Главная » 2011 » Январь » 6 » Тарихи 2010 ел
12:59
Тарихи 2010 ел
2010 елны һәрберебез үзгә хатирәләр белән искә алачак. Кемгәдер ул башлыча шатлыклар, ә икенчеләргә күңелсезлекләрне күбрәк китерде. Шулай да бөтен ил белән кичергән вакыйгаларны, дөньяда барган үзгәрешләрне бергәләп тә барларга мөмкин. 2010 ел дигәндә, нәрсәләрне күз алдына китерәчәкбез, тарих дәреслекләрендә аңа нинди бәя биреләчәк?

Татарстанда

Республиканың төп сәяси вакыйгасы – ике дистә ел буе Татарстан белән җитәкчелек иткән Минтимер Шәймиевнең президентлыктан китеп, бу вазыйфага Рөстәм Миңнехановның билгеләнүе. Татарстан суверенитетының 20 еллыгы бәйрәм ителергә тиешле елда аның "бәйсезлек чорына” әнә шул рәвешле соңгы нокта куелды. Әлеге "түгәрәк дата” урынына исә ТАССР оешуның 90 еллыгы зуррак яңгыраш алды. Россиянең башка төбәкләрендә Мортаза Рәхимов, Кирсан Илюмжинов, Юрий Лужков кебек "динозавр-җитәкчеләр” эрасы да 2010 елда тәмам булды. Шулай да Superjob порталы үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, казанлылар өчен спорт мөһимрәк: алар 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек эшләренә күбрәк әһәмият биргән, күпләр 2018 елда Казанда футбол буенча дөнья чемпионатының бер өлеше узачагын һәм спорт командаларының уңышларын алгы урынга куя.

Коточкыч корылык, урман янгыннары һәркемнең хәтеренә нык уелып калган. Атналар буе торган 40 градуслы эсселекнең нәтиҗәләрен кышкы суыкларда да сизәбез: бәрәңге гомер булмаганча кыйммәтләнә, икмәк һәм башка азык-төлек бәясе дә арта. Җәй көне булмаган явым-төшемнәр декабрьдә кирәген бирде: кыш буе яварга тиешле кар республиканы берничә көндә каплады, шәһәрләр "бөкеләр” буенча яңадан-яңа рекордлар куя, ә кайбер районнарда исә электр баганалары авып, авылларны утсыз калдырган иде. "ТАНЕКО” нефть эшкәртү комплексының сафка басуын исә 2010 елның төп икътисадый уңышы дип атарга була.

Россиядә

Илдә байлар һәм көчлеләр белән фәкыйрьләр һәм мескеннәр арасындагы упкын үсә бара, ә дәүләттәге тотрыклылыкның нигезе булган "урта сыйныф” дип атала торган катлау һаман да шул 10-12 процент чамасы гына (Европада ул 60 процент чамасы). Түрәләр "модернизация” һәм "инновация” сүзләрен кирәксә-кирәкмәсә искә алсалар да, Россиянең икътисадый күрсәткечләре бер дә сөендерми, ул һаман да чимал сату бәрабәренә яши бирә. Россиядәге коррупция һәм җинаятьчелекнең бер символы буларак, 4 ноябрьдә Краснодар краеның Кущевская станицасында коточкыч җинаять бөтен илне тетрәндерде. 12 кешене, шул исәптән дүрт баланы пычак чәнчеп үтергән вәхшиләрнең оешкан җинаятьчел төркеме җирле хакимият һәм хокук саклау органнары белән тыгыз бәйләнештә булганлыгы ачыклана. 2010 ел гомумән җәмәгатьчелекнең милиция эшенә тагын да зуррак канәгатьсезлек белдерүе белән дә истә калды. Россия Президенты милицияне полициягә үзгәртүче закон эшләтеп, аны фикер алышуга тәкъдим итте, әмма Думага кертелгән проект хокук саклау органнарын тамырдан ук үзгәртә алмаячак, дип исәпли белгечләр.

Шулай да җәмәгатьчелек көче 2010 елда үзен һаман саен ныграк сиздерә иде. Интернет-блоглар көчле иҗтимагый резонанслар тудырды. Мәскәүдә Конституциянең 31нче маддәсен яклап митинглар шаулый, Химки урманын саклап калырга теләүчеләрне күрмәмешкә салышу мөмкинлеге калмады. Шунысы сагайта: җәмгыятьнең радикаль өлеше күбрәк активлык күрсәтә. 11 декабрьдә Манеж мәйданында погромнар да шуның бер кайтавазы булды.

29 мартта Мәскәү метросында теракт, Россиянең АКШтагы резидентларының фаш ителүе, журналист Олег Кашинга һөҗүм, корылык һәм урманнарның януы да Россиянең 2010 елъязмасына кереп калачак.

Дөньяда

2010 елда дөньяда иң зур шау-шуны Джулиан Ассанджның WikiLeaks сайты тудырды. Ул әллә ни зур серләр фаш итмәсә дә, җәмәгатьчелектән яшерелә торган халыкара мөнәсәбәтләрнең чынлыкта ничек корылганын, дипломатларның икейөзлелеген ачып күрсәтте. Бер кешенең куәтле дәүләтләрнең җитәкчелегенә каршы чыгуы, хакыйкатьне гади кешеләргә ирештерү өчен көрәше күпләрдә соклану тудырды.

Чилида 33 шахтерның могҗизаи коткарылуы; Исландиядә вулкан атып, Европаның төтен сөреме белән каплануы; Кыргызстандагы чуалышлар; АКШта нефть платформасыннан 4,9 млн баррель нефтьнең Мексика култыгына агуы; Гаити һәм Пакьстандагы табигый бәла-казалар; Польша президентының Смоленскида авиаһәлакәткә дучар булуы – 2010 ел әнә шулар белән дә истә калачак.

2011 елда булачак сынауларны кичерергә рухи һәм физик сәламәтлек телик. Дөньялар имин торсын!

Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан

№ 1 | 01.01.2011
Просмотров: 613 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
Мини-чат
...
...
...