Главная » 2012 » Январь » 22 » УРМАЙ АВЫЛЫНДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМНӘРЕ
12:54
УРМАЙ АВЫЛЫНДА МӘҮЛИД БӘЙРӘМНӘРЕ

 Рабигүл әүвәл аеның 11 нче киче – Ислам дөньясында зур тантана. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән. 

Мәүлидин-Нәби (гар. مَوْلِدُ آلنَبِيِّ‎‎) – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туу көнен бәйрәм итү (Кайсыбер мөселманнар бәйрәм итүгә каршы[1]). Раббигыль-әүвәл аеның 11 көнендә билгеләнә. Бәйрәм бер ай дәвам итә. Кайсыбер мөселман илләрендә бөек бәйрәм буларак үткәрелә. Бәйрәм Урмай авылында да гомере буе  билгеләнеп киленде. 

20 гыйнвар – Һиҗрәт кичәсе көне. Мөхәммәд пәйгамбәрнең һәм аның сәхабәләренең туган шәһәрләре Мәккәдән (Ясриб) Мәдинә шәһәренә мәҗбүри күчеп киткән, һиҗрәт иткән көн. Шушы көннән, ягъни 622 елның 16 июль көненнән башлап, мөселман ел исәбе – һиҗри ел исәбе башлана. 

4 февраль – Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер-садака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 

«Мәүлид” сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә туу, ягъни Пәйгамбәребез Мәхәммәд дөньяга килгән, дигәнне аңлата. Ул шушы айның 11 нче  төнендә туган ( миляди белән 570 елның 27 апрелендә). Аллаһы тәгалә аңа  Кәръән иңдерде, Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә вә бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Аллаһы Тәгалә хәзрәтләре аңа пәйгамберлек бирде. Ул, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, тугры юлны, дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхәткә ирешү юлын Ислам дине аша күрсәтте, изгелеккә өйрәтте, яхшылык белән яманлыкны, матурлыкны танытты. Коръәндәге  аятъләр-безгә дәлил, безгә хөкем.

Ул үлеп шактый вакытлар үткәннән соң, Пәйгамбәребезне яраткан, Ислам диненә ихласлы падишаһлардан Әрбил дәүләте патшасы Мөзөфәр Әбү Сәгыйд Кәүкәбри бине Гали Биктәкин гаятъ юмартлыгыннан Рәсүлебезнең шәфәгатен өмет итеп, зур аш мәҗлесләре әзерләп, күп халыкны кунак итеп, хәер-ихсан сәдакалар бирүне гадәткә кертеп калдырган. Мәҗлестә ул күрсәткән юл белән баруны бик тырышып  өйрәнгәннәр һәм аны мактап шигыръләр, касыйдәләр, мөнәҗәтләр укыганнар. Бу күркәм гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әверелгән.

Мин беләсе, Урмай авылында, заманалар әллә нинди авыр вакытында  да Мәүлид көне "Мәүлид мәҗлесе” формада үткәрелеп килде. Советлар заманындагы атеистик идеология булганда да безнең авылларда аны үткәрделәр. Әлеге бәйрәм гадәти бәйрәм күләмендә яши килде. Әлеге мәҗлесләрдә абыстайларыбыз телдән –телгә дини мөнәҗәтләрне, бәетләрне халыкка җиткезеп бардылар. Башлап Коръәннән төрле аятъләрне укып хәер-догадабулсалар, соңырак чәйләп эчеп алгачтын, мөнәҗәтләр укып күңелләрен нечкәрткәннәр, милли моңыбызны саклап калганнар.

Соңгы 4-5 елда мәүлид бәйрәме мәчетләргә һәм мәдәни үзәкләргә күчте, масса күләмгә чыкты. Моның әхәмияте, 70-80 ел ил күләмендә халыкны диннән  читләштерү идеологиясеннән котылып яңадан традион Ислам кануннарын дәвам итү. Ел саен Урмай мәдәният йортында әлеге бәйрәм үтеп бара. Чынында масса күләмендәге бәйрәм беренчеләрдән булып Тукай авылы мәктәбендә башланып киткән иде. Тукай авылы мәдрәсәсе укучылары төрле сәхнәләштерелгән сценкалар белән мәүлид бәйрәмен тамаша итеп халыкның күңелләренә көрә белделәр. Әлеге чара шуннан башланып, Тукай ,Урмай, Тат.Сыгыт, Шыгырдан, Кызыл Камыш балалары белән берлектә татар авыллары , шәһәрләре буйлап тамаша кылырга , сәяхәткә чыга башладылар.

Быел Урмай авылында мәүлид бәйрәме өч җирдә үтәчәк: беренчесе йөзләгән шәхси йорт-җирләрдә, икенчесе авылның өч мәчете берлегендә "Кара пулат” мәчетендә һәм өченчесе Урмай авылының мәдәният йортында. Программаны быел Урмайлар үзләре генә эшләргә булдылар. Бәйрәмне алып баручысы мөаллим Фәрит хәзрәт Гарипов, катнашучылар мәдрәсә укучылары, мөнәҗҗәт әйтүчеләр  Сания әптәй Алеева, Райнә апа Низамова, Гелсирә әптәй Шәйдуллина , Урмай авылының сәнгать мәктәбе укучылары , укытучылары, "Мишәр” ансамбле.

25 нче январьдә 14.00 сәгатьтә хөрмәтле тамашачылар сезне Урмай мәдәният йортында көтеп калабыз. Әлеге игъланны әти-әниләрегезгә, әби-бабаларыгызга да җиткезегез. Әлеге бәйрәмгә килер өчен аларга бөтен мөмкинлекләрне тудырыгыз, сәвап булыр. Машиналар белән китереп куегыз, каршы алыгыз. Рәхим итегез, кылган гамәлләребез, ниятләребез яхшылыкка гына  булсын!

 

 

 

 

Просмотров: 1012 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...