10:03 КОТЛЫЙБЫЗ! | |
Ел саен июнь аеның өченче якшәмбесе Медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Авыл халкы, шушы сайтка керүчеләр исеменнән сәламәтлек саклау өлкәсенең төрле тармагында эшләүче хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Безнең авылда да Гаилә табибе офисы булдырылды, заманча җиһазлар кайтартылды. Ул үзәкләрне ак күңелле, үз эшләрен биш бармагы кебек белүче мактаулы хезмәткәрләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Менә шундыйлар эшлиләр дә инде Урмай авылында. Көндәлек рәвештә, бер төсле эш , халыкка беренче булышу чараларын күрсәтү, аларны терелтү. Бөтен кеше дә район шифаханәсенә чаптыртып бара алмый, үзебезнең авыл Гаилә табибы офисына килеп беренче ярдәмне ала. Минемчә яңа яшь табибыбыз Гарәфетдин кызы Рәзинә Диканеева эшеннән халык канәгәть. Аның янында эшләүче бетен хезмәткәрләр дә фидакарь хезмәтләрен күрсәтәләр, тырышып ачык чырай белән эшлиләр. "Сез – иң кадерле, иң соклангыч, иң әхлаклы һөнәр ияләре. Сез күңел байлыгыгызны да, йөрәк җылысын да кызганмыйча кешеләргә өләшәсез", – дип белдерәсем килә.Бәйрәм белән хәрмәтле табибез, шәфкатъ туташлары, офис хезмәткәрләре! | |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||