы көнегез дә тормышыгыз рәхәттә үтсен. Галләм бабай белән пар канатлы булып яшәгез.

                                                                       Айрат кызы Эльназ Җамалетдинова.

Просмотров: 557 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...