Главная » 2012 » Январь » 21 » "Урмай" сайты икенче төбәк-ара "Көмеш каләм" конкурсын Казанда йомгаклый
20:04
"Урмай" сайты икенче төбәк-ара "Көмеш каләм" конкурсын Казанда йомгаклый

Бүгенге көндә татарлар яшәгән төрле төбәкләрдәге милли җәмгыятләр арасында  Чуашстан татарлары аерым бер урын алып тора. Андагы милли тормыш та,  дини яшәеш тә шактый зурк үсеш белән бара.  Моның нигезендә милли оешмаларның актив эшләве ята.

  Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте шушы алгарышның нигезен тәшкил итә.  Күп төрле милли-мәдәни чаралар оештырып, даими эшләүче бу оешма Казанда тагын бер проектына нәтиҗә ясый.  Комсомол районы татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Комсомол район сәнгать мәктәбе директоры Фәрит Гыйбатдинов үзенең "Урмай” исемле шәхси сайтында, менә инде  икенче ел мәктәп укучылары арасында "Көмеш каләм”  дип аталган иншалар конкурсы оештыра. 2011 нче елда узган "Көмеш каләм”  татар милләте өчен бүген бик актуаль булып торган шәҗәрәләргә багышланды. Шәҗәрә ул аерым бер катлам кешеләрнең тарих белән кызыксынуы гына түгел, ә  һәрбер татарның тамырларын, нәсел-нәсаба ныклыгын, гаилә бердәмлеген саклар өчен бик мөһим  чыганак булып тора.

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтәрияте уздырган әлеге бәйгедә Чуашстаннан тыш, Татарстан, Башкортостан, Пенза өлкәләре кебек төбәкләр дә актив катнашты.  Шулай итеп,  республика бәйгесе төбәкара югарылыкка күтәрелде.

"Көмеш каләм”гә журналистлардан, галим һәм язучылардан торган  жюри йомгак ясады,  җиңүчеләр билгеләнде. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты  Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясе оештырган, татар дөньясы өчен  уникаль булган,  "Көмеш каләм” бәйгесенә йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасына чакыра. 

Чара 23 гыйнвардә 14 00 да  БТК Башкарма комитеты бинасында узачак.

"Көмеш каләм” бәйгесенә нәтиҗә:

I. Җиңүче мәктәп. Әлмәт районы Түбән Мактама авылының ике мәктәп укытучылары һәм укучылары ;

II. Чуашстан Республикасы , Шымыршы районы , Байтирәк мәктәбе укучылары;

III. Шәһси җиңүчеләр 15 номинант:



1."БЕЗНЕ "КУЧАТНЫКЫЛАР”, - ДИЛӘР. Комсомол районы Тукай урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Җамалетдинов Айнур Айрат улы



2. КЕШЕ КИТӘ – ҖЫРЫ КАЛА. Комсомол районы Чичкан авылы, 10 сыйныф укучысы Айсылу Мәҗитова

3. "ӘНИЕМНЕҢ НӘСЕЛЕ МУСА БАБАЙГА БАРЫП ТОТАША. Комсомол районының Тукай авылы, 4 сыйныф укучысы Өлназ Җамалетдинова.

4. НӘСЕЛ ҖЕПЛӘРЕБЕЗ ӨЗЕЛМӘСЕН... Шыгырдан авылы, 10 класс укучысы Илюзә Пазюкова

5. XVII ГАСЫРДА ЯШӘГӘН МУСА БАБАЙ БЕЛӘН БЕЗНЕҢ АРАНЫ 300 ЕЛ АРА АЕРЫП ТОРА. Комсомол районыТукай урта мәктәбе укучылары Әхмәтсафиннар Динә белән Йосыф

6. Я ГОРЖУСЬ, ЧТО ЗОВУТ МЕНЯ АЙЗА, КАК НАШУ РОДОНАЧАЛЬНИЦУ СО СТОРОНЫ МАМЫ. г.Канаш, ученица 9 класса Айза Салахова

7. "АДӘМ БАЛАСЫНА ҮЗЕНЕҢ ҖИДЕ БУЫН БАБАСЫН БЕЛҮ ФАРЫЗ”. Менделеев районы Бәзәкә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы

8. БОРЫНГЫ БАБАЛАРЫМ СЕБЕР ЯГЫ ИРТЫШ ЕЛГАЛСЫ БУЕННАН. Мөслим районы, татар теле һәм әдәбияте укытучысы Дәүләтова Рушания Фатих кызы

9. ДӨНЬЯГА ТАНЫЛГАН ШӘХЕСЛӘР БИРГӘН НӘСЕЛ УЛ – ДАНЛЫ НӘСЕЛ. Зәй шәһәре 7 нче мәктәбенең 8 сыйныфы укучысы Нуриәхмәтова Талия.

10. ГӨЛБАКЧАНЫ БАКЧАЛЫ ИТКӘННӘР. Сарман районы 2нче Җәлил урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучысы Азат Шакиров

11. НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘҢНЕ БЕЛҮ ЗЫЯЛЫЛЫК, ИМАНЛЫК БИЛГЕСЕ. Апас районы Акхуҗа урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Сәйфуллина Әлинә

12. НӘСЕЛЕБЕЗ ГОРУРЛАНЫРЛЫК, ЗАТЛЫ ЫРУ. Заһриева Ләйсән Рафаэль кызы, Татарстанның Кукмара (кичке) сменалы белем бирү мәктәбе

13. КЕМ БЕЗ, НӘСЕЛЕБЕЗ КАЯ БАРЫП ТОТАША. Шәймәрданова Ландыш Атлас кызы, Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама 1нче мәктәбе ;

14. ГАСЫРЛАР АША АВАЗ САЛА ӘБИ-БАБАМ ЯЗМЫШЫ. Сибгатуллина Тәгъзимә Мәхмүт кызы, Татарстанның Әлмәт районы Түбән Мактама авылы

15. ТАМЫРЛАР БУЙЛАП АГА ХӘТЕР. Айгөл Муллина, Чуашстан Комсомол районы Чичкан авылы

16. ШӘҖӘРӘМ-КҮҢЕЛ КӨЗГЕСЕ. Мөхәммәтҗанова Алия, Апас районы, Татарстан.



Ел ачышы: 1390 ЕЛЛАРДАН БИРЛЕ НӘСЕЛ ҖЕБЕ ЭЗЕЛМИ САКЛАНЫП КИЛӘ. Менделеев районы Бәзәкә авылы, 8 нче сыйныф укучысы Сираҗетдинова Раилә



Кызыксындыру бүләге:

1. ХЫЯЛЫМ :ҖИДЕ БУЫНГА ХӘТЛЕ ШӘҖӘРӘ АГАЧЫН ТӨЗҮ. Алексеевск районы, Урта Тигәнәле авылы. Рәхмәтуллин Самат Марат улы. 6 яшь.

2. МИН СКРИПКАЧЫ МОНАСЫЙПОВЛАР НӘСЕЛЕННӘН. Алексеевск районы, 6 сыйныф укучысы Чибинов Нәфис

3. ГОРУРЛАНАМ МИН ҮЗЕМНЕҢ НӘСЕЛЕМ БЕЛӘН . Пенза өлкәсе Каменка районы Кикин мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Акжигитова Альбина

Юл чыгымнары җибәрүче учрежденияләр хисабыннан. Телефон 89063857939

Просмотров: 1033 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 2
2 Admin  
0
Хөрмәтле "Көмеш каләм" конкурсы җиңүчеләре, иртәгә Казанга үзегез белән язылган иншаларыгыз тулы форматта, өстәмә эшләрегез белән алып килегез поңалуйста, әгәр инде булса.(Фотографияләр ббелән шәҗәрәләр схемасын)
Сезне сагынып көтеп калам, хәерле юллар, изге гамәлләр.

1 тамшачы  
0
АЛГА ҺӘМ АЛГА. БЕРНИНДИ КАРШЫЛЫКЛАРГА БИРЕШМӘСКӘ, БЕРГӘ ЭШ ИТСӘК КЕНӘ ЭШ АЛГА БАРА.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...