14:08 21го ОКТЯБРЯ В МУК "УРМАЕВСКИЙ СОЦИАЛЬНО-КУЛЬТУРНЫЙ ЦЕНТР" КОМЕДИЯ МИРСАЯ АМИРА "ГЭЛШАЯН" | |
Мирсәй Әмир ГӨЛШАЯН комедия Режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты ................................................. РӘШИТ ЗАҺИДУЛЛИН Рәссамы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .....................................................РОМАН МОРОВ Композиторы һәм аранжировка авторы.......................................... .........ЧЫҢГЫЗ АБЫЗОВ Хореографы - Татарстанның халык артисткасы..............................................ЛӘЙСӘН ХАМЕТОВА Спектакльнең төп каһарманы – авылның иң чибәре, шаян, шук кыз Гөлшаян өчен кемнәр генә авыз суларын корытмый: сәүдәгәре дә, старостасы да, хәзрәте дә һәм аның каладан ялга кайткан улы Фәйзелкәбир дә - барысы да Гөлшаянны аулакта туры китерергә, аңа сүз катарга гына торалар. Мондый бәйләнүләрдән һәм дә ире Әхмәтнең нигезсез көнләшүләреннән тәмам ялыккан хатын барысын да үз урынына утыртырга карар итә. "Хатын-кызның бер хәйләсе – кырык дөягә йөк булыр” ди халык. Нәтиҗәдә, Гөлшаян ирен дә акылга утырта, артыннан тагылып йөрүчеләрне дә көлке хәлендә калдыра, алардан үч ала. Татар фольклор үрнәкләре нигезендә
иҗат ителгән, вакыйгалар милли биюләр белән үрелеп барган әлеге спектакль
уен-көлкегә бик тә бай. Ачык төсләргә мул булган әлеге тамаша бик күпләрнең
күңеленә хуш килер. Спектакльдә катнашалар: НАИЛ ШӘЙХЕТДИНОВ, НУРЕТДИН НӘҖМИЕВ,
ФӘҺИМ СИТДЫЙКОВ, ЛИЛИЯ МӘХМҮТОВА, ШАМИЛ ФӘРХЕТДИНОВ, СӘЛИМ МИФТАХОВ, АЙГӨЛ
ӘХМӘТОВА, РЕНАТ ШӘМСЕТДИНОВ, ХАРИС ХӨСНЕТДИНОВ. Спектакльнең премьерасы – 2005 елның 10 декабрендә булды. Спектакль 2 сәгать 15 минут бара. Театрның баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты РӘШИТ ЗАҺИДУЛЛИН. БЕЗНЕҢ АДРЕС: Казан шәһәре, М.Горький урамы, 13 нче йорт. Тел.: 236-66-96, 264-35-18.
| |
|
Всего комментариев: 2 | |
| |