Главная » 2012 » Январь » 8 » Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне республика вузларына кабул итү юнәлешендә бердәм программа кирәк
20:35
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне республика вузларына кабул итү юнәлешендә бердәм программа кирәк
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне республика вузларына кабул итү юнәлешендә бердәм программа кирәк 
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы вузларында Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызга белем бирү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының хисаплары тыңланды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Андрей Поминов хәбәр иткәнчә, бу нисбәттән 4 юнәлеш тормышка ашырылып килә. Алар арасында БДБ илләреннән ватандашларны укырга кабул итү, чит илләрдән абитуриентларны максатчан укырга алу, Кытай Халык Республикасында яшәүче татарларны республика вузларына кабул итү кебекләре бар. Соңгысыннан кала, барлык проектлар да федераль бюджет хисабына финанслана.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, чит илләрдәге ватандашларны югары уку йортларына кабул итү билгеле бер тәртиптә башкарыла. 2010 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы БДБ илләре буенча 1570 максатчан урын биргән. 2011 елда да шушы сан сакланган. 2010 елда 1570 урынның 14 процентка якыны (217 урын) Татарстан вузларына туры килгән. Әмма укырга алынган абитуриентларның 118 генә югары уку йортлары бусагасын атлап кергән. Бу елда да саннар шул тирәдәрәк тибрәлгән. Агымдагы елда бирелгән 214 урынга 149 кеше укырга кергән.

Билгеле булганча, Кытай Халык Республикасының Колҗа һәм Өремче шәһәрләрендә яшәүче татарлар 2005 елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты чакыруы буенча Татарстанга килеп, Казан дәүләт технология университеты базасында базасында вузларга керү өчен кирәк булган предметларны, рус телен өйрәнә, татар телен шомарта. Кытайдан килгән милләттәшләребез Казан федераль университетында, Казан дәүләт технология университетында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Казан дәүләт медицина университетында, Казан дәүләт энергетика университетында белем ала.

Андрей Поминов билгеләп үткәнчә, РФ төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезне Татарстан вузларына кабул итү буенча министрлык Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән эшли. Исемлекләр конгресс тарафыннан җыелып, министрлыкка җибәрелә. 2010 елда Татарстан Республикасы министрлыгында 254 абитуриент индивидуаль юлламалар алган. Аларның 96сы республика вузлары кабул итү комиссияләренә документларының күчермәләрен генә тапшырган. 62се – документларын бөтенләй тапшырмаган яисә профиль имтиханына килмәгән, унтугызы сынауларны уза алмаган. Нәтиҗәдә 77 кеше (документ бирүчеләрнең 30,3 проценты) бюджет урыннарына кабул ителгән. 2011 елда индивидуаль юлламалар алган 51 абитуриентның 28се студент булу бәхетенә ирешкән.

Министр урынбасары соңгы юнәлеш белән бәйле проблемаларга тукталып, 2011 елда заявкаларның конкурс югары булган белгечлекләргә бирелүен билгеләп үтте. Аерым алганда, абитуриентлар медицина, юриспруденция, икътисад, журналистика кебек белгечлекләрне өстен күрә.
Бу нисбәттән А.Поминов төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмаларга абитуриентлар белән белгечлекләр сайлау буенча конкрет эш алып барырга тәкъдим итте. Республика дәрәҗәсендә әлеге мәсьәләләр буенча эшче төркеме генә төзергә була, диде ул. Министр урынбасары Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне республика вузларына кабул итү юнәлешендә бердәм программа эшләү һәм кабул итү зарурлыгын билгеләп үтте.

Конгресс рәисе Ринат Закиров сүзләренә караганда, алар милләттәшләребезгә республика вузларына укырга керергә ярдәм итү юнәлешендә 8 ел эшли. Чит илләрдән килгәннәр белән эшләү алты ел дәвамында алып барыла. Аның сүзләренә караганда, Татарстанга килергә теләүчеләрнең саны ел саен бер меңнән артып китә. Шуңа күрә Р.Закиров Татарстан вузларына керү өчен каралган квоталарны арттырырга кирәк дип саный. Шулай ук ул вузларга Россия төбәкләреннән милләттәшләребезне алырга әзер булган белгечлекләр исемлеген февральдән дә соңга калмыйча игълан итү зарурлыгын белдерде.

Ә Кытай Халык Республикасыннан татарларның монда килеп, белем алуын ул зур вакыйга дип саный. "Аннан килеп укырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Иң беренче елны килгән 14 кешенең күпчелеге Кытайга кайтып китте”, - диде Р.Закиров. "Бу эшнең киләчәге бар, дип уйлыйм”, - диде депутат.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Просмотров: 1011 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...