Главная » 2011 » Июль » 10 » Татарстанда баткан корабта бер хатын-кыз үлгән
21:01
Татарстанда баткан корабта бер хатын-кыз үлгән
ландыш харрасова
Татарстанның Кама Тамагы районы Сюкеево авылы янында Идел елгасында "Булгария” корабы баткан. Бер кеше үлгән, икесе хастаханәгә озатылган.
Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, корабта барлыгы 140 юлчы һәм 33 экипаж булган. Барлыгы 83 кешене коткарганнар.

"Аларның барысы да Казан вакыты белән 20.00дә Казан портына киләчәк" ди министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.

Болгар шәһәре үзәк хастаханәсенә озатылганнарның берсе – 1978 елгы Эдуард Меркулов. Аның хәле уртача дип бәяләнә. Калганнарны эзләү эшләре дәвам итә.

"Аларны яр буйларында, утрауларда эзлибез", дип өстәде Рәхмәтуллин.

«АргоРечТур» Казан җәмгыятенә караган кораб Болгардан Казанга юл тоткан. Бату сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Әмма аны күрүчеләр корабның давылга эләгеп янтаюын һәм әйләнеп китеп ике минут эчендә батуын әйтә.

Бу кораб 1955 елны Чехословакиядә ясалган. Сәгатенә 22 чакрым уза, 140 кешегә каралган.

Просмотров: 831 | Добавил: Admin | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 3
3 чуашстан мишәре  
0
Нинди диндщ булуларына карамастан туганнарыныж кайгысын урталашабыз.

2 Ф.  
0
Монардан да зур кайгы юк, Алла курсэтмэсен. Кургэннэргэ Ходай сабырлык бирсен! Кайгыгызны уртаклашабыз!

1 Admin  
0
Чрезвычайное происшествие произошло сегодня в акватории Куйбышевского водохранилища на территории Камско-Устьинского района Татарстана. Прогулочный теплоход «Булгария» затонул около 14:00 по московскому времени около села Сюкеево примерно в трех километрах от берега. «На борту теплохода было 182 человека, 125 из них - это туристы, 22 - члены команды и 35 - обслуживающий персонал - повара и аниматоры», - сообщила начальник Управления информации МЧС России Ирина Андрианова. Из 84 спасенных 82 человека следует теплоходом "Арабелла" в Казань, двое находятся в больницах. Погиб один человек.
Чувашская республиканская поисково-спасательная служба ГКЧС Чувашии была приведена в боевую готовность и выехала на место происшествия для оказания необходимой помощи. Дополнительно из республики в Татарстан направлены вспомогательные средства для погружения.

Министерство транспорта Российской Федерации создало оперативный штаб по расследованию аварии на теплоходе «Булгария».
В Главном управлении МЧС РФ по Республике Татарстан создан оперативный штаб.
Работает телефон горячей линии (843) 227-46-56 для уточнения текущей обстановки и списков спасенных и пострадавших.
В настоящее время спасательные работы продолжаются, поступает помощь из соседних регионов.

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Июль 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...