Главная » 2010 » Февраль » 23 » ИКЕ АВЫЛ ЕГЕТЛӘРЕ БӘЙРӘМ КӨННЕ ЧЫН ИРЛӘР УЕНЫ ХОККЕЙ УЙНАДЫЛАР
19:52
ИКЕ АВЫЛ ЕГЕТЛӘРЕ БӘЙРӘМ КӨННЕ ЧЫН ИРЛӘР УЕНЫ ХОККЕЙ УЙНАДЫЛАР
Урмай һәм Тукай авыллары яшь-үсмер хоккей командалары кабат Урмай авылында урнашкан боз мәйданында хоккей ярышында көч сынаштылар. Ярышны тантаналы рәвештә ачу өчен кунаклар килде. Район хакимият башлыгы Геннадий Волков, Урмай авылы поселениясе башлыгы Минзаһит Зайнуллин , район хакимият башлаыгы урынбасары Борис Каринкин, Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе җитәкчесе Нәҗеметдин Сахров, эшмәкәрләр Рөстәм Ахметов, Фәнис Рахимзянов, Илшат Адиев, көрәш батыры Рәшит Хамбиков килеп үзләренең теләкләрен яшь хоккейчыларга җиткезделәр. Чыннанда уенда катнашучы егетләргә сокланып туя алмыйсың. Урмайлао тулы экипировкадан булса (тренерлары Евгений Тихонов), Тукайлылар (тренерлары Наил Зарипов)үз киемнәреннән. Уен барышында бер-берсенә ихтирам белән уйнадылар. Тукай командасы егетләренең авылда үзләре тырышлыгы белән елгаларында ясаган шугалаклары бар, шунда күнегүләрне үтәләр икән. Уен вакытында ике команда да бик оста уйнадылар. Шулай да уенның нәтиҗәсе 9:0. җиңү Урмай командасы ягында. Икенче уенны шул ук җиңүчеләр белән Урмай авылы олы яшьтәге команда белән үтте. Җиңүчеләр мондада үзләренең абыйларыннан, хәттә әтиләреннән остарак уйнадылар, 7:5 белән уен тәмамланды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, кубок   Урмай авылында калды. Менә шуйлай  бәйрәм көне ачык хавада актив уен белән үтеп китте. Әфәрин егетләр.
Просмотров: 825 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 tatarin  
0
Скоро фотографиялэр куябыз...

1 Болельшик.  
0
Молодцы, Урмайлылар!!! Так держать!!!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Февраль 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
Мини-чат
...
...
...