Главная » 2010 » Октябрь » 25 » ТАРИХ ДӘРЕСЛӘРЕ: ТАТАР-МОНГОЛ ЗОЛЫМЫ БУЛМАГАН!
08:00
ТАРИХ ДӘРЕСЛӘРЕ: ТАТАР-МОНГОЛ ЗОЛЫМЫ БУЛМАГАН!
14 октябрьдә "Татар-монгол золымы булганмы?” дигән темага Мәскәү–Казан–Киев видеокүпере үткәрелде. Ул "Татар-информ” һәм "РИА Новости” мәгълүмат агентлыклары тарафыннан оештырылган иде.

Анда беренче итеп Украина ягы чыгыш ясады. Тарихчы Владимир Белинскийның сөйләвенчә, Русь кенәзлеге Алтын Урда дәүләтенә буйсындырылган була. "Русь кенәзләре белән чыңгызыйлар хакимлек иткән. Алар тарафыннан басым булмаган. Рус кенәзләре Алтын Урда ханлыгының бер өлеше булып хисапланганнар”, – дип билгеләп узды ул.

"Гардарика” стратегик консалтингы корпорациясе эксперты исә сәясәтче Константин Матвиенко исә Киев православие епископларының Византиягә Батый ханның вәкилләре булып баруларын бәян итте. "Бу басып алуга охшамаган. Александр Невский тәре йөртүчеләргә каршы Алтын Урда дәүләте ягыннан сугышта катнашкан. Алтын Урда Россия дәүләтчелегенең башлангычы булып тора. Рус мәдәниятенә, рус дәүләтчелегенә монгол-татарларның нинди дә булса басымы турында әйтү мөмкин түгел. Рус аристократиясенең яртысын Алтын Урдадан чыккан кешеләр тәшкил итә. Кутузов, Нарышкиннар... һәм хәтта Пётр I дә. Аның әнисе Нарышкиннар нәселеннән булган”, – диде ул. 

Владимир Белинский яңадан кызу бәхәскә кушылды. Аның фикеренчә, Александр Невский дигән кеше бөтенләй дә яшәмәгән. "Ул – уйдырма шәхес. Дмитрий Донской да шулай уйлап чыгарылган кеше. Татар-монголлар – ясалма рәвештә барлыкка килгән атама. Чыңгыз хан төрек булган һәм аның империясе дә төрекләрдән торган”, – дип белдерде ул. 

Украинадагы тарихчыларның кайнар чыгышыннан соң, татарстанлылар сүз алды. Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов исә Алтын Урданың бәлки басымы да булгандыр, әмма күз алдына китереп бастырырга тырышкан дәрәҗәдә түгел, дип саный. "Татар золымы (иго)” дигән атама Украина тарихчылары тарафыннан барлыкка килгән. XVI гасырга кадәр рус чыганакларында золым турында бер сүз дә юк. Бу хакта тәүге тапкыр XVII гасырда чиркәү мәктәпләре өчен нәшер ителгән "Киев синопсисе” дигән дәреслектә искә алына. Иван III Мәскәү Русен Алтын Урда хакимлегеннән азат итүе турында әйтелә. Аннары бу атаманы Карамзин эләктереп ала. "Золым” төшенчәсен кертеп, руслар үзләренең Казан ханлыгын басып алуны акларга теләгәннәр”, – диде тарихчы. Тарих институтының Алтын Урданы өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев шулай ук золымның булмавы турында әйтте. "Золым атамасы XVII гасыр ахырында уйлап чыгарыла. Русьнең Европадан артта калу сәбәбен золым астында яшәүләре белән аңлатканнар”, – диде ул. 

Татарстанның Мәскәүдәге элекке тулы вәкаләтле вәкиле Назиф Мириханов Татарстандагы тарихчылар белән килешүе хакында сөйләде. Ул шулай ук бу атаманың XVII гасырда гына барлыкка килүен раслады. "Замандашлар золым астында яшәгәнлекләрен белмәгәннәр. Монгол-татар халкы булмаган”, – дип ассызыклады ул. 

Искәндәр Измайлов бу фикер алышуның ахырында "золым" дигән төшенчәнең хата булуын сөйләде. "Коллык та, террор да булмаган. Киресенчә, Батый хан вакытында күпләгән православие чиркәүләре төзелә. Нәкъ менә XIII гасырда ак таштан иң күп чиркәүләр салына”, – дигән мәгълүмат ирештерде ул.

Искәндәр НӘБИУЛЛИН
Тatar-islam.ru
Просмотров: 771 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...