Динебездә иң үзенчәлекле бәйрәмнәрнең берсе – Мәүлит бәйрәме – Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне. Пәйгамбәребез безгә хак юл күрсәтү, иманга өндәү, тәрбияле тормыш белән дөнья көтүнең бәхеткә илтүен аңлатып бирү өчен илче итеп җибәрелгән. Шушы изге бәйрәмебезнең әhәмиятен аңлату, яшь буынга әхлакый тәрбия бирү, хак динебез юлына өндәү максатында Урмай авылының "Кара пулат” мәчете , авылның башка мәчетләре белән берлектә, балалар hәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырды. Бүген җомга көн, җомга вәгазен Чувашстан мөселманнары диния нәзарәте аппарат җитәкчесе Мансур хәзрәт Хайбуллин алып барды һәм җомга намазында ул укытты. Ә соңыннан төрле авыллардан килгән дин әхелләре, татар дөньясында танылган эшмәкәрләр, җәмәгатьчелек лидерлары, Урмай авылының олы кунаклары: әби-бабайлар, абый-апалар "Мәүлит бәйрәме" программасын карап сокланды
...
Читать дальше »