Главная » 2012 » Март » 8 » Удмурт әбиләре «Евровидение-2012″ конкурсына баралар. Ә татарлар?
15:15
Удмурт әбиләре «Евровидение-2012″ конкурсына баралар. Ә татарлар?
Татар заманы сайтыннан.
Берничә сәгатьлек сайлап алу концерты, 25 җырчы, шулар арасында Дима Билан, Тимати, Юля Волкова кебек россиякүләм суперйолдызлары да бар. Ә җиңүне кечкенә генә Буранова удмурт авылының һәвәскәр "Буранова әбиләре” ансамбле үзенә алды. Party for Everybody җыры тамашачалрың һәм телевизор караучыларның күңеленә хуш килде. Смс аша тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алар беренче урында.

"Буранова әбиләре” конкурста беренче тапкыр гына катнашмыйлар. 2010 елның сайлап алу өлешендә алар 3 нче урынны алдылар. Яшь музыкантлар, продюсерлар һәм жюри әгъзәләре әбекәйләрне мактауда сүзләр җәлләмәделәр, әмма җиңү барыбер аларга эләкмәде. Ә хәзер 2 ел үткәч алар кабаттан үз көчләрен сынадылар һәм җиңүгә ирештеләр.

"Буранова әбиләре” фолклор ансамбле күпләргә таныш. Интернетны азма-күпме белгән кеше булса, Youtube видеохезмәтендә әбекәйләрнең Битлз, Виктор Цой җырларын күреп булыр иде. Әбиләр инде 70 тән узып киткән, әмма удмурт моңы аларны һаман да сәхнәдән төшери. Удмурт әбиләре һаман да яшь һәм илне шаккаттырып торалар.

"Татарский” дуэт дип тәкъдим ителгән, татар әтиле һәм яһүд әниле рэпер Тимур Юнысов, халык телендә — Тимати, һәм опера залларын эстрада чүп-чары белән җырлап йөрүгә алмаштырган Аида Гарифуллина тандемын күпләр конкурсның фавориты итеп күрсәләр дә җырлары да искитәрлек булмады, Тиматиның шигырь укуы һәм Аиданың "мимо нот” җырлауы тамашачыны әсир итәргә сәләтле түгел иде. Никадәр генә оригинал булып күреренгә теләсәләр дә, ахыр чиктә нәрсә килеп чыкканын үзегез беләсез. Әмма үзләренә кирәкле тавышны барыбер җыйдылар. Чукраклар смс җибәреп утырган булса кирәк. Татарстан да ярдәм иткәндер. Чөнки әгәр Тимати белән Аида сайлап алуда да һәм төп ярышта – Бакуда да җиңгән булсалар, 2013 елда "Евровидение” Казанда үтүе ихтимал, имеш. Шундый сүзләр таралды конкурс алдыннан.

"Буранова әбиләре”нең конкурста җиңүе, ничек кенә сәер ишетелсә дә, замана тәлапләренә туры килә. Чөнки "секси” егет-кызлардан тәрбияле аурупалыларның косасылары киләдер инде. Һәрбер азмы-күпме чибәрлеге булган яшүсмер сәхнәдә үзенең урынын табырга ашкына. Ә "Буранова әбиләре” чибәрлек белән балкымасалар да, фәкать профессионализм һәм харизма белән тыңлаучылар күңелен яулап алдылар. Аурупага нәкъ менә шундый стандарт булмаган, азрак "фрик” чалымнарын үз эченә музыка кирәк. Бертөслелек туйдыра.

Удмурт әбиләренең уңышы тәэсире астында, сезнең фәкыйрегез татар җырчыларын һәм музыкантларын барлый башлады. Дөнья хәлен белеп булмас, икенче елга Русиянең бөтен милләтләре үз җырчыларын сайлап алу турына куя башларлар. Татарстанга бу очракта кемне тәкъдим итәргә?

Айдар Гайнетдинов, музыкант.

Миннән торса, "АЗАТ” төркемен җибәрер идем. Алар үзләрен халыкара аренада яхшы күрсәттеләр. Күпләргә аларның иҗаты таныш, гүя Татарстанда популяр булмасалар да. Татар җычылары "Евровидениега” барырга теләсә, көчле селкетергә сәләтле ритм кирәк. Чит ил рок-нигезләренә салынган милли колоритлы җырлар булуы "АЗАТ” төркемен 2 нче яки 3 нче урынга меңгерер иде. Әлбәттә, яхшы режиссура эше һәм декорация куелышы тиешле дәрәҗәдә булса.

Гөлназ Габдрахманова, «Татар Заманы» журналисты.

Шәкүр, минемчә, "Евровидение” сәхнәсенә менә дигән кандидат. Ул рэпның тәмен белеп укучы бердәндер рэпер татарда. "Зөләйлә”не дә җибәреп була. Алар чын татарча җырлыйлар. Чыгышлары истә калырлык. Иркәнең итәкләрен тагын да кыскартып, берәр яхшы ремикс ясасаң, җибәреп буладыр. Мөнир Рахмаевны көлке өчен генә җибәрергә кирәк. Биеп күрсәтсә, истә калыр. Хәтта Салават белән Хәнияне дә җибәреп була. Әмма бу кабаттан Пугачева белән Киркоровны җибәргән кебек булачак.

Рәдиф Кашапов, музыка тәнкыйтьчесе.

«Евровидение»га гаилә атмосферасын кайтара башларга кирәк! Бу конкурсның башлангыч чорында балладалар гына җиңеп барганы билгеле. Шуңа күрә, мин Айдар Галимовны Аурупага күрсәтергә тәкъдим итәм. Яки Исхак хан. Ул бар нәрсәгә әзер. Аурупада фрикларны яраталар. Ә дөресен генә әйткәндә, бу конкурска җитди карап булмый. 50 ел буе җиңеп барган "хит”ларны тыңласаң, бүтән аларны тыңлыйсы килми.

Саша Долгов, журналист.

Буран әбиләре урынында теләсә кайсы татар халык фольклор ансамбле катнаша алыр иде. Мисалга, Свердловскидагы «Сырдарья», Омскидагы «Умырзая», Чуашстандагы «Мишәр» ансамбле яки Питрәчтәге «Чулпы» керәшен фольклор ансамбле. Эш шунда — Буран әбиләренә җиңүне табигыйлек өчен бирделәр. Европага халыкчанлыкны күрү кызык булачак. Чөнки үзләрендә фольклор калмады.

«Татар Заманы» өчен Нури Садретдин
Просмотров: 906 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Мини-чат
...
...
...