Главная » 2012 » Январь » 12 » Төрки Каганатның 1460 еллыгын уздырырга кирәк
16:58
Төрки Каганатның 1460 еллыгын уздырырга кирәк
2012 елда Рус дәүләте оешуның 1150 еллыгын уздыру каралган. Бу дата XI-XII гасырлар арасында Киев шәһәрендә яшәгән елъязмачы Нестор тарафыннан риваятьләргә бәйле чагылыш таба. Елъязмада хәзерге Новгород тирәсендә яшәгән славян һәм фин кабиләләренең берләшеп, 862 елда, үзләренә күрше скандинав иленнән "варяг” Рюрикны, абыйлары белән бергә, идарәчеләре итеп чакырулары турында бәян ителә.

Әмма бу хәбәрләр белән килешмәүчеләр, Нестор елъязмасын инкар итүче чыганаклар да бар. Шул сәбәпле тарихчы галимнәр арасында бәхәсләрдә бара. Елъязмада искә алынган вакыйгаларның бер өлеше төрки-славян кабиләләре катнашында һәм җирләрендә уза. Киев[1] шәһәре урнашкан җирлектә электән үк төрки кавем саналган Печәнәкләр биләмәсе буларак санала.

2012 елда бүгенге Рәсәй биләмәсе җирлегендә төзелгән (552 елда) беренче дәүләт – Төрки каганатның оешуына 1460 ел тула. Халыкларны (славян, фин-угыр, төрки) дуслаштыру нияте белән шушы ике бәйрәмне бергә уздыру зур мөмкинчелекләр тудырыр иде. Әмма бу очракта, бүген көн таләпләренә бәйле, сәясәт алга чыга.

* * *

Без исә сәясәттән читләшеп, Рус-Россия дәүләте оешып һәм ныгып урнашуында төрки–татарларның керткән өлешенә тукталабыз. Бу өлеш Россия дәүләтенең югары катламында чагылыш тапкан төрки-татар исемнәре һәм географик атамаларга нигезләнәчәк. Безнең тарафтан шушы җирлектә яшәгән халыкларга мөнәсәбәтле төп тарихи чыганаклар барланып, аларның бер өлешенә анализ ясалды[2]

Безнең эраның беренче меңьеллыгында, Алтай киңлекләреннән Еврапагача сузылган далаларда бихисап төрки кабиләләр тереклек иткән. Бу җирләр алар өчен "кайнап торган казан” ролен уйный. Бер кабиләләр икенчеләре йогынтысында калып эрегән. Төрле кабиләләрдән торган сәяси берләшмәләр туган. Бу "казанның” төп оеткысы булып төрки-татарлар торган. Төрле сәбәпләргә бәйле халыклар күченеше булган. Аларның тарихта иң билгелесе һуннар[3] күченеше. Һуннар Көнчыгыш Аурупада б.э. 370 елларында килеп чыгалар һәм зур дәүләт коралар. V гасыр урталарында алар арасыннан Аттила исемле бөек идарәче килеп чыга. Ул барлык һуннарны үз кулы астында берләштерә һәм Көнбатыш Аурупада сугышлар алып бара.

IX–XVI гасырларда булып узган вакыйгаларны бәян итүче елъязмаларда искә алынган исем-атамаларның бер өлешенең кайсы халыкларга караганлыгы теркәлгән. Алардан күренгәнчә, бу чордагы тарихи вакыйгаларда төп рольне төрки кабиләләрдән саналган – печәнәк, бәрәнҗәр, кыпчак, болгар, төрки-татарлар уйнаган. Моның шулай икәнлеге исемнәр берлегендә дә чагыла. Печәнәк теле – төрки телле кабиләләрнең бер өлешен чагылдыра. Тарихи язмалар аша әлеге кабиләләр безгә печәнәк, үз, угыз, торк (төрк, түрк), кара каблык, төрпәй, баут, каспыч, беренҗәр һәм башка атамаларда билгеле.

Төрки-татар кабиләләрнең икенче бер тармагы, Төньяк Алтай биләмәләрендә яшәүче кыпчаклар – тарихи язмаларда безнең эрага чаклы I меңьеллыкта ук искә алына. Соңрак, VIII гасырда, кыпчаклар Кимәк каханлыгын төзүдә катнаша. IX гасыр уртасында кыпчаклар тарихында зур социаль-экономик һәм сәяси үзгәрешләр килеп чыга. Шул сәбәпле алар X-XI гасырларда Идел елгасының түбән өлеше белән Днепр арасындагы җирләргә күченәләр. Аларга чаклы бу җирләрдә бәҗәнәкләр белән төркиләр яши. Кыпчаклар басымы астында аларның бер өлеше чигенә, икенче өлеше кыпчаклар берләшмәсенә кушыла. Кыпчаклар яшәгән җирләр фарсы язмаларында "Дәште кыпчак”, урыс елъязмаларында "Половецкая степь” буларак искә алынган.

* * *

Югарыда санап узган төрки халыкларның бер өлеше, төрле сәяси вакыйгаларга бәйле, вакыт агышында урыслышуга юл тоткан. Бу процесс күп очракта мәҗбүри төс алган. Әлеге шәхесләрнең беренчел исемнәре билгесез булса да, чыганакта искә алынган шәхесләрнең татарлыгын белгертүче ясалма исем, фамилия кушамат яисә башка төр атамалар белән аерымлана. Мәсәлән: Новокрещенов, Новосельские, Новосильцов, Новосилец кебек исем-фамилияләр арасына төрки-татар исемнәре яшерелгән. Исемнәрдәге үзгәрешләр күп очракта чукындыру сәясәтенә бәйле барлыкка килгән. Мәсәлән: Петр ("Татарский царевич до крещения Кудайколъ”) –(1506). – ПСРЛ. XX-1. – с. 497; Петр ("Татарский царевич, до крещения Ярышты”) – (1510). – XX-1. – с. 488 ; Семенъ Бикбулатовичъ ("до крещения Саин Булатъ”) – (Казан ханзадәсе, Касыйм ханы), – XIV. – с. 24, 25; Бахты-Хожа ("постельничий Тохтамыша, в крещении Анания”) – Бәхетле Хуҗа, (1391). – XI. – с. 125 һ.б.

Төрки-татар исем-атамаларын өйрәнгәндә укучының игътибарын урыслашкан татарларның исемнәренә дә юнәлтәбез. Урыслашкан татарларның, бигрәк тә югары катламда торучыларның исемнәре, фамилияләренә күчеп, гасырлар кичкән. Иерархик баскычның түбәнге өлешендә торган, хезмәтче төрки-татарларның исемнәре бер ике буын арасында юкка чыккан.

Безнең тарафтан XIV-XVI гасырның беренче яртысы арасында урыслашкан 500 гә якын татар фамилияле шәхесләр ачыкланды. Татар исем-атамалы шәхесләр урыс кенәзлекләре иерархик баскычының зур өлешен алып торалар[4]. Татар исем-фамилияләренең бер өлеше, кыскарып, үзгәреш кичергән: Болгак (Булгак – Булгаковы), Урмат (Урмацкие), Нурма (Нурмөхәммәд) (Нормацкие), Шәрәф (Шарапъ), Исәнгали (Исленьев), Гәрәй (Кирей), Ширәмәт, (Шереметевы), Ширәй, Ширин, (Ширяевы) һ.б.

Бу урында бары бер мисал гына китереп узу да җитә. Мәсәлән; Аничков Андрей, Урак, Иван, Ширяй, Илья… һ.б. урыс дворяннары буларак искә алыналар. Шунда ук алар турында ("потомки царев Большой Орды Берки (в крещении Аникей – христианское имя царевича Берки)” дип тә билгеләп узыла[5]. Алардан Блохин, Ширяев кебек фамилияләр таралыш ала. Бу нәселдән барлыкка килгән 40 тан артык урыс дворяннары нәселе билгеле.[1] В летописи перечислено свыше 40 дворянских родов носящих фамилию Аничковы. (ПСРЛ, Т. 13-1. – с. 301.; Т. 14-2. – с. 10).

Безнең тарафтан Казан ханлыгы яулап алуга чаклы булган чыганаклар гына искә алынды. Шул сәбәпле XVI гасыр уртасыннан соңгы Россия тарихында татарларның уйнаган роле А.Х.Халиков хезмәтләрендә[6] чагылыш таба һәм без бу чорда Россия дәүләте яшәешенә татарлар керткән хезмәтне читләтеп узабыз.

Чыганакларда яңгыраш тапкан төрки-татар исемнәренең зур өлешен кушаматлар тәшкил итә. Татар исемнәре бер яктан кушамат буларак кыскарып үзгәреш кичерсә, икенче яктан әлеге кушаматлар гарәп һәм урыс теленең яңгыраш, үзенчәлекләренә бәйле бозылган. Кайбер очракларда аларның мәгънәсенә тулаем төшенү, ачыклау мөмкинчелеге дә калмый.

Бу уңайдан бер мисал. Татарча тулы исеме Баһаветдин, кушамат буларак: Баһау, Багыш, Баһдан буларак аталган. Урысча язылышта: тулы исем Боговитинович (Боговитиновъ), кушамат буларак: Богушъ, Бугушъ, Боуш, Богодан, Богдан дип йөртелгән.

Тарихи чыганакларда географик атамалар: шәһәр, авыл, кыр-дала, елга, урман, тау-калкулы һ.б.) искә алынган. Бер иш атамаларның урынын ачыклау һәм исемнәрне төгәл билгеләү кыенлыклар да тудыра. Шуңа да карамаста төрки-татар атамалары Россия киңлекләрендә таралып ята. Мәскәү шәһәре үзе дә чыганакларда[7] беренче тапкыр төрки татар атамасында Күчкәй биләмәсе буларак искә алына: "В Ипатьевской летописи под 1176 годом записано: «…Идоша с ним до Кучкова рекше до Москвы». Слово «рекше» означает «то есть», (ПСРЛ, Т.II, – с. 118). Россиянең икенче бер борынгы шәһәре Н. Новгородта, тарихчылар тарафыннан, Болгар шәһәре – Ибраһим каласы буларак атап йөртелә[8].

Төрки атамаларны урысча язылышында ә-а-е; г-к-х; , җ-е-з; я-җ; җ-з; з-с; аг-г-к; ас-с; о-а-у-ү, (мәсәлән: Алабуга-Елабуга, Урда-Орда, Олыс-Улус, Утар-Отар, Елантауы-Зилантова) һ.б. хәрефләр үзара алышып, яисә югалып атамаларның дөрес әйтелеше һәм мәгънәсе югала (Карасу елгасы – Корсунь, Тын елгасы – Дон, Ерык утравы – Ирихов остров, Гилдеево – Җанкилде, Шеланга – Чыршылы елга, Зөя – Свияга, Тәмте – Теньки, Җиде күл – Едигол (Семиозерка)…

Төрки-татар атамалары елъязмаларда урысчага тәрҗемә хәлендә дә бирелә: Хан болыны – Царский луг, Хан капкасы – Царевы (Царския) ворота, Ханавыл – Царицыно, Царёв луг – Хан болыны, Царёво озеро – Хан күле, Царёвы тавруи – Хан кыры Биектау – Высокая Гора, Кунак (Сәүдә) утравы – Гостиный островъ, Чуртан күле – Щучье озеро, Мунча (Исле, Черек, Кара) күле – Банное (Поганое, Гнилое, Черное) озеро һ.б. Шул сәбәпле без әлеге исем атамаларның борынгы атамасын тәрҗемәи хәлдә кабул итәбез.

Аларның бер өлеше кыскарып, төрләнеп, урыс графикасына "кысылып”, танымаслык хәлгә дә килгән. Мисал буларак урыс атамасына яраклаштырылган Самосырово – Шәмәсер, Гилдеева – Җанкилде, Аметьево – Әхмәт (Казан шәһәре биләмәсе), Янбат – Җанбулат (Саба районы) һ.б. авылларны күрсәтергә була.

Тарихи чыганакларда искә алынган төрки-татар атамаларның зур өлеше бүгенге чорда урыс атамаларына алыштырылган. Мәсәлән: Аккирмән – Белгород-Днестровский, Карасу – Елецъ, Саркыл – Белая Вежа, Җаек – Урал, Богородское – Сәфәргали, Каратун – Красновидова һ.б.

Бер язмада гына төрки татарлардан чыккан шәхесләрнең Россия дәүләтен төзегәндә керткән өлешләрен ачыклап булмый. Шул сәбәпле язмамны , үзе дә татар тамырлы, Лев Гумелев язмаларына таянып ((Гумилёв Л.Н. «Древняя Русь и Великая Степь», М., Т-КК, 2000 г., с. 543.) тәмамлыйсым килә. Ул үзенең тарихи тикшеренүләренә нәтиҗә ясап: "Русслар чагыштырмача яшь этнос. Аңа 2008 елда бары 555 ел гына тула. Шул сәбәпле Чынгызхан нәселе бүгенге көндә дә Рәсәй дәүләтен дөнья күләмендәге дәрәҗәле ил буларак танытып тора… Урыс буларак саналучы Аксаков, Апраскин, Аракчеев, Ахматов, Бабичев, Басманов, Батурин, Бердяев, Бибиков, Булгаков, Бунин, Бухарин, Вельяминов, Гоголь, Годунов, Державин, Ермолаев, Измайлов, Кантемиров, Карамазов, Карамзин, Корсаков, Кочубей, Кропоткин, Куракин, Курбатов, Мичурин, Рахманинов, Салтыков, Строганов, Таганцев, Татищев, Тимирязев, Третьяков, Тургенев, Тютчев, Уваров, Урусов, Ушаков, Чаадаев, Шаховский, Шереметьев, Юсупов һ.б. бик күп фамилияләрдә төрки тамырлар күренеп тора… Мәсәлән, фельдмаршал М.И.Кутузов – милләте буенча татар, урыс генералиссимусы А.В.Суворов – нагайбәк (керәшен татарларыннан), адмирал А.В.Колчак – төрек милләтеннән… Шул сәбәпле французлар юкка гына: "Урысны кырсаң, аннан татар чыгар” дип, әйтмәгәннәрдер.

Габдулла Тукайда юктан гына үзенең ”Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” дигән шигырендә:

…Рус җирендә без әсәрле, эзле без,

Тарихында бер дә тапсыз көзге без.

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —

Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —

Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук! — дип язмагандыр.

Искәрмәләр


[1]Бер төркем тарихчылар, урыс чыганакларына таянып, Киев шәһәренә төркиләр тарафыннан нигез салынган дип язалар. "И живяше Кый на горе, идеже ныне есть възвозъ Барнуевъ (боричевъ), а брат его Щокъ живяше на другой стороне горы…” (ПСРЛ. Т.IX. – с. 4. 850 год). Киев шәһәре кичүе ул чорда төрки атамада: "Барнуевъ[1], взвозъ въ Киеве” буларак искә алына (Барный — Барыч, Барыш кичүе), ПСРЛ. Т.IX. – с. 4.

[2] Гариф Н.Г. Тарихи чыганакларда төрки-татар исемнәре һәм географик атамалар – Тюрко-татарских имена и географические названия в исторических источниках / Фәнни мөхәррире, тарих фәннәре докторы Ф.Ш.Хуҗин – Казан, ТФА. Тарих институты басмаханәсе, 2011. – 240 б. (Җыентыкта 4000 артык төрки-татар исем-атамалары турында мәгълүмат бирелә).

[3] Һуннар – күчмә кабиләләр берләшмәсе. Нигездә төрки телле кабиләләрдән торганнар. Шулай ук фин-угыр компоненты да булуы ихтимал.

[4] Согласно подсчетам Н.П. Загоскина, 229 русских аристократических фамилий были… 156 – «татарского» и другого восточного. Тем не менее, фамилии русского происхождения составляли очевидное меньшинство. Цифры Загоскина относятся к более позднему периоду. Необходимо иметь в виду, что наплыв «татарских» фамилий в русскую знать сильно увеличился после правления Василия П.

[5]Полное собрание Русских летописей. – Т.XIII-1. – с. 301. – 1321 г.; Т.XIV-2. – с. 10.

[6] А.Х.Халиклв. 500 РУССКИХ ФАМИЛИЙ БУЛГАРО-ТАТАРСКОГО ПРОИСХОЖДЕНИЯ.

[7] Во второй половине XII века Москва носила двойное название "Москва, рекше Кучково” (в переводе – "Москва, т.е. Кучково”).. Күчкәй кыры, торак урыны. Төрки-татар (кыпчак) атамасы. Чыганакта авыздаш исем-атама буларак "Күчкәләр” атамасы да искә алына. Кара: (Кучковичи (Күчкәләр), "убийцы в кн. Андрея Боголюбского”, (1175). – IX. – с. 249; (1356). – X. – с. 229; (1395). – XI. – с. 244). Соңрак чордагы чыганакта: "Кучково поле, въ Москве”, (1379, 1394). – XI. – с. 45, 156.

[8]Название города – Новгород, то есть «новый город», – привело историков к мысли о существовании некоего более раннего поселения. Гипотеза о «Старом городке» неоднократно поддерживалась историками, при этом высказывались версии о болгарском, мордовском-эрзя («Абрамов городок» – эрз. Обран ош) или русском («суздальский старый город») происхождении этого города. Делались попытки доказать идентичность «старого городка» с булгарскими городами Ошел, Бряхимов и Великим городом…

Доказательства, к утверждению что это булгарский город: 1. Город находится в «низовских землях» (Под понятием «низовские земли» в летописях упоминаются земли и население Волжских Булгар и Казанского хансва); 2. Город находился ниже относительно «Старого городка», расположенного выше по Оке; 3. Город находился вниз по Волге от булгарского города, известного по летописям как «Городца, городец». 4. Археологические находки булгарского периода и т.д.

«Татар заманы» өчен Нурулла Гариф
Просмотров: 970 | Добавил: Admin | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1518
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Январь 2012  »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Мини-чат
...
...
...