Главная » 2012 » Март » 12 » "Кара пулат" мәчетендә Коръән укулары үтте
12:14
"Кара пулат" мәчетендә Коръән укулары үтте

Урмай авылының "Кара пулат" мәчетендә корьән укулары була дип сайт укучыларына хәбәр биреп килгән идек, чыннанда ул бик зур дәрәҗәдә үтеп китте. Авылның өч мәхалләсеннән 31 бала катнашты. Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте Казые Сәетзада хәзрәт Гимаев,  ЧР мөселманнары ДН мөфти урынбасары, Чабаксар шәһәре мөселманнары мәхалләсе рәисе  Хайдәр әфәнде Сафиуллин, ЧР татарларының милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый киңәшмә Советы рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Урмай мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Кыр-Бихшеге авылынын яңа мәчетенең Имам-хатыйбы, "Гөлстан" мәдрәсә мөгаллиме Альмир хәзрәт Минсадров, "Кара пулат" мәчете Имам-нәибе Имам хәзрәт Кумтов, мөгаллимә Альмира ханым Рахимзянова, , Чичкан авылы мөгаллиме Энавар хәзрәт Зәйнетдинов , Урмай авылы мәктәбе директоры Фәнис Хасиятулла улы Камальдинов катнашындагы комиссия тарафыннан конкурста катнашучы балалар тыңланылды. Билегеле,балалар ислам дине дәресләрен алганнар, аларның уку программаларын үзләштерүләре төрле. Кемдер гарәп графикасы буенча изге Коръәнне җиңел генә укый, күп кенә аять- сүрәләрне яттан  белә. Шул вакытта кайсылары иҗекләп укырга тырыша, ә кайсылары намаз догалары, аның уку тәртибен белә. Шуңа күрә ярыш өч юнәлештә барды, аларның белем дәрәҗәсенә кара оештырылды.

1. Коръәнне тәжвидъ белән укучылар арасында:

- беренче урын,  Илфат Гарәфетдинов, кесә телефоны белән бүләкләнде;

- икенче урын,  Рәнис Хайртдинов,кесә телефоны белән бүләкләнде;

- өченче урын , Элъфир Адиев, фотоаппарат белән бүләкләнде.

2. Мөгаллим-сени дәреслеге буенча :

- беренче урын , Раил Гаделҗанов , Коръән белән бүләкләнде;

-икенче урын , Альмир Ялюков, кассета белән бүләкләнде;

-өченче урын, Алмаз Хисаметдинов, кассета белән бүләкләнде.

-беренче урын, Эльза Минадиева, Коръән белән бүләкләнде;

- икенче урын , Медведева Адилә, кассета, тисбе белән бүләкләнде;

-икенче урын, Шайдуллина Адилә, кассета, дисбе белән бүләкләнде;

- өченче урын, Камальдинова Дилә, кассета белән бүләкләнде.

3. Намаз догалары, тәртибе, аять-сүрәләрне белү буенча:

- беренче урын, Закирова Зулия,  кассета, дисбе белән бүләкләнде;

- икенче урын Ильвина Кумтова, кассета, дисбе белән бүләкләнде

- өченче урын Самкина Ринә, тисбе белән бүләкләнде;

-беренче урын ,Шарипов Айшат,  кассета белән бүләкләнде;

-икенче урын,Кумтов Илмаз,  кассета белән бүләкләнде;

Махсус бүләк белән 5 яшьлек Надиф Медеведев китаб компос белән бүләкләнде.

Конкурста катнашып финалга үтә алмаган 15 бала да үз бүләкләрен алдылар. Соңыннан мәдрәсә бинасына төшеп бәйрәм чәен өчеп милли ризыклардан сыйландылар, яңа тәһәратнәмәдә тәһарәтләнеп өйлә намазын укып күтәренке күңел белән өйләренә таралыштылар.

Просмотров: 983 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 ??????  
0
Ник бер дә шатланмыйсызмы әллә? Нинди изге эшләр эшләнә бит. Фәрит, РӘХМӘТ.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...