Главная » 2010 » Апрель » 26 » Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды .Алар арасында якташыбыз РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА.
17:38
Тукай бүләге лауреатлары билгеле булды .Алар арасында якташыбыз РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА.

Бүген татар дөнъясы Бөек язучыбыз Габдулла Тукайның 124 яшьлек туган көнен билгеләп үтеп 125-еллыгына әзерләнә башлый. Тукай авылы мәктәбендә "Тукай укулары"исемле шигъри бәйрәм үтсә, Урмай мәктәбе зур итеп аның күргәзмәсен оештырды. Шушы көннәрдә Тукайга багышланган кичәне Урмай китапханәсе үткәрә.

Һәр үткән көн,

Һәр мәдәни атланган адым

Тукайны зур итәчәк,

үстерәчәк кенә.

Тукай яши,Тукай яшәячәк.

Татар милләте яшәгәнчә кадәре Тукай яшәячәк!

                                                       Гаяз Исхакый.

23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "2010 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен бирү турында” карары чыкты. Аның нигезендә Тукай бүләге быел биш кешегә бирелә. 
1) Ркаил Зәйдулла – "Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар” шигъри (Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел) һәм "Ташка ордым башны: Хикәяләр, эсселар” проза әсәрләре (Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел) җыентыклары өчен;

Ркаил Зәйдулла: "Кеше үз вөҗданы алдында җавап тотарга тиеш"

2) Фоат Садриев – "Бәхетсезләр бәхете” трилогиясе өчен (Татарстан китап нәшрияты, 2001, 2005, 2007 еллар);

Милли әдәбиятта яңа мөмкинлекләр ачкан иҗат

3) Владимир Федотов - 1995-2009 еллардагы концерт, шул исәптән "Дустыма һәм "Баянның сихерле аһәңе” программалары өчен;

Владимир Федотов: "Татар көйләрен дөньяга таратуыма горурланам"

4) Асия Миңнуллина – "В. Качаловка һәйкәл” һәм "Хәйриячегә һәйкәл” сыннарын иҗат иткән өчен, Казан шәһәре;

Асия Миңнуллина: "Күңел ятканга гына тотынам"

  5) Илдар Ханов – Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре , шул исәптән "Ату” рельефы (Казан шәһәре), "Ватан-ана” һәйкәле, "Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), "Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен.

 
Татар сынчысы галәмне берләштерә

Бүген Муса Җәлил опера һәм балет театры янында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында Тукай премиясе Ркаил Зәйдуллага һәм башкаларга тапшырылды.  Ә безнең Ркаил Зәйдулла рәхмәтен ялкынлы шигыре аша җиткерде: 
Бу бергәлек татлы хыял сыман.
Язмыш карурманын кичкәндә,
Кол Гали дә соңгы сулышында
Аны саркыт итеп эчкәндер.
Бу бергәлек соңгы өмет кебек.
Диварлардан дошман үткәндә,
Кол Шәрифнең бер ораны булып
Ул безгә дә килеп җиткәндер.
Күтәрелгән кылыч безнең өстә
Көч алдында булдык кечкенә.
Иелсә дә башлар ул афәттә,
Иелгән ак кәгазь өстенә.

Чын күңелдән котлыйбыз ОЛЫ ТУКАЙ БҮЛӘГЕ БЕЛӘН! ӘФӘРИН!

 

Прикрепления: Картинка 1
Просмотров: 1091 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Мини-чат
...
...
...