Главная » 2012 » Январь » 9 » "Урмай моңы" Халыкара татар җыры фестиваленең беренче туры старт алды
06:39
"Урмай моңы" Халыкара татар җыры фестиваленең беренче туры старт алды
Яңа ел әле башланырга да өлгермәде, "Урмай моңы" Халыкара татар җыры фестиваленең беренче туры инде башланып та китте. Бу турыда Урмай авылының сайты хәбәр итә. Дөньякүләм аренага чыккан әлеге бәйгенең беренче турында 2012 елның 10 февраленә кадәр катнашырга мөмкин. Бәйгенең әлеге туры дистанцион рәвештә үткәрелә.

Бәйгедә катнашып уңышка ирешү өчен татар эстрадасы җырларын яхшы итеп башкара белү сорала. 10 яшьтән алып 17 яшькәчә укучы балалар өчен бер номинация булса, 17-30 яшьтәге башкаручылар өчен аерым номинация каралган. Һәр катнашучы 2-3 эстрада җырын башкарып күрсәтергә тиеш булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк - бәйге быел егерме бишенче тапкыр үткәрелә!!! Шундый зур бәйгенең җиңүчеләре белән 24-26 февраль көннәрендә таныша алырсыз.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат алу өчен http://urmai-urmaevo.ucoz.ru сайтына керергә чакырабыз.

Катнашучыларның барысына да уңышлар теләп калабыз!
Просмотров: 679 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...