Главная » 2010 » Ноябрь » 8 » Эшнең иң ләззәтлесе— гыйлем эстәү
19:50
Эшнең иң ләззәтлесе— гыйлем эстәү
Бүген Урмай авылының иң абруйлы, олы дәрәҗәле укытучы исемен яулаган, хезмәт ветераны Мөкәррәмә апа якты дөнъядан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын иде. Күптән түгел "Вакыт" газетасында чыккан  Минсәфидә Гыйбатдинова язмасын сезгә тәкъдим итәбез.
Күңелемә ямь-тәм, җаныма бәйрәм биргән «сәяхәтемне» дәвам итеп, мин бик күпләр хөрмәт иткән тагын бер мөлаем апа янына юл тоттым. Озак еллар Урмай урта мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыткан, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Мөкәррәмә апа янына барганда, мине аерым дулкынлану хисләре биләп алды. Сәбәпләре турында бераз алдарак сөйләшербез, әлегә...  
Кем белми, танышыгыз, җәмәгать: Таһир кызы Мөкәррәмә апа Хайрутдинова һөнәре белән — укытучы. Мөгаллимлек эшен 1951нче елның август аенда башлап җибәрә. Казан шәһәрендә Укытучылар институтын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап, юллама белән безнең Урмай авылына эшкә килеп урнаша. Ул вакытларны искә төшереп, сүз кузгаткач, Мөкәррәмә апа, ямансулап, түбәндәгеләрне сөйләп китте: «Исемдә, бар да исемдә... Авыл Советына килеп төштем. Гаделша абый Хисамутдинов председатель иде. Урмай бик сәләмә күренде: бер-ике тәрәзәле йортлар, өч тәрәзәлеләре бик сирәк иде. Мәктәптә 2 генә кеше аягына итек кигән, калганнары барысы да чабатадан». 

Якты йөзле, тәмле телле, озын-зифа буйлы, чибәр кыз бик тырышып эшли башлый. Бөтен күңелен биреп, югары стипендияләр алып укыган акыллы педагог кыз балалар белән дә уртак телне тиз таба. Хезмәт юлы уңышлы гына бара. 

Күп тә эшләргә өлгерми, чибәр укытучыга әле генә Армия сафларыннан кайткан Әкрәм исемле егет гашыйк була. 1954нче елда алар гаилә корып җибәрәләр. Шөкер, укымышлы гүзәл зат авылыбызда төпләнеп калды дип, шатланырга гына кала.

Ә Мөкәррәмә апа үзе тынычланып калмый, укуын дәвам итәргә уйлый. 1968нче елда читтән торып Казан педагогия институтына укырга керә. Булдыклылыгын раслап, югары белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытуын дәвам итә.

Ягымлы тавышы белән күпләрне үзенә карата белгән укытучы Урмай авыл халкына 40 ел дәвамында аң-белем бирә, әдәбият геройлары һәм тормыштан алган мисаллар өстендә бай рухлы, нечкә күңелле шәхесләр тәрбияләүгә күп көчен куя. Тырыш хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм 1991 нче елда «Хезмәт ветераны» дигән дәрәҗәле исем белән лаеклы ялга чыга.

Ләкин дәрәҗәләрнең, хөрмәтләрнең иң зурысы Мөкәррәмә апаны ялга чыккач көтеп торганын ул вакытта әле беркем дә белми иде. 

Кызганычка каршы, шатлыклы 1991нче ел Мөкәррәмә апабызга зур кайгылар китерә. Нәкъ шул елны ике атна эчендә ул үзенең бик-бик якын, газиз кешеләрен югалта. Бер-бер артлы 63 яшендә бертуган апасы, аннары шул хәсрәтне күтәрә алмыйча 88 яшендә әнисе якты дөньядан китеп баралар. Кайгылары кырга сыярлык түгел, ничек җан түзсен...

Мәрхүмнәрнең рухларын шатландырыр өчен, апа дога укырга кеше эзләргә чыгып китә. Ни хикмәттер, йә Хода, шул мизгелдә буш булган, килеп дога укырлык кеше таба алмыйча, ул кире өенә кайта һәм...

Шул сәбәптән, белгәннәрен исенә төшереп, кулына китап алып, үзе укырга тотына.

«Дини нәселдә үстем, — ди Мөкәррәмә апа. — Әби, бабайлар гыйлемле, укымышлы затлар иде. Әнкәй-әткәй укытучы. Мәктәптә эшләгәндә, дини белемнәрне күрсәтергә ярамады, хәзер эшеңнән куалар. Кушканны үтәргә туры килә иде.

Ќаннарны адаштырган ул вакытлар инде артта калса да, халыкның кайберсе дингә әле дә салкын, ваемсыз карый. Эчкерсез сөйләшүебез барышында, без укытучы апам белән бу турыда да фикер алыштык.

Кеше арасында яшибез дип, без кайчак, аларга ярарга тырышып, йөрәгебез кушканга каршы да барабыз шул. «Укый белгәнемне белгертергә ояла идем. Сизеп алган күршеләремә, танышларыма кешегә әйтмәскә куша идем», — ди Мөкәррәмә апа.

Ходай тарафыннан бүләк ителгән картлыкны төрлечә үткәрергә мөмкин: күз бетереп көн буе телевизордан сериаллар карап, мәчетләргә йөрмичә урамнарда гайбәт сатып утырып, табылган малның чик-чамасын белмичә, кирәгеннән артык байлык-зиннәт артыннын куып һ.б. һ.б. Аларда безнең эшебез юк. Юныс сүрәсендә мондый сүзләр бар: «Минем эшем үземә, сезнең эшегез үзегезгә. Мин эшләгәннәрдән сез ерак торасыз, сез эшләгәннәрдән мин ерак торам».

Ерак торырга да бит, юк, тора алмыйбыз. Башкаларны тикшерә башлыйбыз. Хәтер калдырырга да күп сорамыйбыз.

Тик «аккан су юлын табар» диләр. Акыллы кешенең эше барыбер акыллы төмамлана шул. Афәрин, Мөкәррәмә апа! Яхшы ниятләрдән, изге гамәлләрдән оялу кирәкмәгәнлеген аңлап, язмышын үзенә кирәк якка борып җибәргән. Заманча ярашлы һөнәр-белемен ничәмә-ничә буынга биреп, бүген инде хезмәтләрнең иң ләззәтлесен сайлап алып, сынауларга каршы торучы рухый иммунитет табып, гыйлемлелеген эстәүнең иң файдалы юлын — дини юлын ачып, халыкка иман нуры тарата. Укытучылар турында сүз куертып, четерекле дини мәсьәләләрдә алардан гаеп эзләүчеләр өчен бик яхшы тәрбия дәресе бу. «Иман белән гыйлем бер кешедә җыелса, ул иң бәхетле кешедер» дигән халык тәгъбире бар. 

Мөкәррәмә апа белән очрашуга барганда дулкынлануымның сәбәбе дә шушы иде. Үземә кирәкле, башкаларга да файдасы тиярлек сорауларга җавап ишетәсем килеп бардым.

Рәхмәт Мөкәррәмә апага! Сорауларым аны гаҗәпләндермәде, кәефен төшермәде. Өлкән яшьтә булуына карамастан, күпме сүрә-аятьләр истә калдыра, өйрәнә. Өйрәнү өчен яшәргә, яшәр өчен өйрәнергә кирәк икән шул. «Еш-еш кабатлыйм, яңа сүрәләрне төннәрен өйрәндем. Ниндидер сихри тавыш әйтеп бара төсле», — ди әңгәмәдәшем, минем өчен дә урынлы киңәшләрен биреп. Файдалы һәм файдага үтә аның картлыгы. Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтен, мөмкинлеген бүләк итеп алган апа.

Һәр заманның үз укытучысы. Мөкәррәмә апа да үз заманасының бер укытучысы. Балалар шатлыгы белән шатланганда татыган рәхәт мизгелләрне ул әле дә исендә тота. Аның яраткан хезмәтен укучысы Гаяз кызы Минсафирә Арсентьева дәвам итә. Кызлары Фәрзана, Равия һәм Алсу да әниләренең һөнәрен сайлаганнар. 

Бүген Мөкәррәмә апаның иң яратып укыган китабы «Коръән-Кәрим». Озак еллар тату гомер иткән ире вафатыннан соң да җан тынычлыгын һәм сабырлыкны ул шушы изге китаптан таба.

Биленнән түбән төшеп торган кара чәчләр инде үзгәрсә дә, Мөкәррәмә апа үзенең гүзәллеген югалтмаган. Сигезенче дистәсен ваклап баручы оптимистик карашлы укытучы апам миндә аңа булган зур ихтирам хисләрен тагын да көчәйтте. Ак яулыклы нурлы зат минем өчен догалар укып, изге теләкләрен теләп мине озатып калды. Мин дә яраткан Мөкәррәмә апабызга бәрәкәтле көннәр, саулык-сәламәтлек, иминлек теләп саубуллаштым һәм тагын бер кат шуңа инандым: гыйлем эстәү беркайчан да соң түгел һәм алган гыйлемең белән яхшы, файдалы гамәлләр кылып яшәү кирәк икән. Бу үзең өчен дә, җәмгыять өчен дә саваплы эш була. Пәйгамбәр хәдисендә «Әгәр бер кеше, гыйлем алу нияте белән өеннән чыгып китсә, ул әйләнеп кайтканчы Аллаһның бөтен фәрештәләре бу кеше өчен хәер-догада булырлар», диелгән. 

Кыскасы, «Гыйлем бирүче бул, йә гыйлем өйрәнүче бул, йә аларның сүзенә колак салучы бул, йә гыйлемгә һәм гыйлем әһеленә мәхәббәтле бул. Бишенчесе булма, һәлак булырсың» (Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе).

Минсәфидә 

ГЫЙБАТДИНОВА.

Урмай урта мәктәбе укытучысы.

Комсомол районы.


Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 1491 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 gelfija  
0
Классташыбыз Равилнын кайгысын уртаклашабыз. Моккярямя апанын урыны ожмахта булсын.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...