Главная » 2009 » Июнь » 26 » ОЛЫ ЮЛГА ФАТИХА
23:31
ОЛЫ ЮЛГА ФАТИХА
Озак та үтмәс кош балаларын очыртып җибәргән төсле Урмай авылы үзенең чыгарылыш сыйныф укучыларын олы юлга озатып җибәрер. Быел 25 бала: егетләр, кызлар урта гомуми белем алганлыкка аттестат алдылар.Аларның күбесе югары һәм урта белем бирү уку йортларына гаризаларын тапшырырга әзерләнәләр, гариза бирер өчен бердәм уку имтиханнарының билгелек сертификатлары гына җитми. Киләсе атнада аларны алачаклар.Урмай мәктәбен тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары түбәндәге уку йортларына барырга ниятләре бар:
Чуваш дәүләт университеты – 4 укучы(медицина,төзүче,эконом факультетларына);
Чуваш дәүләт кооператив институты – 1 укучы;
Казан дәүләт кооператив институты – 1 укучы;
Мәскәү дәүләт автотранспорт институты – 1 укучы;
Мәскәү дәүләт университетының югары экономика мәктәбе- 1 укучы;
Санкт-Петербург дәүләт авиация һәм космос академиясе-1 укучы; 
Казан дәүләт химия һәм технология университеты – 1 укучы;
Казан дәүләт медицина университеты – 1 укучы;
Казан(Юдино) тимер юл институты – 1 укучы;
Казан дәүләт Ислам университеты – 1 укучы;
Чуваш дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе – 3 укучы;
Чуваш дәүләт педагогия университеты – 1 укучы;
Канаш финанс колледжы- 4 укучы.
26нчы июнь көнне Урмай авылы мәдәният йорты әлеге чыгарылыш укучыларын үзенә җыйды. ”Олы юлга озату” кичәсе уздырылды. Кичәдә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Гелметдин улы Гарәф Апраков, Чувашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Абдулла улы Фәрит Гыйбатдинов, Чабаксар шәһәре Имам – хатибы Рәшит хәзрәт,  Урмай авылы 45 нче мөселманнар мәхалләсе рәисе Хаҗи Фәнис хәзрәт, Урмай авылы иҗтимагый Совет рәисе Хаҗи Фиргат, Урмай авылы гомуми белем бирү мәктәбе директоры Хасиятулла улы Фәнис Камалдинов катнаштылар, балаларга олы юлга чыгар өчен үзләренең фатихаларын бирделәр. Туган илгә, бигрәк тә туган авылга, Урмайга булган мөхәббәтне гомер буе саклап, кадерләп, буыннан буынга җиткезергә. Авылыбызда туган авылыбызга багышланган яҗа җыр барлыкка килде.Әлеге җыр күмәк итеп җырланды һәм истәлеккә телефоннарга яздырылып алынды. Кичә чәй өчеп, үгет-нәсыйхәт догалар белән тәмамланды. “Мишәр” ансамбле солистлары Гөлнара һәм Наил Шәриповлар,Алмазия Хайретдиновалар матур җырларын җырлап күңелләрне күтәрделәр. Укучылар рәхмәтләрен әйтеп өйләренә юл алдылар.Оештыручылар бу очрашуны авылда гадәт итеп калдырырга икәнен кирәк икән дип яшьләрне озатып калдылар.Изге юл сезгә хөрмәтле балаларыбыз!.




Просмотров: 1096 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 Оештыручыларга.  
0
Чын кунелдэн чыгып оештырдыгыз кичэне, рахмэт. Гарэф абый, Кыям абый...х.б. без эле жирдэгенэ тугел , космоска да кутэрелеп Урмаебызнын данын кутэрербез, Алла телэсэ.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
...
...
...