Главная » 2011 » Октябрь » 5 » Заманында Татарстанның Тәтеш районын җитәкләгән якташыбыз Рифкат абзый вафат булды.
20:55
Заманында Татарстанның Тәтеш районын җитәкләгән якташыбыз Рифкат абзый вафат булды.

Гомер барышында һәр кешенең кадерен бик беләсе иде дә бит, юк булмый. Дөнья мәшәкәте үз эшен эшли. Менә әле, Казан шәһәрендә Урмай авылында туып үскән, олы шәһес, күп еллар зур җитәкче булып эшләгән,   Җамалетдин улы Рифкат  Хисаметдинов (Гибатдинов), якты дөньяны калдырып бакый дөньяга китеп барган. Кем соң  ул ? Ник аны без белмибез ? 50 нче елларда Урмай авылының  җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, Урмай, Тукай, Әлибаш, Чичкан аввылларыннан 45 малай, шулар арасында Рифкат,  Садрислам, тагын берничә  авыл  малайлары,   күрше Цурацык авылына  урта белем алырга укырга йөриләр. Урмай авылында урта мәктәп сугыш башлану сәбәбе аркасында, җидееллык итеп кенә калдырыла. Шуңа күрә малайлар укуны Цурацыкта дәвам иткәннәр.  Аннан соң Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга керәләр. Шуларның берсе Садрислам абый Минуллин галим булып китә, профессор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, ә Рифкат Җамалетдинович институтны тәмамлагач Татарстанның Тәтеш районына юллама ала. Анда агрономия белгеченнән алып Тәтеш районынның Башкарма комитеты рәисе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Озак еллар буе Тәтеш районын җитәкли. Татарстан Республикасының күп кенә югары бүләкләре белән бүләкләнә. Туган авылы белән араны эзми, туганнарына булышып тора. Аның улы Фуат Рифкатович Татарстанда танылган табиб. Озак еллар "Васильево” санаториясенең баш табибы булып эшли.

Шушы көннәрдә Рифкат Җамалетдинович Хисаметдинов якты дөньяны калдырып китте. Урыны оҗмахта булсын!  

 

Просмотров: 905 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.3/3
Всего комментариев: 1
1 Гузэл  
0
Эйе,Рифкать абый бик зур дэрэжэгэ кутэрелде.Исключительно узенен тырышлыгы аркасында.Хэленнэн килгэнчэ,кем ярдэм сорап барды-шуларга барысына да булышлык курсэтте.Бугенгесе кондэ дэ,анын кызы Дилбэр апа белэн Фуат Жизни хэм улы Айрат абый туганнарына зур булышлык курсэтэлэр.Бу барысы да Рифкать абыйнын заслугасы-анын воспитаниясе.Урыны ожмахта булсын иде инде!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...