Главная » 2009 » Июнь » 16 » КАРА ПУЛАТ УРМАЙДА
15:28
КАРА ПУЛАТ УРМАЙДА
Урмай авылында төзелүче өченче мәчет, яки Ислам дине буенча белем бирү, мәдәният һәм тәрбия үзәге булып төзелә.Аның янында чын комплекс булырга тиеш. Әлеге комплекс  үз өченә балалар бакчасы "Ләйсән",  муниципаль мәдәният үзәге "Урмай  социаль-мәдәният үзәге", спорт мәйданы, муниципаль белем бирү учреждениясе "Урмай  урта белем бирү мәктәбе" обьектларын алып бер максат белән эшләргә тиеш. Максаты :белем бирү,тәрбия эшләрен, ял итү урыны булып бердәм үзәк булып эшләргә тиеш, Урмай авылы халкының мәньфәгатләренә туры килеп эшләргә тиеш. Дизайнерлар белән берлектә эшләп комплекс янына ял паркы, сквер ясап, брусчатка  юллар җәйдереп, фонтаннар ачтырып авылыбызның бер гүзәл җиренә әйләндерергә исәп. Моның өчен әллә нинди зур эшләр эшлисе юк.Теләк кирәк.Булганының кадерен белеп саклый белергә кирәк.
Төзелеп килүче мәчет Болгар җирендәге Кара Пулат мәчете проекты белән төзелә.Болгарга барган мөселманнар күргәннәр дер. Болгар стилендәге борынгы проект, мең еллар буе сакланылып килә.Әле  менә Чувашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чуваш милләтеннән булган рәссам Н.Лукиянов иҗаты буенча Болгар чорындагы Болгар кирмәне турында эшләнгән календарь итеп  чыгарды. Анда да Кара Пулат бик шәп итеп тасвирланган. Рәхим итеп карагыз.
Безнеке дә Алла боерса шәп итеп төзелер, монысына шик юк. Халык белән бергә әллә ни дә эшләп була.
Просмотров: 1292 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 tatarin  
0
Әфәрин! Сары май....Иртәгә Аллабоерса кемнең күпме өлеш чыгарган списогын куярмын.Чыннанда халкыбыз бик яхшы..Кайсы берләре 100мең сум бирсә,кайсысы 100сум.Аларны үлчәүгә салырга ярамый.. алар чын йөрәктән бирелгән..барысынада бик зур рәхмәт..Аллага тәгалә аларга тагын өстәп бирсен..Амин..

1 Халкыма.  
0
Халык булышмаса юк. Рэхмэт халкыма. Килэчэгебез балаларыбыз,шунада мал жэллэргэ тугел: балалар Тэрбияле, Укымышлы,Сабыр, туземле булырлар Алла боерса шундый узэклэрдэ белем алсалар. Ярдэм итуче ХАЛКЫМА мен рэхмэт!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
Мини-чат
...
...
...