Главная » 2010 » Январь » 22 » Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк
19:59 Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк | |
Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына "Бердәм Русия” фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде. Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туа. 1978 елда ул "инженер-механик” квалификациясе алып, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Аның "товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге дә бар - 1986 елда Миңнеханов Мәскәүдәге совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый. 1990-92 елларда Рөстәм Миңнеханов Арча районы башкарма комитеты рәисе булып эшли, 1992-93 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары була. 1993-96 елларда Биектау районы администрациясен җитәкли. 1996-98 елларда Татарстанның финанс министры булып эшли, ә 1998 елда Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлый. Ул икьтисад фәннәре докторы (2003 ел). Автоспорт белән мавыга. Атказанган спорт мастеры. 22.01.2010 19:40 | |
|
Всего комментариев: 2 | |||
| |||
...
Наш опрос
Мишар
Статистика
...
...
...
...
...
Мини-чат
...
...
Друзья сайта
...