Главная » 2012 » Январь » 30 » ТАТАР ЗАМАНЫ ХӘБӘР ИТӘ
10:47
ТАТАР ЗАМАНЫ ХӘБӘР ИТӘ

Чуашстан татарларында милли документлаштыру башланды (+фото)
Идел-урал, Мәгариф | tatar zamanı |

Мәхәллә китабы, исем кушу китабы, исем һәм никах таныклыклары, җеназа китабы һәм башка төрдә басылган китапчыклар Чуашстан мәхәлләләренә таратылачак.
Бу эшкә Чуашстан Диния нәзарәте президиумы карарыннан соң керешкәннәр. Нәзарәтнең һәм мәхәлләнең эчке документлары булдыру буенча махсус комиссия эшләгән. Бүген әлеге теркәү китапчыклары мәхәлләләргә таратыла. Болар гадәти документлар кебек түгел. Мисал өчен, мәхәлләдә сакланачак теркәү китабында кешенең тууыннан алып, кабергә кадәрге тормышы нинди яссылыкта барганы теркәлеп барачак. Аерым алганда, исем кушу, никах һәм җеназа мәгълүматьләрендә, мәхәлләдә ел дәвамында исем кушлыган балалар саны, гайре табигый исемнәр, ел дәвамында никахланганнар саны, татар милләтеннән булмаган никахланучылар саны, мәһәр, мәхәлләдә ел дәвамында вафат булганнар саны, мәрхүмнең вәсыяте кебек мәгълүмәтләр исәптә булачак. Яшь буынга да шактый игътибар бирелгән, әйтик, җәйләү (лагерь) тарихы, вакыты, тәрбиячеләре теркәләчәк, мәхәллә каршында эшләүче мәктәпләр буенча да мәгълүмәтләр кертелеп барачак. Яки шул ук "Исем кушу таныклыгы”н гына алыйк. Анда яңа туган бала исеменең мәгънәсе дә бирелеп барачак. Бу документлаштыру гади кешенең үзе өчен дә бик файдалы дигән сүз.
Әлеге документлар фәкать мәхәлләдә генә биреләчәк. Әлеге милли документлык милли мохитне ныгыту, татарларны милли мохиткә теркәп кую, кешене рухи кыйммәтләре белән аерылгысыз элемтә урнаштыру дигән сүз. Шул ук вакытта бу вакыт-вакыт урындагы халыкның яшәеш күрсәткечен, милләт эчендә нинди тенденцияләр баруын белергә дә ярдәм итәчәк
.

Просмотров: 925 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...