19:31 Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсе..... | |
Бүген Урмай авылы иҗтимагый киңәшмәсенең утырышы булып узды. Әлегә кадәр киңәшмәне Нәҗеметдин Сахров җитәкләп Урмай авылы өчен, мәдәният , спорт, гореф-гадәт буенча күп кенә чаралар уздырды. Җыелышта Нәҗеметдин Садртдинович иҗтимагый киңәшмәне җитәкләүдән баш тартты. "Сәбәбе бер, кызганычка каршы, иҗтимагый киңәшмә әгъзәләренең күбесендә икейөзлелек, аларда авыл мәньфәгатеннән шәхси мәнфәгатьләре көчлерәк. Битарафлык хөкем итә. Андый кешеләр белән авылны күтәрү эшләрен алып барырга теләгем юк. Туган авылыма иҗтимагый киңәшмәдән башка да булыша алам. Аның өчен мәктәбем, гаиләм бар”- диде Нәҗеметдин Сахров. Шулай ук әлеге оешмада Фәнис Рахимзянов, Рамил Рахматуллин, Фәрит Гыйбатдиновта калмаска булдылар. Киләчәктә Урмай авылының яңа иҗтимагый оешмасы булыр, аның өчен яңа состав җыелыр, һәм аларның кылган гамәлләре, ниятләре яхшырак булыр. Бүгеннән "Урмай авылы сайты” авыл иҗтимагый киңәшмәсе сайты булып түгел, ә "Фәрит Гыйбатдиновның шәхси сайты”- дип үзгәртелә. | |
|
Всего комментариев: 0 | |