Главная » 2009 » Сентябрь » 22 » Ул – бердәнбер
19:17
Ул – бердәнбер
Россиянең бер генә башлыгы бар. Ә үз көчен күрсәтү өчен Президент Хөкүмәтне эштән куарга җыенмый. Дмитрий Медведев чит ил журналистларына әнә шулай дигән.

Дмитрий Медведев кичә Швейцариягә китте. Әйтергә кирәк, Россия империясе вакытында да, СССР чорында да Россия башлыклары бу илгә бармаган. Бу – мондый дәрәҗәдәге тәүге сәяхәт. Медведевның визиты Суворовның Альп сәфәренә 210 ел тулуга багышланган. Аннары исә Россия Президенты АКШка китәчәк. Анда ул Барак Обама белән очрашачак, БМОның Генераль Ассамблеясендә чыгыш ясаячак, G20 илләре утырышында катнашачак. Ә юлга чыгар алдыннан ил башлыгы чит ил журналистлары белән әңгәмә корды.

Швейцария матбугаты вәкилләре белән очрашу вакытында Медведев ике ил арасында бәхәсле мәсьә-ләләр булмавын әйткән. Ә менә Көнбатышта Россиягә әле һаман куркып карыйлар. Медведев шундый фикердә. АКШның CNN телеканалына исә ил җитәкчесе дәү-ләтләрнең акрынлап булса да уртак фикергә килүе турында сөйләде. Билгеле булганча, узган атнада АКШ президенты Барак Обама Көнчыгыш Европада ракеталардан саклану (ПРО) системаларын урнаштыру мәсьә-ләсендә башкача фикер йөртүен игълан итте. Россия-дә әлеге хәбәрне сөенеп кабул иттеләр. Вашингтон исә бу карарны Мәскәү әйткәнгә түгел, ә мөстәкыйль рәвештә кабул итүен әйтергә ашыкты. Шуңа да карамастан, АКШ Россиянең Иранга карата сәясәтен кырысландыруны өмет итә. "Чыннан да, Иран белән безнең арада хәрби мөнәсәбәтләр бар. Әлбәттә, бу мөнәсәбәтләр халыкара канун кысаларында корылырга тиеш", – диде Медведев. 



Россия башлыгы фикеренчә, ПРО системалары берничә илнеке генә түгел, ә уртак булырга тиеш. "АКШтагы дусларыбыз моны ишет-кәндер дип өметләнәм", – диде ул. Әйтергә кирәк, бу илнең оборона министры Роберт Гейтс шуңа охшаш фикерен җиткергән иде инде. Пентагон башлыгы сүзләренә караганда, киләчәктә Россиянең күзәтү җайланмаларын АКШның ПРО системалары кысаларында файдалану мөм-кинлеге бар. Уртак система турында НАТОның яңа башлыгы Андерс Фог Расмуссен да сөйләгән иде. Сүз уңаеннан, Медведев чит ил журналистларына Төньяк альянска карата мөнәсәбәтен дә җиткерде. "Миңа калса, әзерлеге булмаган илләрне НАТОга кертергә ашыгырга кирәкми", – диде ул. Россия Президентының кемне күздә тотуын аңлавы кыен түгел. "Әлбәттә, Украина белән Грузия бу мәсьәләне үзләре хәл итәргә тиеш, – диде Медведев. – Әмма НАТОның хәрби оешма икәнлеген һәм аның ракеталары Россиягә тө-бәлгән булуын да истән чыгармыйк. Шуңа күрә альянсның безнең чикләргә якынлашуы безне берничек тә сөендерә алмый". 



Ә ил эчендәге вәзгыять турында сөйләгәндә, Медведев Россиянең әкренләп булса да коррупцияне җиңәчәген әйтте. Әмма моның өчен халыкның үзаңы үзгәрергә тиеш. Медведевка, чит ил журналистлары белән аралашканда, һәрвакыт диярлек үзенең Владимир Путин белән мөнәсәбәтләре турында сөйләргә туры килә. Бу юлы Хөкүмәт башлыгының Президентка буйсыну-буйсынмавы турында сораганнар. Ил җитәкчесе үз көчен күрсәтү өчен генә Путин җитәкчелегендәге Хөкү-мәтне эштән куарга җыенмавын әйткән. Медведев үз сүзләренә Россиядә Конституция буенча илнең бер генә башлыгы булуын да өстәгән. 

Ватаным Татарстан газетасыннан алынды.

 

Просмотров: 759 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Мини-чат
...
...
...