Главная » 2011 » Сентябрь » 3 » УКУ ЕЛЫ БАШЛАНДЫ
07:57
УКУ ЕЛЫ БАШЛАНДЫ

Мәктәп юлы- хөрмәт юлы
Киләчәккә илтә.
Котлы булсын уку елы
Башлаган шушы иртә
!
Бу дөньяда без барыбыз да мәктәп бусагасыннан үткән кешеләр. Авыл мәктәбеме, шәһәр мәктәбеме, укытучы өе бусагасымы - мөһим түгел. Иң мөһиме - без барыбыз да тумыштан белемгә омтылабыз. Күзләрне ачып беренчесен дөнья белән таныша башлыйбыз, куллар белән тотып, авызга кабып карыйбыз.
Кеше белемсез яши алмый. Бу - табигый күренеш. Һәр алган белем, һәр яңалык бездә иксез-чиксез шатлык уята. Кайда гына яшәсәк тә, кем генә булсак та - без көннән-көн күбрәк белем туплый барабыз.
Әмма белемне туплау, акыл иясе булу өчен көннәр генә җитми. Алынган белемнәрне тәртипләп җыеп туплап бара белү - үзе бер осталык. Шуңа күрә инде ерак гасырларда ук иң мөхтәрәм, иң акыллы кешеләр укытучылар булып киткәннәр. Мәктәпләр барлыкка килгән. Гасырлар уза барган саен мәктәптә бирелә торган белемнәрнең дәрәҗәсе арта барган.
Бүгенге заман мәктәбе заманча технологияләр белән җиһазландырылган, анда югары белемле мөгаллимнәр эшли, укытуның үз методикалары һәм системалары бар. Бүгенге мәктәпне тәмамлаган укучылар корыч атларны җигә, интеллектуаль машиналар белән идарә итә, катлаулы мәсьәләләрне чишә ала. Беренче сыйныфка укырга килгән балаларның барысы да диярлек әлифбаны белеп, укырга һәм язарга өйрәнеп килә.
1 сентябрь - Белем бәйрәме. Белем булган җирдә җиңү бар, белемле кешеләр булган җирдә һәр авыр мәсьәлә секунд арасында чишелә. 

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм нәни дусларыбыз!.Без барыгызны да бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез!Балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә шушы бәйрәм белән бәйле.
Әлбәттә, яңа уку елы тантаналы линейкадан башлана.Аллага шөкер хәзер бәйрәмгә балалар гына түгел, бик күп кунаклар,әти-әниләр дә килә.Бәйрәмебезне Казаннан фестивальга килгән «Марджан» группасы ачып җибәрде.
Быелгы тантаналы линейкада укытучыларны һәм укучыларны РОО вәкиле Самарина Светлана Хаймулловна,хаҗи Фәнис Абдулбари улы хәзрәт Сафиуллин,Урмай авылы имамы Рахимулла улы Хамидулла хәзрәт Миназетдинов,Урмай-урта мәктәбенең Попечитель совет җитәкчесе Расыйк улы Дамир Камартдинов,Урмай авылы иҗтимагый үзәгенең башлыгы Аминубай улы Минзәкрәм Хаертдинов котладылар.Урмай авыл хуҗалыгы җитәкчесеннән мәктәпкә,авыл администрация поселениясеннән, Урмай авылы иҗтимагый үзәгенең башлыгы Аминубай улы Минзәкрәм Хаертдиновтан беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.
Мәктәп директоры спонсорларыбызга,әти-әниләргә рәхмәт белдерде.Быел тагын ике класс зур ремонт ясады:10а классы(класс җитәкчесе Сахрова Минзейнеп Заитовна),1 класс (класс җитәкчесе Сулейманова Гелинә Сәлимзяновна).Уку алдынгылары грамоталар белән бүләкләнделәр.Шулай ук укытучыларыбыз да төрле грамоталарга лаек булдылар:Сахрова Минзейнеб Заитовна(Почётная грамота Министерства образования молодёжной политики и науки ЧР),Шейдуллина Рафия Минулловна (Почётная грамота Госсовета ЧР),Шайдуллина Минсылу Миназимовна(Почётная Грамота районной администрации),Хайбуллина Вагизе Минзиннетовна (Почётная Грамота районной администрации),Иштяков Фенис Тимерзянович (Почётная грамота РОО).

Син,нәни дус,быел тәүге тапкыр
Китап,дәфтәр алдың кулыңа
Тормыш үзе китап,укы,өйрән
Гел уңышлар булсын юлыңда.

Бәйрәмебезнең үзәге - беренче класс укучылары.Алар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булачак.
1б класс
Абкаев Ильмаз Ильгизарович
Адиева Рузиля Риназовна
Акшова Алсу Ильшатовна
Алимов Раиль Рустемович
Гибатдинов Марат Зуфарович
Гималеев Раиль Рамисович
Закиров Нияз Ильшатович
Кабргов Ильмир Ильдусович
Комотов Рузиль Рустемович
Кумтова Ильгине Инсуровна
Кузьмина Арина Игоревна
Сулейманов Раниф Рамилович
Текмеева Диляра Дамировна
Тимаев Радиф Альфретович
Хабибуллина Рине Раисовна
Хамбиков Расим Фирдусович
1а класс
Абдулхаков Радиф Рустемович
Адиев Айнур Ильдарович
Акшова Алсу Ильшатовна
Ахметзянов Алмаз Ильдусович
Гайнутдинов Ильнар Зуфарович
Гибатдинов Рустам Зеферович
Иштяков Ильмир Ильдусович
Камалдинова Диля Фенизовна
Миназетдинова Алина Хамидулловна
Низамов Алмаз Ильшатович
Рахимзянов Фиршат Фиргатьевич
Сазиева Диляра Фенисовна
Фарахутдинов Рияз Риназович
Хайртдинов Раиль Рамисович
Шарипов Ильнар Ильдарович
Шакуров Ранис Маратович
Мәктәп бусагасыннан атлап керү - безнең һәрберебез өчен дә зур шатлык булып калсын, алган белемнәрнең, аны өләшкән укытучыларның, белем алу өчен мөмкинлекләр булдырылган мәктәпләрнең кадерен белеп яшик. Алган белемнәребез иман китерсен, мәктәптән белем алып кайткан һәр көн хәтеребездә иң яхшы истәлек булып гомерлеккә саклансын.

Просмотров: 1332 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 райля  
0
Симпотичненький парнишка!

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Сентябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...