Главная » 2011 » Январь » 24 » Ырынбурда I татар эшмәкәрләренең съезды узды
15:42
Ырынбурда I татар эшмәкәрләренең съезды узды
 22 гыйнварда Ырынбур шәһәре Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театр бинасында Ырынбур өлкәсенең беренче татар эшмәкәрләре съезды узды. Шунда Әхмәт бай Хөсәенов исемендәге татар эшмәкәрләре бердәмлеге төзелде. 

Идарәгә 21 кеше керде. Әнвәр Искәндәров җитәкче булып сайланды. Ул чыгышы белән 5 меңгә якын кеше яшәгән Ырынбур өлкәсенедәге Татар Каргалысы авылыннан. Бу авыл үзенең борыңгы тарихы, мәдәнияте, рухы белән Русиянең күп авылларына үрнәк булырдай эшләр алып бара.

Җыенда 100дән артык эшмәкәр, киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, өлкә Советы депутатлары, Ырынбур шәһәре һәм башка район-авылларыннан җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, Казаннан Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоцияциясе Башкарма директоры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәрит Уразаев һәм Бөтендөнья татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов бар иде. Шулай ук корылтайда Ырынбур өлкә сәнәгать һәм сәүдә икътисады министрлыгының беренче урынбасары Наталья Белобородина, Ырынбур өлкәсе администрациясеннән милли эшләр буенча идарә җитәкчесе Веналий Амелин катнашты.

Съезда катнашучылар яңа оешманың уставын кабул иттеләр, татар эшмәкәрләренең эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү, милли мәдәниятебезнең яшәешен, киләчәген тәэмин итү, мәчетләрне, мәдрәсәләребезне аякка бастыру, татар авылларының тормышы турында фикер алыштылар.

Киләчәктә татар эшмәкәрләренең мондый хәрәкәтен, эшчәнлеген Ырынбур шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы күчмә утырышында тикшерергә һәм аларның тәҗрибәләрен милләттәшләребез күпләп яш

Просмотров: 602 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/3
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...