Главная » 2011 » Апрель » 14 » Татарстан мөфтияте Илдус Фәиз чорына керде
09:30
Татарстан мөфтияте Илдус Фәиз чорына керде














саша долгов


Республика мөселманнарының чираттан тыш V корылтаенда Татарстан мөфтие итеп Илдус Фәиз сайланды. Корылтайда сүз динне, татар милләтен саклау, бердәмлек турында барды.

Мөфтилеккә намзәт итеп мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз, Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтуллин, Казанның "Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәй чыгарылган иде. Корылтайга килгән 556 делегатның 504е Илдус Фәиз өчен тавыш бирде. Күпчелек Илдус Фәизне сайлагач, калган ике кандидат өчен тавыш биреп тормадылар.

Корылтай кунаклары

Корылтай президиумында мөфти вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз, президент Рөстәм Миңнеханов, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Русия президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришин, Баш казый Җәлил Фазлыев, Татарстан президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Марат Гатин, Русия татарлары милли-мәдәни мохтарияты рәисе Илдар Гыйлметдинов, татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, нәзарәт рәисе урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил Яруллин, Казан шәһәре мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин, мөфтилеккә намзәт Габделхәмит Зиннәтуллин, Русия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Диния нәзарәтенең Голямалар шурасы рәисе Рөстәм Батров, ислам университетының шәригать факультеты деканы Габдулла Әдъгамов утырды.

Мөфти сайлау корылтаена динчеләрдән тыш, дәүләт структурасы вәкилләре дә күп килгән иде. Шул исәптән район башлыклары һәм башка төрле оешма вәкилләре, Дәүләт Шурасы депутатлары.

Корылтайга кунак булып, шулай ук Чуашстан һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир Крганов, Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин да килде.

Миңнеханов: "Динчеләр эшен дәүләт хуплаячак"

Иң башта сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде. Президент чыгышында ата-баба мирасын кадерләү, дини эшне Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә алып бару турында әйтеп китте. Имамнар башлаган эш дәүләт ягыннан һәрвакыт хупланачагын вәгъдә итте. Дини яңарыш эшендә районнарның ныклап катнашырга тиешлекләрен белдерде.

"Район башлыклары динчеләрнең үтенечләренә игътибар итегез.2013 елда Казанда универсиада уза. Анда үзебезне лаеклы күрсәтербез”, ди
Миңнеханов.

Татарстан президенты Болгар шәһәрен торгызу турында да искә алды. Аның сүзләренчә, тарихка сак караш, яшьләрдә милли аң тудыру өчен Болгарга зур игътибар бирелә.

Мәскәүләр һаман экстремизм эзли

Русия президенты администрациясенең баш киңәшчесе Алексей Гришин чыгышын Татарстан мөфтиятенең Русиядә иң данлыклы нәзарәт икәнен сөйләүдән башласа, күбрәк экстремизмга каршы көрәш юллары турында сөйләде.

Аның фикеренчә, мөфтиятнең яңа җитәкчелеге экстремизмга каршы идеологик яктан каршы тору юлларын булдырырга, яшьләр белән эш алып барырга һәм матбугат аша халыкны агарту якларын карарга тиеш. Бу эшләр өчен финанс яктан да ярдәм итәргә вәгъдә бирде.

Исламны үстерү фонды җитәкчесе Дмитрий Бондаренко да түбәндәге мәсьәләләргә тукталды. Татарстанда эшләп килгән кайбер урыс һәм татар сайтларында дини вазгыять турында төрле фикерләр язылуын, кайбер сәхифәләрнең экстремистик булуына басым ясады. Шулай итеп, федераллар Татарстанда һаман экстремизм чаткылары эзләргә маташа.

Илдус Фәизгә каршылар да булды

Ничек кенә булмасын, Илдус Фәиз мөфти булып шома гына сайланмады. Аңа каршы чыгучылар, ябык тавыш бирергә чакыручылар, хәтта Илдус Фәиз кандидатурасына каршы булуларын ачыктан-ачык кычкырып әйтүчеләр дә булды.


йөклә

Шулай да тавыш бирү ачык рәвештә узды һәм Илдус Фәиз мөфти итеп сайланды.

Аннан соң Татарстанның Баш казые итеп Җәлил Фазлыев, мөфтинең беренче урынбасары булып ислам университетының шәригать факультеты деканы Габдулла Әдъгамов сайланды.

Мөфти Илдус Фәиз хәзрәтләргә рәхмәт белдерде, дин, милләт юлында берләшеп эшләргә чакырды.

Әлмәт мөхтәсибе Наил Сәхибҗанов исә, корылтай демократик төстә үтмәде, ди.

Татарстанның яңа мөфтиенә фатиха бирелде

Илдус Фәиз мөфти булып сайлангач, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Баш мөфти, Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин сүз алды. Равил Гайнетдин Татарстан мөфтиятенең зур көчкә ия икәнен әйтте.

Тәлгать Таҗетдин исә Татарстан нәзарәте ялгыш-хаталардан төзәлеп җитте, дип белдерде. Берләшеп эшләргә, Изге Болгардан аерылмаска чакырды.

Уставка үзгәрешләр кертелде

Корылтай барышында Диния нәзарәте уставына үзгәрешләр кертелде. Имам-мөхтәсибләрне алга таба да халык сайлап куячак, алар елга бер аккредитация үтеп торачак, дини уку йорты ректорлары җитәкче дип кенә аталачак.

Бу үзгәрешләр белән Вәлиулла Ягъкуб таныштырды. Имамнар әлеге үзгәрешләргә ризалык бирде.

Нәзарәт тамгасы, байрагы кабул ителде

Корылтай вакытында шулай ук Диния нәзарәтенең байрагы, тамгасы кабул ителде. Тамгага ярымай һәм Сөембикә манарасы төшерелгән. Ә байрак яшел төстә, анда шулай ук Сөембикә манарасы бар һәм татар орнаменты урнаштырылган.

"Җомга көн ял булсын”

Корылтай ахырында резолюция кабул ителде. Аның иң төп карары шул – мөселманнар Татарстанда җомга көнне ял көне итеп раслауны сорый. Шулай ук вокзал, аэропортларда намаз уку бүлмәләре булдыруны кирәк дип саный.
Просмотров: 587 | Добавил: Admin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Апрель 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930
Мини-чат
...
...
...