Главная » 2010 » Октябрь » 11 » НАЗВАНИЕ СПЕКТАКЛЯ МЕНЯЕТСЯ , ПЕРЕНОСИТСЯ НА 19 ОКТЯБРЯ, ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ!
22:14
НАЗВАНИЕ СПЕКТАКЛЯ МЕНЯЕТСЯ , ПЕРЕНОСИТСЯ НА 19 ОКТЯБРЯ, ДОБРО ПОЖАЛОВАТЬ!
Билетларның бәясе 100 сум. Сатуга чыкты. Телефоннар: 34-1-61; 34-2-54; 9063857939
19-го октября 2010г. МУК "УРМАЕВСКИЙ СОЦИАЛЬНО -КУЛЬТУРНЫЙ ЦЕНТР" ПРИГЛАШАЕТ НА КОМЕДИЮ " Мәхәббәт баскычы", В ПОСТАНОВКЕ АРТИСТОВ ТАТАРСКОГО ГОСУДАРСТВЕННОГО ТЕАТРА ДРАМЫ И КОМЕДИИ им.КАРИМА ТИНЧУРИНА

Шамил Фәрхетдинов, Рәшит Заһидуллин
                                                       
МӘХӘББӘТ  БАСКЫЧЫ

комедия ике пәрдәдә

Мәхәббәтнең баскычын күз алдына китерегез әле: бер-берләренә гашыйк парларның танышуыннан алып вакыйгаларның әкренләп үсүе, куеруы, туй, гаилә...

Күңелле картина, шулаймы? Кәрим Тинчурин театры куя торган  спектакльнең исеме дә "Мәхәббәт баскычы” дип атала. Авторы, күпләргә таныш булган ТРның атказанган артисты Шамил Фәрхетдинов, әлеге әсәрне реаль тормыштан алып яза. Персонажларның исемнәрен озак уйлап тормый Шамил, кем нинди роль башкара исемнәре дә шулай: Артем ролен Артем, Нуретдин ролен Нуретдин, Миләүшә ролен Миләүшә һ.б. Спектакльне театрның баш режиссеры РФнең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәгә куя.

Кыскача эчтәлегенә күз салыйк әле. Бер-берләрен сөйгән егет белән кыз, әти-әниләренә әйтеп торуны кирәк дип тапмыйча ЗАГСка гариза илтеп бирмәкчеләр. Ләкин, хәбәр яшен тизлегендә тирәк-якка таралу сәбәпле, әти-әниләренә дә мәгълүмат барып җитә. Нәтиҗәдә, гашыйклар һәм аларның бәхетенә кырау булып төшәргә әзер торучылар арасында төрле көлке хәлләр, аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Шулай да тамаша яхшы тәмамлана. Яшьләр үзләре генә кавышып кына калмыйлар, алар башка гашыйк җаннарны да бергә кушарга булышалар.

Көлкеле вакыйгалар, халыкчан юмор белән сугарылган спектакль бик күпләргә беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләреннән арынып торырга, яхшы кәеф булдырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.
Режиссеры - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, 

Россия Федерациясенең атказанган артисты ................................................. РӘШИТ ЗАҺИДУЛЛИН

Рәссамы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре .........................................РОМАН МОРОВ

Композиторы һәм аранжировка авторы.......................................... .........ЧЫҢГЫЗ АБЫЗОВ

Хореографы - Татарстанның халык артисткасы..............................................ЛӘЙСӘН ХАМЕТОВА



Спектакльдә катнашалар:
Татарстанның халык артисты -                                                                          Нуретдин Нәҗмиев
Татарстанның атказанган артистлары  - Сәлим Мифтахов, Әлфия Хәсәнова, Миләүшә Нәҗмиева. Артистлар  -                                Лия Вилданова, Резеда Сәләхова, Артем Пискунов, Илфак Хафизов.



Театрның баш режиссеры

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты РӘШИТ ЗАҺИДУЛЛИН.


Просмотров: 855 | Добавил: tatarin | Рейтинг: 5.0/2
Всего комментариев: 1
1 tatarin  
0
Беренче заявканы алды Чичкан мэктэбе ...Спектакль карарга мэктэбнен укытучылары хэм олы сыйныфта укучылары килэчэк..

Имя *:
Email *:
Код *:
...
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 1517
Мишар
Форма входа
Статистика
...
...
...
...
...
Календарь
«  Октябрь 2010  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Мини-чат
...
...
...