Главная » 2012 » Январь » 30 » "Көмеш каләм" №34 Алексеевск икенче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валеева Диана
09:35
"Көмеш каләм" №34 Алексеевск икенче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валеева Диана

И туган тел, и матур тел, Әткәм – әнкәмнең теле... Минем милләтем – бөек татар милләте. Шул телдә минем телем ачылган, шул телдә мин беренче тапкыр "әттә – әннә” дип елаганмын. Шулай сабый чактан ук телнең бик кирәк икәнен, бишек тирбәткәндә әнкәй, әбекәй көйләгән җырлардан аның матурлыгын, әкиятләрдән аның гүзәлләгенә төшенгәнмен. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән. Минем туган телем бик күптән барлыкка килгән. XVII – XVIII йөзләрдә ул рус дәүләтенең Шәрык илләре белән дипломатик мөнәсәбәтендә зур әһәмияткә ия булган. Менә шуңа күренекле тарихчы М. Худяков: "Руслар дәүләтчелек культурасы нигезләре белән татарлар аша таныштылар”, дип яза. Халык шагыйре Хәсән Туфан юкка гына болай димәгән: Син – минем тере тарихым. Син – минем киләчәгем. Тик синдә, газиз туган тел, Бәхеткә җитәчәгем. Туган телем язмышы – милләт язмышы. Туган тел мәсьәләсе иң актуаль, иң җитди социаль, сәяси – иҗтимагый проблема булып тора. Чөнки тел – халыкның бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган социаль – мәдәни байлыкларның иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе – зиһен байлыгы. Һәр милләт кешесе өчен "иң моңлы көй – милли көй, иң матур тел – туган тел”. Бу хисләрне тоеп, ләззәтләнеп яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кешедер. Андый кеше эшкә дә, гыйлемгә дә маһир була. Мин үз телемне бик яратам. 10 нчы сыйныфка җитсәм дә, үз милләтемдәге дусларым белән рус мәктәбендә укуыма карамастан, рәхәтләнеп, татарча аралашам. Гаиләмдә дә гел татар телендә генә аралашабыз, татар китаплары укыйбыз, татар концертларына йөрибез. Үз телләренндә сөйләшергә оялучылар да бар. Мин аларга гаҗәпләнеп, аптырап карап торам. Ничек инде үз телеңнән оялырга була? Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үз­гәрт­мәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк. Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без үз телебезне үзәккә куеп, аның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше ни хәтле күбрәк тел белсә, шул хәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Күп вакыт ата-аналар балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән баш­ка яшәү авыр, җәмгыятьтә урын алу кыен, ди. Гадәттә, мондый ата-аналарның күпчелеге үз вакытында рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлык­лар күргән була. Алар балаларына андый язмыш теләмиләр. Моны аңлап була. Беркем дә үз баласына начарлык теләми. Укысыннар балалалар русча да, ин­глизчә дә, французча да, немецчә дә. Татар кешесе башкалардан ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган теле­без икәнлеген онытмасыннар иде алар. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү икеләтә бәхет. Һәр милләт кешесе өчен иң кадерле тел – үзенең туган теле. Без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух , милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы - педагог, әдип Каюм Насыйри ”Без-татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,”- дигән сүзләренә кушылып, шуны өстисе килә "Минем милләтем – минем киләчәгем! ”. Алексеевск икенче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Валеева Диана. Җитәкчесе: Васильева А.В.

Просмотров: 679 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...