Главная » 2011 » Июль » 18 » Ут-күздән сак булыйк!
21:05
Ут-күздән сак булыйк!

Бүген  иртән ,  Урмай авылы өстендә, кеше өчен иң кыен, авырлык китерә торган үт-күз шомлыгы , кешеләрнең ачы тавышы, ут сүндергеч машиналарының үкреп чыккан ямьсез тавышы яңгырады. Бу тавыш  авыл халкын сискәндерде, бәла – каза булган җиргә җыйды. Бер мизгелдә, кыска вакытта, авылның яшен - картын плотина буенда урнашкан Елга урамына җыйды,  аяныч һәлдән , янгыннан йорт-җирне коткарып калды. Бәлагә төшкән йорт – җир янмыйча, киресенчә суга батып, озакка бара торган ут-күз исенә сеңеп калды. Таһир һәм Нурдания Тукаевлар бүген зур зыян күрделәр.  Алла сакласын дип әйтәбез , чыннан да, Аллага шөкер, йорт – җирне саклап калды.  Күршеләр, туганнар, авыл халкы , яше – карты , барысыда бер булып утны сүндерергә ташландылар.    Мондый аяныч хәлләрдә иң беренче булып ярдәмгә янгын сүндерүчеләр ашыга. Еш кына без аларны тиргибез, вакытында килмиләр, аянычтан алып кала алмыйлар дибез. Авыл ут сүндергече турында төрле легендалар йөри иде. Бүген киресенчә,  4-5 ут сүндерүче машиналар, МЧС хезмәткәрләре профессиональ дәрәҗәдә эшләделәр.  Янгын сүндерүче һөнәре – кыен һәм куркыныч һөнәрләрнең берсе. Янгын сүндерүчеләр күп вакыт үз гомерләрен дә куркыныч астына куялар. Алар бүген авыл халкы белән бергә бердәм булып эшләделәр. Билгеле, ут сүнде дә эш бетте түгел. Йорт-җир янмыйча калса да,  аның төс-кыяфәте, уңайлыгы бозылды. Янгыннан соң барлыкка килгән ямьсез эзләр әле озакка барачак. Йорт-җирне үз халәтенә кайтару  өчен,  аны төзәтер өчен күп кенә матди чыгымнар таләп ителәчәк. Страховкалары бармы , юкмы, булса да ул нәрсәгә җитә? Психологик яктан кем булыша? Әле ярый күршеләр, туганнар, дуслар һәм авылдашлар бар. Утны сүндергәч Нурдания ханымны берсе дә селдәмәде, янында булдылар.  Гадәттәгечә, Таһир әфәнде, улы Марсель җәйнең кызу вакытында читтә,  сезонлы эштә иделәр. Күршеләр, туганнар, авыл халкы көне буе җылы сүзләр, төрле теләкләр белән йорт җирне җыештырып тәртипкә салдылар. Бу гаилә авыл халкы  өчен тәртипле, дәрәҗәле гаилә. Нурдания ханым гомере буе мәктәптә эшләде,  башлангыч сыйныф укучыларына белем бирде, күпләрнең яраткан беренче укытучысы була белде. Таһир әфәнде яштән  җәмгыять эшендә, иҗтимагый эштә, тормышта актив  хәрәкәттә булды. Туганнарына олы булышчы , киңәшче була белде. Ике бала тәрбияләп үстерделәр. Матур гына үз көннәрен үзләре күреп яшәп яталар иде, әле яшәрләр дә , Алла боерса! Бу сынамышны  да дуслары,туганнары, авылдашлары белән җиңеп чыгарлар. Ә без авылдашлар хәлдән килгәнне булышыйк!

 

Просмотров: 861 | Добавил: Admin | Рейтинг: 3.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...