Главная » 2011 » Март » 16 » Арча шәһәренең №3 урта мәктәбе укучыларының конкурс эшләре
10:37
Арча шәһәренең №3 урта мәктәбе укучыларының конкурс эшләре

    Тукай теле.
Татар телен кечкенәдән
Мин яратып өйрәндем.
Әби-бабам белән бергә,
Шигырьләрен сөйләдем.
Татар телем, туган телем
Кечкенәдән өйрәндем.
Тукаемның шүрәлесен,
Гел күңелдәйөртермен.
Татар телем! Туган телем!
Мең рәхмәтле мин сиңа.
Газиз әнкәмнең телендә,
Сөйләшеп үскәнемә.
Әнкәм миңа кечкенәдән,
Бишек җырын көйләде.
Кәҗә, сарык,  убырларны,
Сөйләде дә, сөйләде.
Кушлавычта Габдулланы,
Апуш диеп йөрткәннәр.
Ятим калган, ләкин Тукай,
Сынмаган, сыгылмаган.
Тукай эчкән чишмәләрнең
Суы тәмен белгәнгә,
Җаным тартыла иҗатка,
Шигърият дөньясына.
Гасыр елгасы акса да,
Тукай безнең хәтердә,
Мең яшәрсең, Бөек кеше,
Халкыңның күңелендә.  (Кашапова Зөхрә Раисовна)


Просмотров: 575 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...