Главная » Статьи » Мои статьи

Кара пулатка яңгыр үтә...

Татар галимнәре без болгармы яисә татармы, дип бәхәс куертканда, халкыбызның мөхтәрәм мөфтиләре бердәм килешеп эшләмәгәндә кыйблабызның үзгәреп куюы бар.

Бүген Татарстанда мәчете булмаган татар авылы сирәк-тер. Русиядә дә шундый ук хәл. Әмма үзебезне тумыштан мөселман дип санасак та, "кара сакалыбыз" артыбыздан калмый. Мәчетләребез ярымбуш, эчкечелек бигрәк тә куркыныч төс алды, татар авылларында дуңгыз фермалары салудан туктасак та, намазга басучыларның саны ишәйми. Дистәләгән мәдрәсәләрдә, институтларда дин укытыла, чит илләрдә белем алып кайтучы яшьләр дә аз түгел. Шуңа да карамастан, ислам дине татарның бөтен яшәешен үз эченә алып, татар халкының рухи байлыгын, татар мохитен саклауда туплаучы көч була алмады. Ә бит ул шулай булырга тиеш иде.

Татарстанда ислам диненең дәүләт тарафыннан рәсми төстә кабул ителүенең 1100 еллык тарихы бар. Кайбер болгар кабиләләренең хазарлар хакимияте чорында үк мөселман булуларын искә алсак, исламның Идел буенда таралуы тагын да борынгырак чорга карый.

Халык күңелендә сакланып калган риваятьләргә караганда, болгарлар исламны Айдар хан идарә иткән чорда кабул итә. Болгар җиренә өч сәхабә килеп, үзләрен табиблар дип таныштыра. Хан кызы Туйбикәне паралич авыруыннан савыктыргач, Айдар хан ислам дине кабул итә. Сәхабәләрнең берсе Зөбәер бин Җәгъдә Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда кала һәм вафатыннан соң "изгеләр зиратына" күмелә. Болгар җирендә бу вакыйгага бәйле өч урын бар: Габдрахман сәхабә коесы, Изгеләр зираты һәм Туйбикә коесы. Соңгысын урыслар Св.Аврамий белән бәйләп, үзләренең табыну урынына әйләндергән.

Татар халкында таулар, чишмәләр, изге каберләрне зиярәт итү ислам дине традицияләре итеп кабул ителә. Дин әһелләре дә бу традицияне, гомумән, ислам кануннарына каршы килми дип аңлаталар. Ә Болгар шәһәре борынгы бабаларыбызның каны тамган изге урын булып санала. Совет чорында Болгар җиренә зиярәт итү тыелган булса, бүген ул бәйрәм төсен алды. 1989 елда Болгар бу җирләрдә ислам динен кабул итүнең (һиҗри белән) 1100 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәмдә Русиянең дистәләгән өлкәсеннән татарлар һәм чит ил кунаклары катнашты. Аннан соң 18 ел вакыт узды. Һәр елны матур җәй башында үткәрелә торган бу җыен традициягә кереп китте. Узган ел Болгарга утызга якын регионнан сигез меңләп татар җыелды. Чит ил кунаклары да байтак килгән иде. Җыенны оештыруда башлап йөрүче Үзәк Диния нәзарәте белән бергә Татарстан мөфтиятенең, Бөтендөнья татар конгрессының катнашуы бәйрәмгә нур өстенә нур булды.

Бу җыенның акрынлап үз традицияләре формалашты. Бабаларыбыз рухына дога кылу, Коръән уку, мөнәҗәтләр әйтү, милләтебез зыялыларының чыгышлары һәм башка чаралар ел саен үзенчәлекле үтә. Төрле матбугат басмаларында бу чарага багышланган шактый язма чыга. Болгар җыены Татарстан, Башкортстан татарлары өчен генә түгел, Русиянең барлык регионнарында яшәгән татарлар өчен уртак бер бәйрәмгә әйләнде. Чыннан да, узган бәйрәмнәрдә Әстерхан, Екатеринбург, Төмән, Пермь, Киров якларыннан, Чуашстан, Ульян, Самара шәһәрләреннән дистә меңләп халык килгән иде. Хәзер җыен бабаларыбызның исламны дәүләт дине буларак кабул итүнең чираттагы еллыгы итеп кенә түгел, ә аерым болгар кабиләләренең мөселман дине кабул итеп, Идел буена күчүе (ул вакыйга 737-739 елларда булган дип фараз ителә) һәм бәрәнҗәр кабиләләренең исламны кабул итүенә, Идел буена сәхабәләрнең килүенә дә (644 ел) багышлана. Димәк, бу җыенның татар халкының рухи байлыгын саклауда, мәгърифәтен үстерүдә, төрле өлкәләрдә сибелеп яшәүче татарларны берләштерүдә аерым бер урыны бар.

Шул ук вакытта хөкүмәтнең һәм кайбер дин әһелләренең бу җыенга битараф мөнәсәбәте борчу тудыра. Музей-тыюлык Болгардагы бу бәйрәмне оештыруда зур роль уйнаса да, аның вазифасы килгән кешеләрдән музей, бәдрәф, экскурсия өчен акча җыюга гына кайтып кала. Берничә мең кешене кабул итеп, бәйрәмне тиешенчә үткәрү аның көченнән килә торган эш түгел. Юл күрсәткечләр, эчәр өчен су (юыну турында әйтмим дә), ял итү өчен утыргычлар һәм күп кенә башка әйберләр җитми. Дөрес, боларны эшләү өчен зур чыгымнар кирәк түгел, теләк кенә булсын. Болгардагы проблемаларны җитәкчеләр дә белә. Юкка гына "Ирек мәйданы" гәҗите февраль саннарының берсендә: "Миңнеханов Болгарны ошатмады", – дип язып чыкмагандыр. Бөтен татар халкы өчен күркәм традициягә әйләнгән бу бәйрәмне әйбәт итеп уздыру өчен тиешле шартлар тудырып, аны үткәрү буенча бәлки махсус фонд төзергәдер? Әлегә бәйрәмне оештыруның бөтен авырлыгы мөфти Тәлгать Таҗетдин өстенә төшә. Бу уңайдан элеккеге елларда бертуган Кашаповлар оештырган татар яшьләре форумының ачы язмышын истән чыгарырга ярамый. Шуңа күрә бу эш бергә, киңәшеп эшләгән очракта гына таркалмас.

Болгар җирендә музей-тыюлык эшләп килсә дә, ул татар-мөселман һәйкәлләренә (ә Болгар үзе шундый һәйкәл булып тора) битараф булып кала. Музей-тыюлык җитәкчелегенең Болгарны киләчәк буыннар өчен саклауда, һәйкәлләрне торгызу эшендә зур хаталар җибәрүе, музейда татар тарихын, аның борынгы мәдә-ниятен, ислам тәгълиматын аңлаучы белгечләрнең булмавы зур борчу тудыра.

Олы манараны торгызуда җибәрелгән хаталар Болгарны ЮНЕСКО реестрына кертмәүдә төп сәбәпче булды. Борынгы татар архитектурасы үрнәге булган Җәмигъ мәчете бүген җимерелә баручы һәйкәлләрнең берсе. Бу халкыбыз зыялыларын да борчый. "Таш та мәңгелек түгел", – дигән язмасында халкыбызның мәшһүр җырчысы Зөһрә Сәхабиева мәчетне саклап калуның бер ысулын тәкъдим итә – мәчет өстенә саклагыч чатыр кору. Бу турыда ныклап уйларга кирәк. Минемчә, бу яхшы тәкъдим. Экскурсантлар арасында модага кереп киткән мәчетнең диварына менеп рәсемгә төшү тагын дистә еллар дәвам итсә, борынгы мәчет ташларының эзе дә калмас.

Олы манара төзелгәч, мәчетне дә беркадәр торгызырга кирәк иде. Михраб урынын билгеләп, керү юлында мәһабәт порталны, эчтәге түшәмнең терәкләрен торгызу, сакланып калган идәннең бер өлешен ачып, килгән һәр кеше экскурсовод аңлатуыннан башка да бинаның мәчет икәнен танып белерлек хәлгә китерергә кирәк иде. Ләкин ул эшләнмәде. Ул гына да түгел, түшәм терәк-ләренең (колонна) берсен алып ташлап, икенчесе тирәсендә әйләнеп йөрү өчен махсус мәйдан эшләгәч, мәчет эчендә ислам кануннарына туры килмәгән багана тирәли әйләнү гадәте барлыкка килде. Бу дин әһелләре, гомумән, татарлар арасында низаг тудырды. Хәзер багана тирәли әйләнү яңа өйләнешүчеләр арасында да гадәткә кереп китте. Таш багана урыслар арасында "колонна желаний" исеме белән билгеле. Болгарны карарга килүчеләр арасында элек булмаган, әмма бүген киң таралырга өлгергән бу гадәтнең нигезендә реставраторларның татар архитектурасыннан хәбәрдар булмавы гына ята дисәк, дөреслеккә туры килмәс. Бу татар тарихының тамырына балта чабу, татарларның бердәмлеген таркату ниятеннән эшләнгән бер мәкерле эш булмагае. Чөнки, Җәмигъ мәчет янында урнашкан Успение чиркәвен төзәтеп, агартып, түбәсен яхшы калай белән ябып, эченә, тышына реставрация үткәрделәр, ә кайсы Болгар һәйкәлен алып карама, түбәсеннән су үтә. Ничә миллионга төшереп, Кара пулатка реставрация ясадылар, ни кызганыч, бүген дә һәйкәлнең эченә кереп карарлык түгел. Каян килә болгар һәйкәлләренә карата мондый битарафлык?

Бу уңайдан тагын бер нәрсәне әйтеп китү кирәктер. Тарихыбызга, борынгы гореф-гадәтләребезгә, ислам мәдәниятенә олы хөрмәт белән карау үзеннән-үзе генә килми. Бу өлкәдә җиң сызганып эшләргә, яһүдләрдән үрнәк алырга кирәк. Болгар фонды таркалып, аның яртылаш җимерелгән кунакханәсен төзеп бетереп, хәзер бездә "Регина" отеле эшли башлады. Анда мәктәп балаларының каникуллары вакытында югары сыйныфтагы яһүд балалары өчен махсус курслар эшли. Аның программасы турында әйтеп торуның кирәге юктыр. Ә укытучылары кемнәр? Иерусалим, Италия, Ростов, Харьков, Санкт-Петербургтан килгән профессорлар. Укучыларның милли киемдә булуы, алар өчен махсус ризык әзерләү бу укуларны тагын да үзенчәлекле итә. Төрле фонд һәм иганәчеләр акчасына эшләгән бу курсларны оештыручылар Русия җирендә яһүдләрнең борынгы тарихына бәйләнешле материаллар эзләүләрен яшермиләр. Ә бу тарих исә хазарларга һәм борынгы болгарларга бәйләнгән икән. Күрәселәр алда әле. Татар галимнәре без болгармы яисә татармы дип бәхәс куертканда, халкыбызның мөхтәрәм мөфтиләре бердәм килешеп эшләмәгәндә кыйблабызның үзгәреп куюы бар. Аллам сакласын!

Рухи байлыгыбызны үстерү, мәдәният һәйкәлләрен саклау өчен, Зөһрә ханым әйтмешли, иманлы егетләребезнең ярдәме кирәк. Мин бу эшнең барып чыгачагына ышанам, чөнки милләт­тәшләребез арасында мондый егетләребез җитәрлек. Ә бит безнең өчен Болгар – бер генә.

Сүзне тәмамлау алдыннан Шәһре Болгар җирендәге тагын бер яңалыкка игътибар итик әле. Идел яры буенда урнашкан Габдрахман сәхабә коесы янында утыртылган агачлар матур гына үсеп килә. Былтыр Болгарга килгән мосафирлар шул агачларга беренче мәртәбә кулъяулык һәм чүпрәк тасмалар бәйләп китте. Тарихи һәйкәлләрнең тишек-тошыкларында кайчагында вак акчалар һәм кулъяулыклар күренсә дә, агачларга чүпрәк бәйләү Болгар өчен яңа күренеш. Киләчәктә безне дә Биләрдәге Хуҗалар тавындагы кебек "дуслыкның җиңүе" көтә микән әллә? Габдрахман сәхабә коесына бәйле тагын бер күңелсез хәлне билгеләп үтми мөмкин түгел. Аннан ерак түгел генә кое казып, суын шешәләргә тутыра торган цех ачылды. "Санитар нормаларга туры килмәгәнгә ябылган", – дип әйтсәләр дә, бу су сатуга чыгарыла. Суны кем чыгарадыр, су саткан акча кая китәдер, моны мин белмим. Ләкин су шешәсенә "хәләл" дигән сүз язылган. Иң гаҗәпләндергәне – шешәдәге язуда, Татарстан Диния нәзарәтенең рөхсәте бирелгән, дигән сүзләрне укырга була.

Колонна тирәли әйләнүне, агачларга чүпрәкләр элүне ислам кануннарына туры килмәвен яхшы аңлаган Диния нәзарәтенең Идел суы кушылган "шифалы суны" сатуга чыгару өчен рөхсәт бирүенә ышанасы килми. Бәлки бу турыда Диния нәзарәте белмидер дә? Һәрхәлдә бу өлкәдә җиде кат үлчәп бер тапкыр кисәргә кирәк.

Сүзне йомгаклап, тагын бер борчулы хәл турында әйтәсе килә. Хәзер музей-тыюлыкның рәсми хатларында куела торган эмблемасын да алыштырдылар: элек Кече манара белән Хан төрбәсе рәсеме торса, хәзер чиркәү белән Олы манара рәсеме куелуы музейның кыйбласы алышынуны күрсәтә.

Җәмил Мөхәммәтшин 

Категория: Мои статьи | Добавил: tatarin (23.07.2009)
Просмотров: 1266 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Категории раздела
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
...