20:41 Урмайда авыл балалары өчен җәйләү оештырылды | |
Җәйләү программасында каралган чараларга әзерләнү, лагерь күләмендә уздырылганнарында катнашу – барысы да төгәллек, әзерлек таләп итә. Үткәрү өчен күп чыгымнар таләп итә.Балаларны ашату, экскурсияләр оештыру, укытучыларга түләү һәм башка матди яктан булган чыгымнар таләп итә. Билгеле, моны инде тагын авылдагы иганәчеләр үз өсләренә алырга мәҗбүр булалар. Урмай
авылында бүген җәйләү ачылды. 25 ләп төрле
яшьтәге балалар беренче тапкыр җәйләүгә
килделәр. Алар белән бергә балаларның әти-әниләре, әбиләре дә килделәр. Куйган максат, җәйләү программмасын үтәү: дин
дәресләре, мәдәният, спорт дәресләре буенча мөгаллимнәр җыелган. Баш мөгаллимә
Альмира ханым Рахимзянова, Фәнис хәзрәт Сафиуллин ,Тукай авылыннан ике яшь кыз-бала.Мәдәният буенча дәресләрне
Урмай социаль мәдәниият үзәге хезмәткәрләре алып барырлар дип фаразлана. Әлегә ,
беренче көнне 25ләп бала гына килгән, бу сан үсәргә дә мөмкин. Урта мәчет һәм
аның мәхалләсе мондый җәйләүне 1 нче июльдән
үткәрә башлый дигән сүзләр йөри. Өченче мәчеттә аерым үткәрсә.. Бәлки бу
яхшыдыр, авылның өч ягында җәйләүләр актив барыр.Тик, мондый чаралар күп чыгымнар
таләп итә, шуңа күрә берләшеп, бер җәйләү булып үтсә яхшырак булыр иде төсле. Профессиональ
мөгаллимнәр белән, зур дәрәҗәдәге
программаны үтәү сыйфатлырак булыр иде. Малайлар-кызлар ай
буена милли рух белән яшәргә тиеш.
Җәйләүдә дин-ислам дәресләре, татар телен үстерү, балаларның бу өлкәдә
белемен күтәрү, туган телебезгә , мәдәниятебезгә кызыксыну уяту
максат итеп куелырга тиеш.
Моны дәресләрдә генә түгел һәр чарага әзерләнгәндә дә үткәрергә омтылырга. Татар халкының гореф-гадәтләрен үзләштерү дә күз уңында
тора. Балаларның да бу өлкәдә күбрәк беләселәре килә. Бик теләп халкыбызның
йолаларын сәхнәләштерүдә катнаша алалар. Авылда шәһәрдән кайткан балалар күп, аларны да җәйләүгә җәлеп итәргә
кирәк. Бирегә дуслары белән килсеннәр, авыл балалары белән туган телебездә аралашып , хәрәкәтле уеннар да
уйнасыннар. Балалар белән һәр
чараны алдан сөйләшеп, җәйләү күләмендәге проектка катнашу өчен әзерләнү – бу инде оештыручыларның
төп вазыйфасы. Фәнис хәзрәт Сафиуллин,
төп оештыручы, балаларның һәм әти-әниләрнең
ышанычын аклаячак. Дин дәресләреннән тыш
, бу көннәрдә малайларга көрәш алымнарын күрсәтеп, бөтен балалар өчен дискотека ясап татарча биетергәдә мөмкин. Моның өчен бөтен
нәрсә дә бар. Җәйләүдә көрәшер өчен келәм дә бар, бию өчен зал, китап уку өчен
китапханә, дәресләр өчен махсус класслар, ашау өчен ашһанә бар. Кызлар
дәресләрдән тыш сәнгать белән шөгылләнә алачак. Татар биюе хәрәкәтләрен өйрәнергә
мөмкин. Бу балаларда үз милләтебез белән горурлану хисе, динебезгә, туган телебезгә, мәдәниятебезгә омтылыш чаткылары сүнмәс дигән ышаныч бар. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 · Картинка 3 · Картинка 4 · Картинка 5 · Картинка 6 · Картинка 7 · Картинка 8 · Картинка 9 · Картинка 10 · Картинка 11 · Картинка 12 · Картинка 13 | |
|
Всего комментариев: 0 | |