Главная » 2011 » Сентябрь » 7 » Урмайда театр сәнгате буенча сәнгать мәктәбенә балалар кабул ителә
19:15
Урмайда театр сәнгате буенча сәнгать мәктәбенә балалар кабул ителә
Комсомол балалар сәнгать мәктәбе дирекциясе Урмай авылында   театр сәнгате буенча яңа бүлеген ача. Әлегә кадәр Урмай авылында татар фольклоры, рәссам сәнгате буенча бүлекләр уңышлы гына эшләп килә иде. Чувашия Республикасы Президенты Михаил Игнатьевның соңгы Посланиясендә республикабызда театр сәнгатен үстерү нияте белән күп тәкдимнәр кертте. Комсомол район хакимияте үзенең концепциясенә Урмай авылында быел театр сәнгате ачарга дип, планлаштырып куйды. Аннан ике ел элек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр институтын Урмай кызы Динә Гыйбатдинова тәмамлады, һәм туган авылында төпләнеп калды. Әлегә кадәрТНВ каналында ике ел, аннан Урмай авылы мәдәният йортында эшләп алды. Быелдан 15-16 баланы беренче сыйныфка 10-12 яшьлек балаларны укырга җыя. 5 ел буе балалар театр буенча дистәләгән дәрес үтәргә тиеш булачак. Монда инде, укучылар, сәхнә теле, сәхнә йөреше, режиссура, грим , җыр, бию дәресләре үтәргә тиеш булачаклар. Бүгенге көннәрдә балалар гаризаларын бирә башладылар.


Татар театрының барлыкка килүе XX гасыр башында халык тормышының катлаулануы нәтиҗәсендә була. Башка сәнгать төрләре кебек үк аның алдына да иң элек тормыш куйган таләпләргә кичекмәстән җавап бирү бурычы куела. Татар театры һәркем өчен дә аңлаешлы халык сәнгате буларак туа. Аны зыялылар, эшчеләр, ил эчендәге чуалышларда катнашкан өчен мәдрәсәдән куылган шәкертләр, приказчиклар дөньяга китерә. Татар телендәге халыкка уйналган беренче спектакльләр бер ук вакытта диярлек Уфа, Казан, Оренбург, Әстерхән Октябрь инкыйлабына кадәр татарның мәдәният үзәкләре булган шәһәрләрдә уза. Казанда беренче спектакль 1906 елның 22 декабрендә (иске стиль белән) уйнала. Шушы көн татар театрының туган көне дип санала. 2007 елның маенда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге беренче профессиональ татар театр труппасы төзелә, алар ил буенча гастрольгә чыгып китәләр. Беренче татар профессиональ театр труппалары барлыкка килү вакытында милли драматургия да уңышлы гына эшләп килә. 1905-1907 еллар Гәлиәсгар Камал иҗатының чәчәк аткан чоры. Шушы ук чорда Гаяз Исхакый, Гафур Колахмәтов, Фатих Хәлиди, Я.Вәли кебек әдипләрнең дә яңа әсәрләре бер-бер артлы язылып тора. Көндәлек тормыштан алынган вакыйгаларны, прототипларын урамда очратырга мөмкин булган геройларның хис-кичерешләрен, хис-хыялларын сурәтләгән көнкүреш драмалары сәхнәгә куйганда реалистик алым куллануны, спектакльнең барлык компонентларында да тормыш дөреслеге саклануны сорыйлар. 1906-1911 елларны бердәнбер профессиональ «Сәйяр» труппасы күчмә хәлдә яши. Әлеге труппаның даими эш урыны да юк, тулы кыйммәтле бербөтен спектакль тудыру өчен шартлар да җитәрлек түгел. 1911 елны труппа Шәрык клубы штатына алына. 1912, 1915 елларда татар театрының тагын ике труппасы «Нур» һәм «Ширкәт» төзелә. Режиссура сәнгатенә башта беренче татар артискасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, соңрак Ш.Шамильский һәм Мохтар Мутиннар килә. Шулай да «Сәйяр» труппасы җитәкчесе Габдулла Кариев бу өлкәдә беренчелекне саклый. 1919 елда Мөселман хәрби коллегиясе элеккеге «Сәйяр» труппасы җирлегендә Беренче татар совет драма труппасы төзи. 1920 елда, Татарстан Республикасы төзелгәч, бу коллективка «Аң» труппасы артистлары кушыла һәм Беренче татар үрнәк труппа оештырыла. 1922 елда ул Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры, 1926 елда Татар дәүләт академия театры дип үзгәртелә. 1939 елда аңа татар драматургия классигы Г.Камал исеме бирелә. (М.Арслановтан).
Просмотров: 759 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Admin  
0
урмай элла кая тугел..ике км гына..телягян ылан киля ала..Монын эчен кадрлар хэм база кирэк..

1 тукайдан ана  
0
ни ге барысыда урмей авылында.безнен аулныкыларына оланнарга бернерседе юк.биюде жырлауда тиатрда.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...