20:09 "Көмеш каләм" №18 Гарипова Рузилә ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы |
Милләтем, киләчәгем. Туган тел- иң татлы тел, Туган тел- иң тәмле тел. Тәмле дип, телең онытма- Туган телне онытма! Шәүкәт Галиев. Минем милләтем- горур һәм моңлы татар халкы. Аның үз теле, үз язмышы һәм үзенә генә хас гореф- гадәтләре бар. Безнең бурычыбыз -телебезне, элек - электән килгән татар йолаларын онытмау, аларны үзебезнең балаларыбызга җиткерү. Мин үз телебез, үз милләтебез белән горурланам. Чөнки безнең татар халкыннан нинди генә шәхесләр чыкмаган. Кем генә ишетмәгән икән безнең татар шагыйрьләре һәм язучылары Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури, Абдулла Алиш турында? Ә бөтен дөньяга танылган композиторлар Сара Садыйкова һәм Салих Сәйдәшев турында? Татар халкы- моңлы да ул. Татар халык жырлары да мәңге онытылмасын иде. Безнең милләтебез матур итеп үткәрелә торган бәйрәмнәргә дә бай. Ураза һәм Корбан бәйрәме, Сабантуй һәм Нәүрүз бәйрәмнәре бөтен илебез күләмендә үткәрелә. Йолалар арасында бигрәк тә «исем кушу йоласы» еш башкарыла. «Каз өмәсе» дә татар авылларында киң таралган. Без мәктәпләрдә рус телендә укысак та, татар телен бик яратабыз. Татар телендә җырлар өйрәнәбез, татар җырларын бик яратып тыңлыйбыз. Бәйрәмнәребез дә үз телебездә үткәрелә. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Һәм язмамны үзем язган шигырь белән тәмамлыйсым килә. И туган тел дип башлана Тукайның бер шигыре. Җыр итеп җырлана бит ул, Көйгə салганнар аны. Кечкенəдəн җырлап үскəн Әнкəйлəр һəм əбкəйлəр. Без хəзер җырлыйбыз аны, Бер дə онытырлык түгел. Татар теле, татар иле… Татарлар данлы безнең. Гөрлəп тора бөтен илгə Безнең Татарстаныбыз. Гарипова Рузилә ТР Әлмәт районы Түбән Мактама 2нче мәктәбенең 6а сыйныф укучысы Укытучысы: Аглиева Гөлназ Фоат кызы |
|
Всего комментариев: 1 | ||
| ||