10:15 Театр көннән – көн яңара һәм үсә | |
"Киллер” бүгенге тормышыбыздан алып язылган әсәр. Аның төп герое -Әсләф, байлык туплап, кәнәфидә утыруына шатланып яшәгәндә, көннәрдән бер көнне аңа конверт эченә пуля салып җибәрәләр. Әнә шуннан соң аның йокысыз төннәре башлана. Һәркемне үзенә буйсындырып яшәгән ир җанын саклау өчен теләсә нинди адымга бара. Өендә хезмәтче булып эшләүче Гөлсемгә ул: "СИН БӘХЕТЛЕ, ЧӨНКИ СИН ХӘЕРЧЕ, СИҢА ПУЛЯ ҖИБӘРМИЛӘР”- ди. Әсләфнең хатыны Зәйтүнә
байлыкка кызыгып 14 яшеннән үзен кияүгә биргән әнисенә ачу саклап яши. Ә ана
кеше баласын үзенчә бәхетле итәсе килгән, күрәсең байлык кемгәдер бәхет,
кемгәдер күз яшьләре генә китерә шул. Зәйтүнә әйтмешли, тәхет кешене үлемнән
коткара алмый. Буа дәүләт драма театры тарихы. Театрның яңа тарихы һәм тормышы 2002 елның 16 февраленда башлана. Гади укытучы Раил Садриев театр белән янып йөрүче энтузиастларны мәдәният сараена җыеп Т. Миңнуллинның "Гөргери кияүләре” пьесасының репетициясенә җыя, шул көннән соң яңа яшь үзэшчән коллектив күп кенә авторларның әсәрләрен сәхнәләштерә. 2007 нче елда, элеккеге гимназия
итеп ачылган бинага Татарстан хөкүмәте тарафыннан реконструкция эшләре башлана.
Бина 2007 елда элгереп җитә һәм шул ук елның 30 мартында президент М.Ш.
Шәймиев театрга дәүләт драма театры
статусы бирелә. Бүгенге көндә Буа дәүләт драма театрында 194 урынга исәпләнгән зал бар. Тулы мәйданы 303.6 квадрат метр булган әйләнә торган зур сәхнә күләмле коллективларны да сыйдыра ала. Артистлар карамагындагы уңайлы грим бүлмәләре , тамашачылар өчен уңайлы урындыклар, иркен фойе, буфет – болар барысы да игътибар итә торган факторлар. Театр белән беренче көненнән үк Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев җитәкчелек итә. Ә труппада талантлы артистларыбыз Илдар Латыпов, Зөһрә Морзаханова, Әминә Шәрәфетдинова, Лилия Галиуллина, Чулпан Хикматова, Илшат Гайсин, Вильдан Ибрагимов, Гөлзада Камартдинова, Ринат Акберов, яшь артистларыбыз Эльвира Садикова, Рамиль Шәрәпов, Илнар Талипов, Илсөя Гайнетдинова, Булат Гәрәев хезмәт куялар. . | |
|
Всего комментариев: 7 | ||||||||
| ||||||||