Главная » 2012 » Март » 21 » Геннадий Макаровка 60 тулды
17:45 Геннадий Макаровка 60 тулды | |
21 мартта — Нәүрүз бәйрәме көнне фольклорчы Геннадий Макаровка 60 яшь тулды. 25 мартта сәгать кичке биштә Казанның "Ак Барс” яшьләр үзәгендә фольклорчы, галим, сәнгать фәннәре кандидаты, Казан дәүләт консерваториясе доценты, Мәрҗани исемендәге тарих институтының керәшен һәм нагайбәкләрнең тарихын, мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, "Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең фольклор белгече Геннадий Михайлович Макаровның 60 яшьлек иҗат кичәсе уздырылачак.
Геннадий Макаров 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. Яшьлегендә бер төш күрә ул. Имеш, тирән бер баздан үзе дә таныш булмаган уен коралларын яктылыкка чыгара. Геннадий Макаровның бу төше чыннан да чынга ашты. Думбыра, дәф, танбур, сызгычларны татар халкына яңадан кайтарды. Бу эшләрне ул эшләмәгән булса, бүгенге мәдәният ни дәрәҗәдә хәерче булыр иде икән. Юкка гына сәнгатьне аңлаган алдынгы карашлы яшләр аның иҗатын югары бәяләми. "Макаров Тукай бүләгенә милли фольклорны бөртекләп җыйган өчен лаек”, дигән иде җырчы Алия Сабирова. Геннадий Макаровның иҗат концертында җырчы Гөлзада Сафиуллина, "Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле, фольклор төркемнәр чыгыш ясаячак. Юбилейда Татарстан керәшеннәре оешмасы башлыгы, Дәүләт Советы депутаты, "Ак Барс” холдинглар компаниясе җитәкчесе Иван Егоров, шагыйрь-депутат Разил Вәлиев, президент аппараты, тарих институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты, министрлар кабинеты вәкилләре, Татарстанның Мамадыш, Әлмәт районы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы кунаклары катнашачак. Кичәне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Николай Дунаев алып барачак. Макаров Геннадий Михайлович – сәнгать фәннәре кандидаты, фольклор белгече, борынгы татар уен коралларын тергезүче һәм ясаучы. Монографияләр, дистәләрчә фәнни һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы. 1984 елдан Г.Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИда, 2010 елдан Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәнни хезмәткәр. 1992 елдан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты. 2004 елда «Идел-Кама буе татарларының традицион өрмәле уен кораллары (тарихи реконструкция һәм генезис проблемалары)» дип аталган тема буенча диссертация яклый. «Бәрмәнчек», «Хушаваз», «Ак калфак» исемле вокаль-инструменталь фольклор ансамбль-ләренең оештыручысы һәм фәнни җитәкчесе. 1969 елдан магнитофонга халык иҗаты әсәрләрен язып алу максаты белән Татарстан, Башкортстан, Чиләбе, Оренбург һәм башка өлкәләрдә ел саен музыкаль-этнографик экспедицияләр оештыра. Борынгы уен кораллары: думбыра, танбур, дәф, сызгычлы кубызларны хәзерге заман татар сәнгатенә кайтаручы, аларны тергезү һәм реконструкцияләү авторы. "Татар заманы” бөек фольклорчы Геннадий Макаровны юбилее белән котлый! Аңа иҗади уңышлар теләп кала! Алла сезгә озын гомер насыйп итсен! | |
|
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...