Главная » 2011 » Февраль » 3 » Тукай авылы балалары Габдулла Тукай конкурсында үзләренең иншалары һәм рәсемнәре белән
14:28
Тукай авылы балалары Габдулла Тукай конкурсында үзләренең иншалары һәм рәсемнәре белән

                                                                      

  Минем әбием.  

Укытучы - иң күркәм һәм бөек кеше. Чын укытучы була белү кешегә табигатьтән бирелә. Сәләтле, күркәм, ягымлы кешеләр генә мондый һөнәргә лаек. Иртән торып мәктәпкә бару, анда балаларны каршы алу - үзе бер шатлык.

Кеше  нинди генә һөнәр үзләштермәсен: врачмы ул, инженермы, агрономмы, трактористмы, әллә шофермы, барысына да белемне укытучы бирә. Шулай ук беренче ручка тотарга, дәфтәргә дөрес итеп таяк сызарга һәм тәртипле булырга да ул өйрәтә. Укытучыны әле икенче "әни” дип тә йөртәләр.

Минем әбием дә, Ямалеева (Минадиева) Рафия Мирзатзяновна, укытучы булып эшләгән. Ул Урмай авылында туып үскән. Мәктәптә 10 класс белем алгач, Казан шәһәренә укырга китә. Казан педагогик институтының математик бүлеген 1967 нче елда тәмамлап  кайткач, Татар Шырты мәктәбенә математика укытучысы булып урнаша. Аннары 1968 нче елда үзенең туган авылына кайтып шул ук фәнне укыта башлый.

Ул үзенең 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый. Хәзер лаеклы ялда. Шуңа карамастан, укучылары аны зурлыйлар, онытмыйлар,  хөрмәтләп торалар.  Бәйрәм саен һәм туган көнендә чәчәкләр бүләк итәләр. Читтә яшәгәннәре дә, авылга кайткач, аны күреп, күңелен шатландыралар.

Безнең һәм укучылары өчен әбием хөрмәтле кеше булып тора. Мин аңа калган гомерен бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә, саулыкта  үткәрүен  телим.

Сәламәтлек ташламасын үзеңне,

Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Сине яратып, оныгың, Ландыш

Тукай урта мәктәбенең 4б класс укучысы Абдрахманова Ландыш. 

                                                         Минем остазым.  

 Наил хәзрәт, Тукай авылының гади хезмәткәр гаиләсендә, 1984 нче елда дөньяга аваз сала. Авыл мәктәбендә урта белемне алгач, Диния Нәзарәтенең юлламасы белән  Мәскәү шәһәрендәге бер мәдрәсәгә укырга китә.

 Бик тырыш һәм максатына ирешүчән шәкертне, белемен тагын да тирәнәйтү йөзеннән, Төркиягә укырга җибәрәләр. Анда дүрт ел белем алгач, Диния Нәзарәте карамагына кайта. Аңа төрле мәдрәсәләрдә, Ислам университетларында эш тәкъдим итсәләр дә, ул Чувашстан җирлегендәге мөселманнарга хезмәт итәргә уйлый.

    ДН рәисе Әлбир хәзрәт аны "Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры итеп билгели, шул ук вакытта Чабаксар шәһәренең "Болгар” мәчетендә имам вазыйфасын да үти. Анда кыска гына вакыт эчендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курслар оештыра.

   Тукай авылындагы мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызларга, мәктәп балаларына белем бирә. Җәйге каникуллар вакытында Ислам лагерын җитәкли.

   Шундый күп эшләрне башкарган һәм әле дә авыл халкы, Чувашстанда яшәүче татар халкы өчен күп көч куйган Наил хәзрәткә без дә рәхмәтле.

 Тукай урта мәктәбенең 4б класс укучысы Ямалетдинов Риназ.

                        Минем укытучыларым. 

  Тукай авылы барлыкка килгәннән бирле, яшь буынны тәрбияләү, аларга белем бирү максатында, авылда  мәктәп-мәдрәсәләр эшләп килгән. Мәктәпкә нигез салган көннән монда укытучы булып эшләп киткән, бүгенге көндә эшләп торучы укытучыларның саны 200 дән артып китә, шуңа күрә бу язмада аларның исем-фамилияләрен санап чыгу мңмкин түгел.

 Бу укытучылар арасында "Россия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре” исеменә лаек булучы Ямалетдинов Гаяз Ямалетдинович, "Чувашстан Республикасының атказанган укытучылары”- Ямалетдинов Минач Ямалетдинович, Мингалиева Галия Габбасовна, "Халык мәгарифы отличниклары”- Ямалетдинова Әсма Абдрахмановна, Мингалиев Бәвәц Мингалиевич, Мингалиева Бәйзә Мингалиевна, Ямалетдинова Мөршидә Һидиятулловна. Чувашстан Җөмһүриятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнүчеләр- Багаутдинова Әминә Минатулла кызы һәм Багаутдинова Мәдинә Кыям кызы. Педагогия фәннәре кандидаты, "Халык мәгарифы отличнигы”- Гильманов Рафаким Гелметдин улы.

 Бүгенге көндә үзләренең гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлап, Тукай урта мәктәбендә, армый-талмый хезмәт итәләр: Багаутдинова Әминә Минатулла кызы, Гималтдинова Гүзәлия Галимҗан кызы, Мингалеева Гөлфия Тәлгат кызы, Ахметсафина Назирә Кирам кызы, Зинатуллина Сәкинә Насртдин кызы, Зинатуллина Гөлфия Халиулла кызы, Зинатуллина Рушания Галимҗан кызы, Шайдуллина Гөлсирә Минсәет кызы, Гибатдинова Гөлфия Минзаһид кызы, Зинетуллина Камария Халим кызы, Санатуллина Нурдания Мирзәтҗан кызы, Ямалетдинова Гөлназ Минзәкрәм кызы, Зинетуллина Гөлназ Хасият кызы һәм башкалар.

 Исәннәренә Аллаһ Тәгаләдән хәерле гомер, сәламәтлек сорап, ә мәрхүм булганнарына гөнахларын ярлыкауны теләп, дога кылсак иде.

 Тукай урта мәктәбенең 4б класс укучысы Ямалетдинов Риназ.

Просмотров: 1376 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 1
1 8  
0
матур

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
Мини-чат
...
...
...