Главная » 2012 » Январь » 26
Тел-милләт сакчысы. 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр "Казан басмасы” барлыкка килә. Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды. Бүген татар милләте бармы? Бер карашка мондый сорау куелырга да тиеш түгел кебек. Татар бар. Исәбе дә алынган. Рәсми яктан биш-җиде миллион чамасы. Кайберәүләр аны 20 миллионга җиткерә. Болгар, Казан ханлыгы, Алтын Урда кебек дәүләтләре дә булган. Бүген дә мөстәкыйль булмаса да, үз җөмһүрияте бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, ... Читать дальше »
Просмотров: 781 | Добавил: Admin | Дата: 26.01.2012 | Комментарии (1)

Үз телемдә сөйләшәм. Мин инде зур малай . Киләсе елга укырга барам . Шуның өчен дә әлифбаны тырыша-тырыша укырга өйрәнәм. Үзем белән кечкенә чагымда булган хәлләрне сөйлим әле. Мин телевизор карарга бик тә ярата идем , хәзер дә яратам . 3-4 яшемдә телевизор караганда мин бернәрсә дә аңламый иде. Хәзер инде аз-азлап булса да, аңлый башладым. Аңламагач, әниемнән сорый идем: ”Әни алар нәрсә дип әйтә, нәрсә турында сөйләшәләр?”,- дип. Әнием аңлата иде. Мин аның саен аптыратып бетерә идем: "Әни син аңлыйсың, ә ник мин аңламыйм соң?”. Ул миңа: ”Улым алар рус телендә сөйләшәләр , ә син татар малае " дия иде. Мин моны аңламый идем. Әнием :”Үскәч аңларсың , татар телендәге тапшыруларны карыйбыз. Сиңа да аңлаешлы булыр "-дип, башка татар тапшыруына борып куя иде. Ә менә бервакыт әниемнең бергә укыган рус дус кызы килгән иде. Алар мин аңламаган телдә сөйләшеп утырдылар. Мин аны бүген генә белдем. Ул татар булмаган икән, татар булса, мин дә аңлаган ... Читать дальше »
Просмотров: 706 | Добавил: Admin | Дата: 26.01.2012 | Комментарии (1)

Тел һәм милләт сагында. (Тойгелде урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Тахауова Алия Фәим кызы.) Һәр халыкның-үз тарихы, үз кыйбласы. Үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле. Бик ягымлы, әни кебек якын булганга, аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана һәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә Ана бирә. Туган тел-туган җир, туган ил кебек кадерле. Чөнки ул-кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул- буыннан-буынга күчеп килеп, дөньяда ачышлар ясарга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга, тоярга ярдәм итә торган тел. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләре белән бүлешәләр. Туган тел кешенең аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган те ... Читать дальше »

Просмотров: 624 | Добавил: Admin | Дата: 26.01.2012 | Комментарии (0)

Җәмгыятебезнең күпчелек өлешен тәшкил итүче яшьләрнең тәртибе, үз-үзен тотышы, әхлагы бүгенге көндә кемне генә борчымый икән?  Яшьтәшләрем арасында сүлпәнлек, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият китапларыннан бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе бик күңелсез күренеш. Өлкәннәр тарафыннан минем шәхсән үземә һәм яшьтәшләремә карата да шактый кырыс, кинаяле сүзләр ишетергә туры килә.

... Читать дальше »

Просмотров: 541 | Добавил: Admin | Дата: 26.01.2012 | Комментарии (0)

...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...